|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2015 Җәмгыять
Америка профессоры Даниель Росс: “Гафу итегез, мин татарча начаррак сөйләшәм...”Сөйләм теле кайбер татарларыбызныкыннан яхшырак булса да, Юта штаты университеты (АКШның Логан каласы) профессоры Даниель Росс әңгәмәне гафу үтенүдән башлады. Ана телен оныткан һәм моны табигый санаган милләттәшләрдән дә мондый сүзне ишеткәнем булмагач, миңа бу сәер тоелды, билгеле... Даниель исә инглиз (туган теле), испан, кечуа, рус, татар, үзбәк, казак телләрендә сөйләшә, чагатай һәм гарәп телләрендәге язуларны укый ала. Быел да ул татар тарихын өйрәнер өчен махсус Казанга кайткан. Аның бу сәфәре соңрак АКШта монография булып басылып чыгачак. Даниель татар тарихындагы ак таплар, тел өйрәнү, Казан каласындагы үзгәрешләр хакында безгә үз фикерләрен җиткерде. – Мин – тарихчы, шуңа күрә археологиягә һәм башка өлкәләргә бәя бирә алмыйм. Көнем дә китапханәдә яисә музейларда үтә, бу исә Казанның кыяфәтенә карата ниндидер фикер булдыруны кыенлаштыра. Шунысын гына әйтә алам: шәһәр күпкә чистарак. Кайбер биналар матурланган, кайберләре юкка чыгарылган. Яхшыгамы бу, үкенечкәме – бәя бирергә хакым юк... Ә менә Милли китапханәдәге, Дәүләт музеендагы үзгәрешләр сөендерде. 2000 нче еллар белән чагыштырганда, ул хәзер күпкә заманчарак һәм уңайлырак. – Ни өчен ислам тарихын сайладыгыз? Миңа калса, бу – Америка өчен четереклерәк тема... – 11 сентябрьдәге шартлаудан соң Америкада исламга караш начар якка үзгәрде. Минем кызыксыну исә бу вакыйгаларга кадәр, балачак елларында ук барлыкка килде. Әтием китапханәче булгач, еш кына өйгә кызыклы китаплар алып кайта иде. Берзаман ул тәре походы турында китап алып кайтты. Анда гадел, яхшы күңелле мөселман образлары бар... Мин ул вакытта әле кечкенә һәм исламның нәрсә икәнен дә белмим. Ә университетка укырга кергәч, бу темага кагылышлы фәнни китаплар укый башладым. Ислам тарихы, пәйгамбәрләр тарихы, Госманлы империясе – болар мине шулкадәр җәлеп итте ки, укуны Якын Көнчыгышта дәвам итәргә булдым. Әнигә Мисырда укырга теләвем турында әйткәч, аның чәчләре үрә торды. Бу – туксанынчы еллар иде, шуңа күрә Израильгә китү теләгемне аңа әйтеп тә тормадым. Әнигә мөселманнар яшәгән җирләр иң куркыныч урын булып тоела иде. Әти-әни каршысына үтенеч белән килүем гаҗәп түгел, чит илдә укыр өчен үзем түли алмый идем әле. Алар исә чит илдә уку әһәмиятен бөтенләй аңламыйлар булып чыкты. Шуннан университет галимнәре белән киңәшләшергә булдым. Алар миңа студентлар алмашы турындагы программа барлыгы хакында әйттеләр. Әмма аңа эләгер өчен билгеле бер өлкәне өйрәнергә кирәк иде. Исемлектә гарәп теле бар, әмма әни мине Гыйракка җибәрмәс иде. Шуннан татар теленә күзем төште. Ә Россиядә мөселманнар барлыгын һәм аларның рус телендә сөйләшкәнен белә идем. Шулай итеп Россияне, Татарстанны сайладым. Өйдәгеләр Татарстанда мөселманнар яшәгәнен белми дә калдылар. – Татарлар белән кызыксыну кайчан барлыкка килде? – Ике ел дәверендә АКШта татар телен өйрәндем. Тел аша татар мәдәнияте, тарихы, шәхесләре белән таныштым. Казанга килгәч, Флера Сафиуллинада укыдым. Ул исә еш кына Тукай шигырьләрен сөйләр иде. Шуннан мин телнең матурлыгын тойдым, бу халыкның үткәне белән кызыксына башладым. Шулай итеп ислам һәм татар тарихын өйрәнә башладым. – Миңа калса, безнең телебезне һәм тарихыбызны өйрәнүдә кыенлыклар булмый калмагандыр. Ник дигәндә, тел өйрәнү буенча аудиоҗыентыклар да юк дәрәҗәдә, тарих исә йә ябык, йә юкка чыгарылган... – Моннан 15 ел элек чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү өчен нибары бер генә дәреслек бар иде. Анысы да инглиз телендә түгел. Татар телен өйрәнер өчен башта рус телен үзләштерергә, аннан соң гына татарчага күчәргә туры килде. Чөнки дәреслек русча-татарча иде. Шулай итеп бер үк вакытта рус һәм татар телләрен өйрәнә башладым. Ахыр чиктә русча иркенрәк сөйләшергә өйрәндем. Чөнки урамга чыксаң яки кибеткә керсәң, татар теленә караганда, рус теле кирәгрәк. Мәсәлән, Америкадан килгәнне белгәч, минем белән инглизчә сөйләшергә тырышалар. Ә инде, мин татарча да беләм, дигәч, “ул татарча да белә!“ дип шатланалар да үзләре янә рус теленә күчәләр... Күптән түгел фәнни эш буенча Оренбургка бардым һәм анда яшәп кайттым. Миндә Оренбург татарлары үз телләрен онытмаган дигән тәэсир калды. Һәрхәлдә, минем белән татарча сөйләштеләр. Беренче сорауга, Казан ничек үзгәргән, дигән сорауга, кире кайтсак, нәкъ менә татар телен өйрәнү буенча вәзгыять икенчерәк. Дәреслекләр күбрәк, татарча-инглизчә китаплар бар. Тарихка килсәк, университетта укыганда, 1917 елга караган проект бар иде. Мин “1917 елда татарлар” дигән темага алындым. Минем белән укыган икенче кыз “1917 елда мөселманнар” дигән теманы яктыртты. Аның хезмәтенә караганда, мөселманнар 1917 ел вакыйгаларында бөтенләй катнашмаган. Мин шунда инглиз телендә татарларга кагылышлы материалларның юк дәрәҗәсендә булуын күрдем. Бу – 1990-1994 нче еллар иде. Хәзер исә бу яктан да алга китеш бар. Ләкин мәгълүмат күп түгел. Булганнары да фәнни китапханәләрдә. Кеше махсус эзләп килмәсә, аларны табып та булмый. – Тарихта ак таплар шактый, дидегез. Алар кайсы чорга карый соң? – Мин XVIII-XIX гасырлардагы ислам тарихын өйрәнәм. Бу – тарихтагы ак тап, бик аз өйрәнелгән чор. Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Казанның Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы өйрәнелгән, ә менә аннан соң ниләр булган – бөтенләй билгесез. Әйтерсең лә 1917 елга хәтле монда бернинди мөһим вакыйгалар да булмаган. Ә бит бу – бик кызыклы чор. – Кайсы ягы белән кызыклы соң ул? – Бу – торгынлык чоры түгел, киресенчә, актив үсеш чоры. Идарә итү системасы да бик кызыклы булган. Бу якларда рус түрәләре аз. Мәсәлән, миллионлаган халык белән сигез губернатор идарә иткән. Алар беренче чиратта халык абруен казанган муллаларга таянган. Халыкка дәүләт законнарын муллалар җиткергән. Муллалар исә үз дәрәҗәләрен белеп, губернаторларга бик иркенәергә ирек бирмәгән. Төбәкләрдә халык үз законнары буенча яшәгән. Монда дәүләт законнарының үтәлешен тикшерү авыр булган. – Бу юлы нинди кызыклы фактлар таптыгыз? – Мин 1918 елгы мөселман законнарын өйрәндем. КФУ каршындагы фәнни китапханәдә бу җәһәттән материаллар шактый. Миңа мөселман гаиләсендә гаилә кору, милек бүлү мәсьәләләре кызык тоелды. Мөселман кануннары буенча, ир кеше дүрт мәртәбә өйләнергә мөмкин. Ләкин ул моны аерым шартлар үтәлгәндә генә башкара алган. Ир тотрыклы керемгә ия булырга һәм һәр хатынын, балаларын бертигез күрергә тиеш булган. Һәрберсенә аерым өй салуга кадәр алдан килешенгән! Өстәвенә хатыннарның һәрберсе, аерылганда, юридик яктан якланган. Ул гаилә капиталының аерым бер өлешенә дәгъва кыла алган. Чагыштыру өчен: шушы чорда Британиядә яшәүче хатын-кызның хокуклары күпкә кимрәк. Инглиз хатыны кияүгә чыккач, иренең милке булып саналган, аның үз фикерен җиткерү мөмкинлеге дә булмаган. – Кадимчелек, җәдитчелек агымнарына да юлыккансыздыр. – Шәкертләр гадәттә, уку әсбаплары җитәрлек булмау сәбәпле, беренче елларда китап күчерү белән шөгыльләнгән. Мин әле үзем дә студентларымны, начар укысагыз, китап күчерәчәксез, дип өркетәм. Әлеге күчермәләр китапханәдә дә шактый. Еллар үтү белән укыту алымнары буенча бәхәсләр куергалый торган була. Әйтик, фикхны бетерик, аның урынына математика, география кертик, дип фикер алышканнар. Әмма шунысы кызык: дәреслекләр XX гасыр башында да әллә ни үзгәрмәгән диярлек. Бу җәһәттән шунысы игътибарга лаек: басма Коръән иң беренче булып татарларда барлыкка килгән. Әмма бу хакта чит илдә мәгълүмат юк. Индуслар, мәсәлән, Коръәнне беренче тапкыр без бастырдык дип яза. Минем өчен бу – бик зур ачыш. Димәк, татарлар китап басу һәм башка өлкәләрдә алдынгы булган. – Ислам дөньясы һәм татарлар турындагы мәгълүматлар әниегезнең карашын үзгәртмәдеме? – Ә сез киресен эшләгәнсез. – Бөтенләй үк киресен түгел инде. Искәндәр Мәһдиев кара тәнле дә, индус та түгел. Без аның белән 2002 елда, мин Казанга укырга килгәч таныштык. Аннан Казахстанга киттек һәм өйләнешергә теләп, документлар әзерләү эшен башладык. Ә бу тиз башкарыла торган эш түгел. Әни баштарак карышса да, ахыр чиктә, бу – сезнең тормыш, дип килеште. Ул безнең хәлне аңлый иде. Чөнки шундый ук кыенлыкка яшьлегендә үзе дә очраган. Ул католик динендә булса, әтием – протестант. Шуңа күрә аның әти-әнисе аларның никахына каршы булган. Кызганыч, әни Искәндәр белән очраша алмады. Кисәк кенә авырып китеп, вафат булды. Әни миңа, күңеле яхшы булсын, аның нинди дин тотуы, милләте мөһим түгел, дигән иде... Шулай итеп, мине өйдән куып чыгармадылар. Әни башта каршылык күрсәтсә дә, эченнән сөенде дә бугай әле. Ул фәнни эш белән җенләнеп, мин кияүгә бөтенләй чыга алмам дип курыкты бугай. Үзе иртә кияүгә чыккач, аныңча, хатын-кыз 18-19 яшьтә тормышта булырга тиеш иде. – Сезнең фәнни хезмәтләрегез Америкада ничек кабул ителә? – Казанда татар тарихы дигән тулы бер өлкә бар. Америкада исә татар тарихы ул – шул ук Россия тарихы. Фәнни эш язганда бу бик зур проблема булып тора. Шуңа күрә мин татар тарихын нәрсә белән булса да бәйләп күрсәтергә тырышам. Шушы ук эшне студентлар белән дә алып барам. Нинди генә тема өйрәнсәк тә, Россиядә татар дигән милләт бар, алар бу җәһәттән менә болай эшләгән... дип мисаллар китерәм. Аудиториядә 150 студент булып, аның фәкать берсе генә булса да татар милләте белән кызыксына башласа, бу инде – алга китеш...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|