21.08.2015 Мәдәният
Cоңгы очрашу
Фәнзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә Минзәлә районының Урсу авылында туган. Ул – Фатих Хөсни премиясе лауреаты, 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул чакырды, мин аның янына Казанга яшь баладай йөгердем. Белгән, сизгән булсам, еллар өстәп, 2039 елда туган көненә генә килер идем. Шулай килешенде: телефоннарны сүндермәскә, атнага бер мәртәбә шалтыратып, хәл белешеп торырга.
Мин ешрак шалтыраттым. 3 август көнне аның өендә план кордык: “Казан утлары” журналын укып алабыз, чәй эчәбез, тамак ялгыйбыз, сәгать унбердә “ТНВ” телевидениесенә барабыз. Аның журналист Нәсимне күрәсе бар иде. Фәнзаман абый Батыр исемле егеткә интервью бирде, тере тавышы истәлек булып калды. Кичке сәгать җидедә күгәрченнәр ашаттык. Сигезенче яртыда өйгә кердек, тамак ялгадык, яхшы тормыш, киләчәк буын, картлар язмышы, мәхәббәт, экология турында сөйләштек. Язучы Айдар Хәлимне, Сабантуйлар батыры Әсрар Галиевне искә алдык. Мин үзем гер күтәрү остасы гына түгел, җырлау белән дә мавыга идем. Түбән Каманың “Нефтехимик” клубында җырладым. Баянчыбыз Дамир абый белән җитәкчебез Илдус абый Минзәләдән иделәр. Миңа берсендә Айдар абый Хәлим бүрек бүләк итте. Шуны искә төшердек. Унберенче яртыларда йокларга яттык. Мин аз гына физкультура ясадым. Фәнзаман абый тыныч йоклады. Ике тапкыр уянды, тәмәке тартты, чәй эчте. Иртән җидедә чәй куеп җибәрдем.
Фәнзаман абый кер машинасын кабызды. “Ашыкма, абыем, чәй эчәбез, аннан керләр юарбыз”, – дидем. Ул барып ятты. Өстәл әзерләп, сигезенче яртыда чәйгә чакырдым. “Син эч, мин соңрак каһвә эчәрмен”, – диде. Аннары: “Энем, мин тирлим”, – диде. Сөлгене суга манып, битен, кулын сөртеп, кәнәфигә утырдым. “Кай җирең авырта, күкрәк тирәсе түгелме?” – дип сорадым. “Юк, бер җирем дә авыртмый”, – диде. “Еш сулыш аласың, астма белән авырганың булмадымы?” – дидем. Авырмаган, аның ни икәнен дә белми булып чыкты. Унынчы унҗиде минутта “ашыгыч ярдәм” чакырдым. Бик зур рәхмәт, 21 нче бригада белгечләре 5-6 минутта килеп җитте. Фәнзаман абыйны идәнгә яткырдык. Табиб шулай кушты. Машинадан кислород баллоны алып мендем. Укол ясадылар, система куйдылар. Система шешәсен үзем тотып тордым. Аннары кухняга кереп, су алып чыктым, әле үз аңында, нәрсәдер әйтергә тели иде. 10 туларга ун минутта табиб: “Абый китә, белгәннәреңә хәбәр ит”, – диде. Беренче булып Атласка, “Татарстан яшьләре” редакторы урынбасарына, ярдәм сорап, кайгылы хәбәрне җиткердем. Түбән Камага Рөстәм хәзрәткә шалтыраттым. Кызы белән кияве, дусты Рәшит, туганы Альберт шунда ук юлга чыктылар. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тиз арада килеп керде. Дуслары Зөлфәт Хәйруллин, Азат, Данил, олы яшьтәге ике апа килде. Телефон туктаусыз шалтырады. Риммага рәхмәт, җентекләп сорашты. Бу кешеләр чын дуслар иде.
Фәнзаман абый, күгәрченнәрең дә сагыналар сине. Балкон тәрәзәңне кагалар. Берсе өйгә кереп әйләнеп чыкты. “Абыйны алып киттеләр, әнисе янына Минзәләгә юл алды ул”, – дидем. Ташлап китүең – безнең өчен зур кайгы һәм ятимлек. Минем өчен тормыш туктап калгандай булды. Участок полициясе хезмәткәренә зур рәхмәт. Үзе нәрсәдер язды, күзеннән яшь тамды. Бу абый белән күгәрченнәр ашатканым булды, диде. Фәнзаман абый, син туры сүзле кеше идең, түрәләрнең йөзенә карап әйттең. Сине яратмаган адәмнәр дә аз булмагандыр. Ләкин татар халкы сине яратты, үз итте. Син ярдәмчел, гадел, кешеләргә үз өлешеңне дә кызганмый идең, һәрчак ярдәм кулы суздың. Фәнзаман абый, егылсам да, синең күтәреп аласыңны мин һәрчак белеп яшәдем. Син исән булганда шаярдык, шатландык, авырлыклар онытылды. Авылдашларың, балаларың, оныкларыңның кайгысын уртаклашабыз. Фәнзаман Баттал, Әсрар Гали, Шамил Маннапов... Туган авыл урамнарына аларның исемнәрен бирерләр дип өметләнәбез.
Без, акрын атлап, Казан урамыннан җырлап кайттык. Син мине хушлашырга чакыргансың. Без сине мәңгелек йортка озаттык. Күңел өзгәләнде, юкка түгел, җавап таба алмаган сораулар күп калды... Фәнзаман абыйга инфаркт булган. Ике көн элек инфаркт кичергән, аны аяк өсте үткәргән. Табибка елга бер булса да күренергә кирәк дигән сүз инде бу. Ә Фәнзаман Баттал шикелле шәхесләр 100 елга бер генә туа.