|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2015 Шоу-бизнес
Гөлшат Гыймадиева радионы сагынмый«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлшат Гыймадиеваның радиодан киткәненә дә шактый вакыт узган инде. – 20 апрельдән яңа эштә эшлим: «Сәләт» яшьләр оешмасының медиа-үзәк җитәкчесе итеп билгеләделәр. 1998 елдан бирле радиода эшләгәнгә, планны үтәгәнмен дип уйлыйм. Мин үзем дә – 1998 ел сәлкеше. Бервакыт «Сәләт» җитәкчелеге белән сөйләшеп утырганда, эшкә чакырдылар. Башта икеләндем, курыктым. Ләкин күзне йомып алынырга булдым. Радиодан китәр алдыннан бер-ике көн күңелдә авыр булды. Әмма, ни хикмәт, сагынмыйм. Башта эшкә кереп китүе кыенрак иде, чөнки кызу чакка, «печән өстенә» туры килдем. Июльдә «Сәләт-Биләр» форумын уздырдык. Шуннан соң Актанышның Агыйдел елгасы ярында «Агыйдел» интеллектуаль форумын оештырдык, менә әле кичә генә кайттык. Җәйне шулай эшләп ял итеп үткәрдек. Алда – Иске Казан форумы. Шуңа әзерлек бара.
Ландыш КӘЮИРОВА |
Иң күп укылган
|