17.08.2015 Авыл
Самара өлкәсенең “Агротуризм” үзәге кунаклар кабул итте
Үткән атнада Самара өл¬кәсенең туризм Департаменты Похвистнево районы Гали авылына информацион тур оештырды. Бу көнне Самара, Пох¬вистнево шәһәрләренең блогерлары, массакүләм мәгъ¬лүмат чаралары, туристик компанияләр вәкилләре - барлыгы 34 кеше, Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунак булды.
Кунакларны үзәкнең җитәк¬чесе Расих Латыйпов үзе каршы алып, барысын да юлдан соң ял итеп алырга чакырды. Үзләре пешергән ипи, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары, пәрәмәчләр ашап, хуш исле чәй белән сыйланган арада хуҗа кыскача гына программа белән дә таныштырырга өлгерде. Кунаклар татар авылы тормышын үзләрендә татып карасын өчен, берничә мастер-класс әзерләп куелган икән. Шуңа күрә чәйдән соң берәүләр квадрациклларга утырып себерке җыярга, икенчеләр атка җигелгән арбага утырып печән чабарга киттеләр.
Ә тагын бер төркем татар халык ашлары пешерү мастер-классына юнәлде. Пешекче кызлар Рузия Йосыпова һәм Рамилә Башарова аларны кыс¬тыбый, пәрәмәч пешерергә өйрәтергә сүз бирделәр.
Элегрәк чәй өстәле артында пәрәмәчләрне яратып ашаган ханымнар бик куанып үзләре бу ризыкны әзерләргә керештеләр. Ничек итеп камыр әзерләү, эченә кыстыру өчен бәрәңгене ничек пешерү турында бәйнә-бәйнә сорашып, язып барырга да өлгергәннәр.
Ә менә “ПрофЦентр-Са¬мара” туристик компаниясе вәкиле Марина Максимованың татар халык ашларыннан иң яратканы - авылча пешергән токмач ашы икән. Ул: “Интернет челтәреннән берничә рецепт табып, пешереп караган идем, бер дә сезнеңчә килеп чыкмый! Ничек пешерәсез соң бу ашны?” - дип кызыксынгач, пешекче кызлар бер дә иренмичә, аны токмач басып, ничек нәзек кенә итеп кисәргә дә өйрәттеләр.
Барысы да бергәләп пе¬шергән кыстыбый, яңа гына мичтән чыккан пәрәмәчләрне авыз иткән арада урманнан себерке җыючылар да кайтып җитте. Әллә себерке җыюдан, әллә инде квадрациклларда йөрүдән барысының дә йөзләре алсу, кәефләре күтәренке иде. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тәэсирләре белән уртаклашып та алдылар.
Расих Латыйпов: “Шушы себерке буламы инде?! Бигрәк аз җыйгансыз!” - дип шаяртып, үзләрен шелтәләп алды.
Ә икенче төркем болыннан хуш исле печән алып кайткач, бар да мал сараена юнәлделәр. Шәһәр кешесе әле тагын кайчан менә шулай үзе чабып кайткан үлән белән атлар сыйлый ала соң? Әнә, тышкы утарда йөргән горур дөяләр дә ашарга сорыйлар бугай.
Сарай эчендә бу вакытта бия сөтен саву буенча мастер-класс бара иде. Иң беренче булып “Губерния” телеканалыннан Карина Лебединская эшкә кереште. “Җиңел эш түгел икән, кулларым авырта башлады”, - дип бераздан ул урынын башкаларга бирде. “Ә без көненә шулай һәр биядән дүртәр литр сөт савып, кымыз ясыйбыз”, - диде “Агротуризм” үзәге җитәкчесе һәм бу эчемлекне ясау процессы белән якыннан танышырга тәкъдим итте. Самара тере журнал блогерларының берсе - кызыксынучан Светлана Янюшкина шунда ук җиң сызганып кымыз ясау эшенә алынды.
- Гали авылында урнашкан бу “Агротуризм” үзәге турында ишеткәнем бар иде. Менә, ниһаять, үз күзләрем белән дә килеп күрдем. Һичшиксез, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган кешеләр өчен чын җәннәт бу!
Балалар да, өлкәннәр дә саф һавада рәхәтләнеп ял итеп, татар авыл тормышы белән дә якыннан таныша алалар. Активракларга әнә квадрациклларда да, атка атланып та йөрергә мөмкин, күлдә су кереп, кызынып ятарга пляжы да бар. Кафеда телеңне йотарлык татар халык ашлары белән сыйланырга була. Ә мунчасы! Мунчасы ни тора! Яшәү урыннары да бик уңай, җылы, чиста.
Үзебезгә мөрәҗәгать иткән туристларга ял итәр өчен һичшиксез “Агротуризм” үзәген тәкъдим итәчәкмен, - диде, Марина Максимова, сок¬лануын яшерә алмыйча.
- Бездә кышын да ял итүчеләр саны күп була. Әнә теге биек тауда рәхәтләнеп чана шуалар. Балалар аеруча атка җиккән чаналарда йөрергә, дөя, тавис кошы, кытай тавыклары кебек экзотик кош-кортларны карарга яраталар, - дип сүзгә кушылды Расих Латыйпов. - Теләсә кайсы вакытта рәхим итегез, ишекләребез һәрвакыт ачык!
Кунаклар үзәкнең фонтан бәреп торган, чәчәкләр үскән матур йортында ял иткән арада пешекче кызлар өстәл әзерләгәннәр иде. Ашап-эчеп, тамак ялгап алган¬нан соң, журналистлар һәм блогерлар “Хәләл” колбаса ясау цехына да, теплицалар ху¬җалыгына да бардылар, изге “Бабкай чишмәсе”н дә күрделәр. Кич җиткәч кенә, алар Расих Латыйповка һәм “Агротуризм” үзәгендә эшләгән хез¬мәтчеләргә рәхмәт әйтеп, кайту юлына чыктылар.