поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.05.2009 Матбугат

ДАНИЛ ГЫЙНИЯТОВ: “ЧЕБЕННӘН ФИЛ ЯСАМЫЙБЫЗ”

Яңалыклар чыгарылышы – һәрбер телеканалның йөзе. Хәбәрләргә карап, аның турында фикер йөртергә мөмкин. Оперативлыкны, объектив караш белән булган вакыйганы күрсәтеп һәм сөйләп бирү осталыгын таләп итә бу эш. “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең хәбәрләр дирекциясе җитәкчесе Данил Гыйниятов белән очрашып, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан. Атналык күзәтү” тапшырулары турында сөйләштек.

– Данил, барыбыз да “Татарстан хәбәрләре”н карыйбыз, ләкин “кухнясы” таныш түгел. Хәбәрләр дирекциясендә ничә хезмәткәр эшли? Эш ничек оештырыла?

 

– “Татарстан хәбәрләре” редакциясендә 26 кеше эшли. Үзем белән бергә санаганда 6 алып баручыбыз, 4 продюсер бар, алар көндәлек яңалыклар чыгарылышы өчен җаваплы. “Татарстан хәбәрләре” көненә 5 тапкыр эфирга чыга. Иртәнге сәгать 6 да 10 минутлык яңалыклар чыгарылышы була, аннары 7 дә 5 минутка эфирга чыгабыз, 16.45 тә “Хәбәрләр”нең 15 минутлык тапшыруын карыйлар, аннары 20.30 да ярты сәгатьлек, 00.00 сәгатьтә тагын 15 минут дәвамында барган чыгарылыш эфирга чыгып, көн яңалыкларына йомгак ясый.

 

– “Татарстан хәбәрләре” – көн үзәгендәге яңалыкларны вакытында, халыкка аңлаешлы һәм кызыклы сюжет рәвешендә җиткерергә тиешле тапшыру. Бу җиңел хезмәт түгел. Сезнеңчә, биредә эшләүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 

– Эш режимы, чыннан да, җиңел түгел. Иртәнге 4-5 тә чыгып китәргә туры килә, өйгә еш кына бик соң кайтыла. Режим коточкыч авыр. Моңардан берничек тә качып булмый. Аны үзгәртү мөмкин түгел, бары тик ияләшергә генә туры килә.

 

Сыйфатларга килгәндә, иң беренчеләрдән булып хәбәрчеләрдән оперативлык таләп ителә. Тиз яза белергә кирәк. Кулдан язамы ул аны яисә компьютерда җыямы, баштан уйлап сөйлиме – мөһим түгел, текст булырга тиеш. Биредә эшләүченең тиз уйлый һәм эшли белүе кирәк. Моңардан тыш корреспондентларга дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тиешлеген искәртеп торабыз. Редакциядә профиль буенча бүленеш бар. Сәясәт, икътисад, мәгариф, медицина, мәдәният, дин, авыл хуҗалыгы һ.б. темалар өчен аерым кешеләр җаваплы. Бер хезмәткәр барысын да белеп бетерә алмый, ә менә аерым өлкәдә ул белгеч булырга тиеш. Аннары телевидениедә эшләүчеләр өчен төс-кыяфәт тә кирәк.

 

– Сез җитәкләгән редакция хезмәткәрләре санап кителгән сыйфатларга ия дип уйлыйсызмы?

 

– Әлбәттә. Әгәр алар андый булмаса, биредә эшләмәсләр иде.

 

–  Ә менә милли зыялылар ни өчендер күрше республиканың “БСТ” каналын мактап туя алмый. Безнекеләр башкортлардан калыша дип саныйлар. Ә Сез ничек уйлыйсыз? Бәлки, чыннан да, күрше тавыгы күркә булып күренәдер? “БСТ” белән чагыштырганда, “ТНВ” хәбәрләр дирекциясенең эшне оештыруын, техник яктан тәэмин ителешен,  алып баручылар, корреспондентлар, оператор, монтажерларның профессиональлеген ничек бәялисез?

 

– Тулаем “ТНВ” һәм “БСТ” каналын чагыштырып, кыйблаларын, кем милләткә ничек хезмәт итүен анализлый алмыйм. Ләкин алардагы һәм бездәге  яңалыклар чыгарылышын даими карап барырга тырышам.

 

Ике каналның продукциясен чагыштырганда, җир белән күк арасы. Әлбәттә, техник яктан тәэмин ителеш, студия бизәлеше, яктырту ягыннан “БСТ” чыннан да яхшырак эшли. Сурәтнең сыйфаты югары. Моны таныйбыз. Ә эчтәлек ягыннан без түбәнрәк димәс идем. Аларның да, безнең дә ярты сәгатьлек яңалыклар тапшырулары бар. Бу вакыт эчендә башкортлар 4-5 сюжет күрсәтергә мөмкин, ә бездә 12-13 материал чыга. “БСТ”да урысчадан синхроннар башкортчага тәрҗемә ителми. Тәнкыйть материаллар юк дәрәҗәсендә. Шөкер, бездә ул яктан журналистларга эшләргә ирек бар, сүзне әйтергә мөмкинлек зуррак.

 

“ТНВ”ның техника ягыннан җиһазландырылуы көтелә. Бүген элеккеге ГТРКдан калган аппаратура белән эшлибез. “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә яңа бина төзелергә тиеш. Минтимер Шәймиев аның проектын караган, өлешчә хуплаган. Анда 15 ләп студия булачак, Алла боерса, Универсиадага төзелеп бетәчәк дип көтелә.

 

– “ТНВ”да татарча бердәнбер мәгълүмати-аналитик тапшыру – ул “Татарстан. Атналык күзәтү”. Дөресен әйтергә кирәк, анда күтәрелгән темалар, проблеманы анализлау тиешле дәрәҗәдә түгел. Шул ук каналда барган “Семь дней” әллә ни зур шау-шу куптармаса да, сюжетлары күпкә кызыграк, алардан калышасыз кебек. Нәрсәгә бәйле бу? Төп сәбәпләрен нидә күрәсез?

 

– Үзем дә бу тапшырудан тулысынча канәгать түгелмен. Аның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Вакыйгаларны өйрәнеп, аларны шәрехләү һәм тирән анализ ясау татар журналистикасында аксый. Татарстанның Матбугат көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында булган очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин да, материалларда анализ җитеп бетми, диде. Килешәм. Бу мәсьәлә техника юклыгына да, кадрлар кытлыгына да барып терәлә. “Атналык күзәтү” тапшыруын әзерләү өчен ике көн вакыт кала. Бу бик аз, әлбәттә. Аналитик сюжет эшләр өчен бер көнлек съемка җитми, кимендә ике көн кирәк. “Татарстан хәбәрләре” белән параллель рәвештә эшләнә ул. Шулай да, 4-5 сюжет чыгарырга тырышабыз. Журналистларны сәләтсез дип әйтә алмыйм. Әнә шул мөмкинлек булмау сыйфатлы продукция чыгаруны чикли. Яңа студияләр эшләнгәч, бәлки, бу эш җайланыр. Аннары аналитик тапшыру өчен 25 минут вакыт бик аз, тамашачыга нәрсә генә сөйләп, ни генә аңлатып бирәсең?!

 

– Аналитик тапшыруны тиешле дәрәҗәдә әзерләү авыр булгач, бәлки, аны чираттагы “Татарстан хәбәрләре” итеп кенә эшләргә кирәктер? Вакыты да аз, җитми дисез...

 

– Яхшымы, начармы, ул урынны тотарга кирәк. Иртәме-соңмы, барыбер үсеп китәчәк. Аны яңадан хәбәрләр дәрәҗәсенә төшерсәк, журналистларга эшләр өчен бөтенләй стимул калмаячак. Булмаганның башы авыртмый. Ә җитешсезлекләр бар икән, җиң сызганып эшләргә туры килә, димәк, үсәр, камилләшер өчен мөмкинлек бар. Хәбәрчеләргә дә саллы репортажлар эшли белергә һәм аны сыйфатлы итеп төшерү өстендә даими эшләргә кирәк дип әйтәм. 

 

Эфир вакытын озынайтып булмый әлегә, чөнки башка тапшыруларны кыскартырга туры киләчәк. Аннары үзәк каналларда да аналитик тапшырулар әллә ни озын дип әйтмәс идем. Ә бит Русия, дөнья буйлап чүпләнгән материаллар белән эш итәләр. Аларда да 5-6 сюжеттан артмый. Без икеләтә күбрәк мәгълүмат бирәбез булып чыга.

 

– Үзәк каналларда көн дәвамында барган яңалыкларга кичен йомгаклау чыгарылышы була. “Беренче”дә көн дәвамында “Новости”, кичен 21.00 сәгатьтә “Время” чыга, Казанның “Эфир” каналы хәбәрләр дирекциясенең эше “Город” белән тәмамлана, “НТВ”ның “Сегодня” тапшыруы кичен көн вакыйгаларын тәфсилләбрәк сөйли. “Татарстан хәбәрләре”н караганда шактый күп мәгълүмат күрсәтелми, бер эфир вакытына сыймыйча игътибарсыз кала кебек. Кичке чыгарылышны озынайтырга теләмисезме? “Татарстан хәбәрләре”нең кичке 20.30 да чыгучы саллырак, тәфсилләбрәк итеп эшләргә нәрсә комачаулый?

 

– Хронометраж буенча мәсьәләне җитәкчелек кенә хәл итә ала. Ә сюжетларның читтә калу, эфирга чыгу-чыкмавына килгәндә, бу каналның кыйбласыннан тора. Төрле каналларда төрле сюжетлар күрсәтелергә мөмкин. Кайсыдыр канал  өчен бер вакыйга кызык, ә башкасына ул кирәксез дип табыла. Спутник каналы булгач, читтә яшәүчеләргә кагылышлы материалны чыгаруга өстенлек бирәбез. “Эфир”да, мәсәлән, Оренбург, Екатеринбург, Ульяновскидагы вакыйгалар юк. Тегендә яисә башка каналда күрсәтелгән материал чыкмый калды һәм шуңа безнең канал ярлылана дип әйтеп булмый. Әйе, аңлыйм, халыкка шау-шу куптара торган сюжетлар кирәктер. Кемгәдер түбә ишелгән, янгын чыккан кадрларны карау кызыклыдыр. Чебеннән фил ясау – безнең максат түгел. Иң мөһиме – объектив караш.

 

– Кыйбла, максатыгыз изге икәне аңлашыла, ләкин эштә, практикада барыбер башкачарак килеп чыга. “Татарстан хәбәрләре”, шимбә көнне чыккан “Атналык күзәтү” тапшырулары күбрәк Казан, башкалага якын районнардагы вакыйгалар белән генә чикләнә кебек. Темалары да шәһәрдәге коммуналь-хуҗалык проблемалары, авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләргә кагыла. Милли проблемалардан читләшәсез кебек. Бу мәсьәләләргә кагылышлы сюжетларны татарларны артык өнәп бетермәгән “Эфир” ешрак күрсәтә. Әлбәттә, алар сюжетларны үзләренә җайлы позициядән чыгып эшли. Нәрсәгә бәйле бу проблема? Эшне тизләтер өчен Татарстанның шәһәр һәм районнарындагы телестудияләр, чит регионнардагы тележурналистлар белән эшлисезме? Элемтәләр никадәр ныклы?

 

– Милли темаларга “Татарстан хәбәрләре” аз төшерә дип әйтә алмыйм. Күрсәтәбез, сөйлибез. Федераль үзәк тарафыннан БДИны татарча бирүне чикләү турында даими рәвештә сюжетлар чыгып тора, Мәскәүдә булган мәхкәмәне дә күрсәттек. “Эфир” бу хакта сөйләмәде. Безнең чыгарылышларда милләт, мәдәният, социаль тармак – барысы да бар. Тематикалар балансланган. Кер эзләп утыручылар өчен, бәлки, шулай күренәдер, ләкин тапшыруны бер тапкыр карап кына тискәре нәтиҗә ясарга кирәкми. Әйе, кайбер эфир, чыннан да, “аһ” итәрлек булмый. 

 

Ә телестудияләр белән эшләү мәсьәләсенә килгәндә, безнең коррпунктлар Әлмәт, Мәскәү, Екатеринбург, Ижевск, Ульяновск, Оренбургта бар. Чаллы, Түбән Кама, Буа, Нурлат, Азнакай журналистлары актив эшли. Материал интернет аша җибәрелә, көнендә үк килеп җитә. Район телевидениеләре белән килешүләр юк, алар “ТНВ”да сюжетлары чыгуын тели, үзебезгә кирәклесен сайлап алабыз.

 

–  “Татарстан-Яңа гасыр”ны беренче спутник татар каналы дип әйттегез. Хезмәткәрләрегез каналны чит илләрдә, төбәкләрдә карыйлар дип һәрвакыт ассызыклый. Ләкин “ТНВ” бары тик Татарстан территориясе белән генә чикләнә. Бу – зур проблема, ул турыда еш әйтелә, сөйләнә, ләкин алга китеш сизелми. Бүген мәгълүмат, интернет заманында яшибез. Җир шарының төрле почмагында булган вакыйгаларны күреп, укып, ишетеп торабыз. Ләкин безгә дөньяда барган вакыйгаларны татар күзлегеннән карау, анализлау җитеп бетми. Аерым аналитик тапшыру булдыру авырдыр, ә менә шул ук “Татарстан хәбәрләре”ндә Русиядә, дөньяда барган сәясәт, вакыйгаларны сөйләгән сәхифә булдырып булыр иде. Сюжетларны да эшләү әллә ни авырлык тудырмый, интернетта “РИА Новости”, “ИТАР-ТАСС” агентлыклары вакыйга булдымы, шундук сайтларына элеп куялар, фотоларны, кадрларны сатып алу мөмкинлеге бар. “Татарстан хәбәрләре”ндә шундый бер сәхифә булдырырга нәрсә комачаулый?

 

– Әгәр ниндидер вакыйга Татарстанга, безнең милләткә бәйле икән, һичшиксез, моның турында сюжет эшлибез. Себер тайгаларында янгын чыгып, андагы татар авылларына куркыныч яный икән, бу хакта әйтми кала алмыйбыз. Яисә чит илдә бәлагә тарыган туристлар арасында татарстанлылар да булса, әлбәттә, аны да яктыртабыз. Япониягә Путин белән бергә ТР премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та барды, бу турыда күрсәттек, кадрларны Мәскәүдән алдык. Ә, мәсәлән, Гыйрактагы чуалышлар турында сөйләүне үзмаксат итеп куймыйбыз. Аны анализлар өчен, комментарий бирерлек белгечләр дә юк.

 

– Татарстан түрәләренең чит илләрдә килешүләр төзү вакыйгаларыннан кала дөньяда тагын әллә нинди хәлләр була бит. Мәсәлән, Косовоның бәйсезлеге игълан ителү, Грузия белән Көньяк Осетия арасында булган бәрелешләр, АКШта президент булып Барак Обаманың сайлануы татар милләтенә ничек тәэсир итү турында сөйләү өчен кадрлар юкмы, әллә сез, чыннан да, халыкка кызыксыз дип уйлаганга күрә эфирга чыкмыймы? Бәлки, эшләргә тырышып карап та бу хакта сөйләргә рөхсәт итмиләрме?

 

–  Рөхсәт итмәүдән түгел бу. Һәр тапшыруның ниндидер бер нигезе, максаты  була. Без бит “Татарстан хәбәрләре”. Төп максат – республикада булган һәм Татарстан, татарлар белән бәйле вакыйгалар турында яңалыкларны җиткерү. Сез әйткән дөнья хәлләрен сөйләмибез икән, моны үзебезне чиклибез дип уйламыйм. Киңкырлы мәгълүмат бирелә, болай да бит бер чыгарылышта 12-13 материал сыйдырабыз.

 

– Телевидение өчен тагын бер проблема бар – ул татарча сөйли белмәүче түрәләр. Хәбәрчеләрнең иң авырткан җире – татарча сөйләшүче кешене табу. Шуңа да еш кына сюжетларда синхрон татарчага тәрҗемә ителеп бирелә. Сездә татарча сөйләшүчеләр һәм белмәүчеләрнең ниндидер төзелгән исемлеге, рейтингы бармы? Бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?

 

– Фәрит Мөхәммәтшин да: “Ник татарча начар белгән кешеләрне эфирга чыгарасыз?” – дип шелтә белдерде. Ләкин бу чарасызлыктан шулай эшләнә. Татарча сөйләшүчеләр арасыннан президент, премьер-министр, ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов барысы өчен дә үрнәк булып тора. Безнең күз алдында татарча сөйләшергә өйрәнгән министрлар бар. Мәсәлән, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин. Татарча сөйләшергә өйрәнүгә этәргеч нәкъ “Татарстан хәбәрләре” булды дип уйлыйм. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин да башта татарча интервью бирергә читенсенә иде, хәзер планлы рәвештә туган телдә сөйләргә тырыша. ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин да ярыйсы гына татарча сукалый башлады, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзебезчә сөйли, ТР Мәгариф министры да алмашынгач, татарча интервью бирү проблемасы хәл ителде. Татарча белмәүчеләр сафында иң беренче булып ТР Сәламәтлек саклау һәм Элемтә министрлыклары тора.

 

– Түрәләр тарафыннан “татарча интервью бирмим”, матбугат очрашуларында журналистларның татарча сорау биреп тә, кайбер түрәләрнең сорауларны урысча гына әйтүне таләп итүе яисә бары тик урысча гына җавап бирү очраклары еш булып тора. Бер зур түрә “ТНВ” хәбәрчесен дә шул рәвешле читләштергән иде. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең дә матбугат очрашуында татарча сорау бирүенә тискәре караш булды. Ләкин хәбәрче матбага тарафыннан яклау тапты, түрәгә аның  ике телне дә белергә тиешлеге аңлатылды. Сездә шундый очраклар еш буламы? Түрәләр “Корреспондентыгыз татарча сорау бирә. Урысча сөйләвем җитмимени?” дигән дәгъва белдерәме? Сезгә хәбәрчеләрегезне якларга туры килгәне бармы?

 

–  Аллага шөкер, андый дәгъва итү очраклары булмады, булырга да язмасын. Түрә татарча сөйләшми, өч сүзнең берендә урысча кыстыра икән, “Син татарча сөйләргә тиешсең!” дип таләп итә, көчли алмыйбыз. Бу очракта түрәне гаепләп тә булмый. Мөмкин икән, татарча сөйли белгән урынбасарыннан интервью алына. Әйе, тәрҗемә ителгән синхроннар белән сюжетны карау авыр, ләкин бу чарасызлыктан. Җәмгыятьтә телгә карата ихтыяҗ тудырылмыйча бу проблема белән мәңге җәфаланачакбыз.

 

–  Башка бер каналда да алып баручыларның хәбәрче булып эшләү очрагы юк. Ә “ТНВ”да бу гади күренеш. Ни өчен?

 

– Безнең тәҗрибәне кайбер үзәк каналлар да үзләрендә сынап карадылар.  Павел Лазарев берьюлы тапшыруны да алып барды, башка көннәрдә репортажлар та эшләде. Белгеч универсал булырга тиеш. Туры эфирдан башка репортажлар эшләп йөрүнең нинди начар ягы бар?!  Бу бик файдалы, бары тик текст кына уку кешене роботка әйләндерергә мөмкин. Димәк, шәхес эшләп, тырышып  акча эшли.

 

– Хәбәрләр дирекциясендә эшне тагын да яхшырту, камилләштерү өчен ниләр эшләргә мөмкин? Сез нәрсә үзгәртер идегез?

 

– Идеалист түгелмен, тормышка ашмаслык планнар кормыйм. Иң төп максат – эчтәлекне камилләштерү. Материалларның тирәнлеге, өстәмә мәгълүматлар белән баетылуы өстендә эшләргә кирәк. Эчтәлек булмаса, нинди генә сурәт күрсәтелмәсен, сыйфатка ирешү мөмкин түгел. Сурәт сүз белән куәтләнгән булырга тиеш. Шул вакытта гына сюжет камил килеп чыга.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 20 | 22.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»