поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.08.2015 Язмыш

Язмыш мине ничек кенә сынамады

Язмыш мине ничек кенә сынамады. Бөтен хәсрәт кечкенә вакытта егылганнан башланды. Шуклыгым малайларныкыннан ким түгел иде шул минем. Бер көтү бала-чага тау башыннан чана шуганда, мин, агачка килеп төртелеп, умыртка сөягемне имгәттем. Миңа хәзер 67 яшь. Алты яшемнән шушы вакытка кадәр ниләр генә күрмәдем. Әмма язмышыма шөкер итеп, һәр туган таңга сөенеп, шатланып яшим.

Баштарак егылганның бернинди начар ягын күрмәсәм дә, тора-бара үземдә тайпылышлар сизә башладым. Мәктәпне тәмамлап, укырга китәргә җые­нып йөргән чак иде. Хәлем начараеп китеп, аңымны җуй­ганмын. Уянып киткәндә, сентябрь ае иде инде. Өч ае буе аңсыз ятканмын икән. Шул көннән соң, тормышка башкача карый башладым. Табиблар: “Аяксыз кала­сың”, – диделәр. Бу хакта яратып йөргән кешемә дә әйттем. Тик ул аңа карап араны өзмәде. Нинди генә авыр хәлдә калсам да, гел янәшәмдә булды. Әти белән әнием мине кая гына алып барып карамадылар. Иң яхшы табиблар да, өшкерә торган әби­ләр дә – берсе дә калмады. Тик нәтиҗәсе булмады, мин инвалид калдым.

Башта төшенкелеккә би­релгән идем. Тик Наил мине көчле булырга өйрәтте. Әти-әнисе каршы булуга карамас­тан, гөрләтеп туй үткәрдек. “Бергә булганда, барысын да җиңәр­без”, – дип гел үсендереп торды. Озак та үтмәде, мин игезәк балалар таптым. Билгеле, гел табиблар күзәтүе астында булырга туры килде. Тик шулай да балалар сау-сәламәт иде. Төрле чагым булды – авырган, сызланган вакытларны кешегә сиздереп тормадым. Иремне юк-бар бе­лән борчымадым. Кайчак төн­нәр буе сызланып чыга идем. Гаиләм тыныч йок­ласын дип, үземә авыртуны баса торган укол ясарга өйрәндем. Бөтенләй аяксыз калмас өчен, гел хәрә­кәтлә­нергә тырыштым. Шөкер, аягымны сөйрәп булса да, йөрим әле. Бераз гына онытылып торыйм дип, кул эш­ләренә өйрән­дем. Чәчәкләр ясыйм, өемне матурлыкка кү­мәм. Мен­дәр тышлары чигәм. Кышын оек-бияләйләр бәйлим. Кыскасы, бер дә тик утырганым юк. Тәмле итеп пешерергә яратам. Бәй­рәмгә тортлар пешереп бирәм.

Минем кебекләр бик күп. Ә миңа тормыштагы бәхетем китек ягымны түгәрәк итәргә булышты. Наилнең ярдәме, үҗәт­леге белән матурлыкны күрергә өйрәндем. Тормыштагы кү­ңелсезлекләрне генә уйлап утырсаң, үзеннән-үзе эшләрең уңмый башлый. Беренче елларда миңа да авыр иде. Тик янәшәмдәге кешеләрнең терәк булуы көч бирде. Кызганган кешеләрне яратмыйм. Булганга шөкер итеп яшим. Аллаһы Тә­галәгә рәхмәт укыйм. Кы­зымның да, улымның да – үз гаиләләре. Оныкларым, янымда бөтерелеп, тормышымны ямьле итә. Шуларга сөенеп, шатланып яшим. Минем кебек кешеләргә бер генә теләгем бар – беркайчан да күңелегезне төшермәгез, алга таба яшәргә көч табып, тор­мышның кадерен белеп яшә­гез.


Рәмилә МОСТАФИНА
Ватаным Татарстан
№ 115 | 08.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»