|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2015 Авыл
Сөт акчасын кем сава?Татарстанда шәхси хуҗалыкларда быелның беренче яртыеллыгында сыерларның баш саны 6 меңгә кимегән. Бу хакта июльнең икенче атнасында Премьер-министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә мәгълүм булды. Бу тискәре яңалык булып саналса да, авыл халкының илдә алып барылган азык-төлек сәясәтенә бик лаеклы һәм мантыйкка сыя торган җавап бирүе. Димәк, сөт мафиясе тарафыннан талау тагын да шулай дәвам итсә, авыл кешесе сөт ”краны”н ябып куярга да күп сорамаячак. Быелгы яз исә сыер асраучы хуҗалыкларны шок хәлендә калдырды: бөтен нәрсәгә дә бәяләр котырып артканда, сөтнең сатып алу бәяләре кискен түбәнгә тәгәрәде. Дөрес, сыер асраучы авыл халкы хөкүмәтнең ярдәмен тоеп яши. Быел ул ярдәм илле процентка арттырылган: бер сыер башына бирелә торган акча 3 мең сумга җиткән. Сөт бәясе түбән булу нәтиҗәсендә 30-60 мең сумга якын акчасын югалткан хуҗалыклар өчен бу акча ярап тора дип уйланыла инде. Асылда ул сыерга ветеринария хезмәте күрсәтү һәм авырганда дәвалау чыгымнарын капларга гына җитә, чөнки дару препаратлары чамадан тыш кыйммәт тора. Мондый шартларда савым сыерларының баш санын киметү – авылның бердәнбер лаеклы җавабы. Бу – базарның бәяләрне көйли башлавы дигән сүз. Сатып алу бәясенең түбән булуы артык җитештерү кризисы турында хәбәр итә. Базарны чит илдән сатып алынган суррогат сөт продуктлары яулап алганда, чын сөт аны ташлап китәргә мәҗбүр була, чөнки көндәшлекне күтәрә алмый. Икътисадның үз законнары бар, аларны бозарга була, әмма җәзасы катгый һәм озак көттерми: кесәң белән түлисең. Россиядә авыл хуҗалыгы сәясәте һәрвакытта да икътисад кануннарына каршы килеп алып барылды, шуңа күрә без еш кына әле йомырка ”сикереше”, әле карабодай ”биюе” белән очрашабыз. Сөт исә традицион рәвештә кибетләрдә кыйммәт һәм сыйфатсыз, ә җитештерүчегә алтын бәясенә төшсә дә, судан да очсызрак сатыла. Кайчан да булса икътисад законнары бу өлкәдә дә үз сүзен әйтәчәк, билгеле. Нефтькә бәяләр түбәнәеп, демпинг бәясе белән кертелә торган импорт сөт продуктларын алу мөмкинлеге бетү белән, сөт дефициты үз сүзен кистереп әйтәчәк. Бу – моңарчы салым түләмичә генә асраган сыерларга салым салына дигән сүз. Гамәлдәге сөтнең сатып алу бәяләре белән табыш та алып, салым да түләп бару исә мөмкин түгел, шуңа күрә хөкүмәттән ярдәм буларак алынган 200 мең сум җиңел генә янә хөкүмәт кесәсенә салым рәвешендә күчәчәк, зыянга эшли торган крестьян-фермер хуҗалыгы исә салым органнарына бизнесын яптыру өчен чиратка басачак. Бу бит инде берничә тапкыр кабатланган тарих. Менә карагыз: Татарстанда 2010 елда теркәлгән 19,2 мең крестьян-фермер хуҗалыгы булса, 2014 ел башына аларның саны 4,7 мең тирәсе генә калган, чөнки федераль хөкүмәт кече бизнеска салымны шундый итеп күтәрә: бөлмәс җиреңнән бөләрсең. 2013 елда, субсидияләргә алданып, 700ләп шәхси хуҗалык КФХ буларак теркәлсә, 2,5 меңе исә бизнесын япкан. Дөрес, алар беркая да китмәгәннәр, элеккечә яшәүләрен дәвам итәләр, әмма дәүләттән субсидия алып, салым түләп яшәүгә караганда, шәхси хуҗалык исеме артында салымсыз тын култыкта яшәвең күпкә отышлырак икәнен генә аңлаганнар. 200 мең сумлык ярдәм белән дә шулай булачак: акыллырак хуҗалыклар аны алу өчен шәхси эшмәкәр буларак теркәлерләр дә, беренче мөмкинлек чыгу белән, салым камытын җилкәләреннән салып ташларга тырышырлар. Сыерларның баш санын һәм сөт җитештерүне арттыруның юлы бер генә: сөтнең сатып алу бәясен кимендә утыз сум итеп куясың да, бюджет акчасы да янга калачак, кибетләрдәге бәяләрне дә бераз төшерү мөмкинлеге пәйда булачак, 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар саны да кискен артачак, авыл сәнәгать товарларына заказ биреп, сәнәгатьне дә кризистан тартып чыгарачак. 200 мең сумны исә 4-5 сыер асраган хуҗалык бер ел эчендә эшләп алачак. Авыл ниндидер субсидияләргә һәм грантларга, кредитларга мохтаҗ түгел, сатып алу бәяләренең гаделсезлегеннән интегә.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|