поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.08.2015 Мәдәният

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленең 2 төркем артистлары хосписка барды (ФОТО һәм ВИДЕО)

28 июль көнне бер төркем татар җырчылары балалар хосписына чираттагы сәяхәт корды. Күчтәнәчләр һәм күтәренке кәеф белән хосписка юнәлгән артистларның күзләреннән тернәкләнү узучы балалар янына үтү белән яшь тамчылары тамды.

Гидроцефалия авыруы кичерүче бала янына кергәннән соң җырчылар хәтта сүзсез калды. “Балаланың башы гадәтидән 2-3 тапкыр зур. Аңа инде 12 яшь. Гәүдәсе кечкенә, ә башы зур булу сәбәпле ул һәрвакыт ятып кына тора. Әнисенең беренче баласы. Аны һәм бертуганнарын ял итәргә җибәрдек. Әнисе шуның кадәр күп ел буе авыру бала карап, бик арыган” дип сөйләде баш табибә Галия ханым.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе: “Без әти-әни буларак әлеге балалар белән танышканнан соң бик тетрәндергеч хисләр кичердек. Әле фикер алышкан вакытта да өйгә кайту белән ике улыбызга ничек телисез, шулай уйнагыз, күңел ачыгыз дип әйтергә уйлап торабыз. Гадәттә балаларыбыз әйткәнебезне тыңламаса, балалар котырса, кисәтү ясыйбыз бит. Ә инде әлеге һосписта булганнан соң аларга киресенчә көчеңнән килгән кадәр күңел ач, балам” дип әйтәсе килә. “Иске Казанда Милли моңнар” хәйрия фестивале катнашучылары буларак, тамашачыларны әлеге чарага дәшеп калабыз. Килегез, бергәләп күңел ачып кына калмыйк, шул ук вактты милли җырлар белән моңланып, һоспистагы балаларга да ярдәм итик” дип сөйләде.

Хоспис җитәкчеләр тарафыннан мөмкин кадәр өй аурасы белән күмелгән. Ашһанә дә, ял итү бүлмәсе дә башка үзәкләрдән бик аермалы. Психологик ярдәм күрсәтер өчен һосписта дин бүлмәләре дә бар: Ислам һәм Христиан бүлмәләре. “Мәчет һәм чиркәүләрдән дини белгечләр еш килә. Хәтта Христиан дине бүлмәсендә баланы чукындырган очраклар да булды” дип экскурсияне дәвам итте Галия ханым.

Замира Ражапова күз яшьләре аша: “Балам Аллаһыга шөкер сау-сәламәт. Гадәттә кемгә дә булса сәламәтлек теләсәк, автомат рәвештә генә нинди дә булса сүзләр әйтәбез. Шулай ук үз хәл-әхвәлебез турында да уйламыйча шөкер дип кенә тукталабыз. Бу һосписта булганга кадәрге көн-күрешем, хәзергесеннән күпкә аерылачак. Сәламәтлек турында да, башка кыйммәтләр турында да гел башка юнәлештә фикер йөртә башладым. Һосписка мөмкинлегемнән килгән кадәр ярдәм итәргә телим. “Милли моңнар” хәйрия фестивалендә алып баручы буларак бу хәйрия эшенә үз ролемне кертәргә әзерләнәм. Сезне дә көтеп калам. Безне күрер өчен түгел, шушы һосписта сырхалану узучыларга ярдәм итәр өчен чакырабыз. Билет сатып алыр өчен акчабызны жәлләмик. Ул 250-300 сум акчаны без кибеткә бер керүдә 10 тапкыр күбрәк тотабыз бит. Һәм җырчылар, артистлар гына түгел, булдыра алган кадәр бар халык, тамашачы мохтаҗларга ярдәм итсә иде” дип, үз фикере белән уртаклашты.

Һосписта балалар үлгән очракта да ата-аналарга әлеге авыр минутта ярдәм итү мөмкинлекләре тудырылган. Баланы саклау өчен суыткыч камера да урнаштырылган. “Әлеге мөмкинлек спонсорлар ярдәме белән булдырылды” ди, табибә.

Дилә Нигъмәтуллина: “Хосписта бик җылы мөһит урнашкан. Аллаһы Тәгалә әлеге балаларга һәм аларның ата-аналарына көч һәм сабырлык бирсен. Әлеге хосписның оешу тарихы да бик үзенчәлекле икән. Анжела Вавилованың әтисе (һоспис җитәкчесе Владимир Вавилов)кызын югалтканнан соң шушындый үзәк оештыру теләге белән янып, үз хыялын чынга ашырган. Һәм менә бүгенге көндә хоспис күпләргә ярдәм итә. Бу очрак теләгең булса, бар да мөмкин булуны дәлилли. Без дә бердәмләшеп, “Милли моңнар” хәйрия фестивалендә катнашу һәм балаларга ярдәм итү теләге белән яныйк”.

Ял бүлмәсендә җыелу көченнән килгән балалар һәм ата-аналар өчен җырчылар кечкенә генә концерт оештырды. Һосписта тернәкләнүче өлкән апалар милли моңны тыңласа, балалар күңелле (тэмплы) җырга кул чабып, бер мизгелгә булса да авырулары турында онытып торды.
Шунысы кызыклы, бала тынгысызланса, аналар сабыйларны тизрәк кулларыннан тота. Шул ук мизгелдә бала да тынычлана. Димәк, аңлый, сизә.

Хоспис табибәсе: “Кайбер балаларны өметсез, атналык гомере калган” дигән сүзләр белән һосписка урнаштыралар. Тик монда сабый тернәкләнү өчен яхшы мөмкинлекләр тудырылу сәбәпле, бала хәтта еллар буе яши” дип, өмет чаткысы белән артистларга сөйләде.
Экскурсиягә килгән артист Илшат Вәлиев: “Без еш зарланырга яратабыз. Халык тормышында проблема туса, аны бик зур һәм мөһим күрә. Әлеге һосписта тернәкләнү узучы балаларны тормыш авырлыклары белән чагыштырмаса безнең ул проблема аның кадәр глобаль булмый. Башыбызга бик зур тоелган проблема төшсә, шушы үзәккә килергә кирәк. Әлеге балаларга, ата-аналарга карап, нинди бәхетле тормышта яшәвеңне аңлыйсың да инде. 23 нче августта “Милли моңнар” хәйрия фестивале оештырылачак. Шушы фестивальдә җыелган барлык акчалар да һосписка юнәләчәк. Ярдәм итәргә ашкыныйк. Милли моңнарга күмелеп, сабыйларның да күңелен күрик” диде.

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә катнашачак һәр артист атна саен 4-5 кешедән торган төркемнәргә бүленеп, һосписка сәяхәт кылачак. Бу 2 төркем артистларның баруы булды. Гәрчә яшь артисларның күбесе әлеге үзәкнең барлыгын да белмәсә, хәйрия чарасыннан соң “һәрдаим ярдәмдә торырга тырышырбыз” дигән фикерләре белән уртаклашты.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Фото №6

Фото №7

Фото №8

Фото №9

Фото №10

Фото №11

Фото №12

Фото №13

Фото №14

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.08.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»