02.08.2015 Милләт
Түбән Новгород өлкәсендә чираттагы Сабантуй гөрләп үтте
26 июльдә Т.Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә сабан туе узды. “Химиклар төбәгендә татар бәйрәме һәр ел диярлек үткәрелә һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәдә уза ул”, - дип ассызыклыйлар күп санлы бәйрәм кунаклары.
Ә өлкә диния назарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров болай диде: “Бу бәйрәм халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге дип ышанасы килә, чөнки сабантуйда без, өлкән яшьтәгеләр, күп еллар күрешмәгән дусларыбыз, сыйныфташларыбыз белән очрашабыз, яшьләребез өчен бу бәйрәм танышу мәйданы булып тора. Шуңа күрә милли бәйрәмебезнең киләчәге өметле”.
Сабантуйны, традиция буларак, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе, шәһәр администрациясе һәм, әлбәттә, милләт җанлы эшмәкәрләр оештыра. Тантанада аларның барысын да шәһәр мэры Валерий Чумазин һәм җирле автономия рәисе Мостафа Фатехов рәхмәтләр белдереп, бүләкләделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан делегациясе дә иде. Алар Татарстан Президенты вазифаларын үтәүче Рөстәм Миңнехановның Дзержинск татар¬ларына юлланган котлау сүзләрен дә алып килгәннәр.
Куе агачлар белән чолгап алынган шәһәр паркында күңел ачар өчен барлык шартлар тудырылган иде. Күпләп сату нокталары, балалар өчен аттракционнар эшләде. Көн уртасында сабантуй мәйданы халык белән тулды. Татарстан, Мәскәү артистлары һәм Түбән Новгородның “Туган як моңнары” ансамбле попу¬ляр җырлар, матур биюләр, кызыклы мәзәкләр белән күбрәк хатын- кызларны, балаларны мавыктырды. Ә ир-егетләр, гадәттәгечә, көрәш мәйданын чолгап, бил алышуны карады. Ярышлар ирекле стильдә, ягъни безнеңчә, аяк чалып бар¬ды. Шуны дә әйтергә кирәк, көрәш ярышларында, узган елдагыча, күп санлы таҗик һәм үзбәк егетләре бил алышты. Бу факт билбаулар белән көрәшнең милләтара спорт төре икәнлеген тагы да бер кат исбатлый.
Көрәштән башка сабантуй кунаклары канат тартуда, гер күтәрүдә, кул алышуда, капчыклар белән сугышуда, капчыклар киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда һәм башка күп санлы спорт уеннарында сәләтләрен сынадылар. Әлбәттә, кем дә бүләксез калмады. Ә милли уеннарның иң кызыклысы, миңа калганда, катык салынган са¬выт төбеннән акча табу иде.
Ярар, сабантуйның йөзек кашы – билбаулар белән көрәш ярышларына кайтыйк. Бил алышу дүрт – 60, 70,80 килограммга кадәр һәм абсолют авырлык категорияләрендә барды.
60 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны Дзержинск шәһәреннән Дамир Хәсәнов яулады. 70 килограммга кадәр авырлыкта пьедесталның беренче баскычына мөтеравыллы Рөстәм Бадяутдинов менде. 80 килограммга кадәр авырлыкта бәхет Түбән Новгород егете Дамир Юсуповка елмайды. Абсолют авырлык категориясендә көч сынарга теләүчеләр санаулы гына булса да, ярыш кызу барды. Көрәшчеләр искиткеч алымнары, амплитудалы чыгышлары белән милли спортыбызның бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, өченче урынны Карачаево-Черкесия көрәшчесе Мурат Тебуев, икенче урынны чыгышы белән Дагстаннан булган, ләкин Дзержинск өчен көрәшүче Мурад Магомедов яуладылар, ә сабантуй батыры исеменә Сафаҗай егете Ринат Сәбитов лаек булды. Аңа, гадәттәгечә, сарык бүләк иттеләр, ләкин Ринат “тере бүләкне” Мурадка бирде. Башка авырлык категорияләрендә җиңүчеләр кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде.
Менә шулай Дзержинскта сабантуй гөрләп үтте. Татар барда - сабантуй бар, диләр. Бик хак сүзләр шул.
Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 01.08.2015