поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
02.08.2015 Җәмгыять

Бал юк, бәрәңгесез дә калмагаек...

Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитоф­тора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди. «Россель­хозцентр»­ның үсемлекләрне саклау бүлеге энтомологы Рузалия Хайрова сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә.

– Дөрес, алар икесе дә – гөмбәчек авыруы. Әгәр дә бәрәңгенең яфраклары сары төскә кергән булса, бу – альтернариоз. Коңгырт төстә икән, фитофтора белән авырый дигән сүз. Авырулар бәрәңге бүлбесенә кадәр китмәгән булса, аларны коткарып калып була. Фитофтора вакытында да, альтернариоздан да бер үк препаратлар кулланыла. Без андый очракта ризоплан, бордо катнашмасы, курзат, абига-пик препаратларын кулланырга киңәш итәбез. Авыру билгеләре күренмәсә, профилактика уздыру җаен карагыз. Аның өчен шул ук биологик препарат – резоплан әйбәт. Ул бәрәңгенең иммунитетын арттыра. Ридомил год, инфинити, акробат МЦ препаратларын файдаланыгыз. Препаратларны фәкать аяз коры көндә генә сибәргә кирәк. Гөмбәчек авыруы белән зарарланган бәрәңге яфракларын һәм сабакларын кул белән җыеп ягу әмәлен дә карагыз. Шунысын да истә тотыгыз: алдан санап киткән препаратларны иртә өлгерешле бәрәңгегә сибәргә ярамый. Аларны бәрәңге уңышын җыярга кимендә егерме көн кала сибәргә була. Бәрәңге алганда исә аларны базга бик нык тикшереп салыгыз, кыш буена авыру бәрәңгедәге гөмбәчекләр башкаларына күчеп, баз тулы уңышыгыз череп бетмәсен, – дип киңәшләрен бирде безгә Рузалия Хайрова.

«Яңгырлар аркасында быел бал уңышы да начар», – ди умартачы Камил Сөнгатуллин:

– Яңгырлар гел явып тору сәбәпле, кортлар үрчеделәр-үстеләр, ә бал җыярга йөри алмадылар. Аязып киткән көннәрдә кортлар чыга, әмма шул ук яңгыр чәчәкләрдәге нектаринны юып төшергән була. Бал уңышына шул да тәэсир итте. Соңгы вакытта бал күп, кая куярга белмибез дип зарланышкан идек. Ул проблеманы чишәргә хөкүмәт тә, законнар да кирәк булмады. Аллаһы Тәгалә үзе хәл итеп куйды, – ди Камил абый.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы