|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2015 Мәдәният
Язучылар йөзү ярышы оештырдылар (ФОТО)Һавасы эссе түгел иде анысы. Шул +22 градус чамасы булгандыр. Инде җәй узып бара, көннәр җылынмады шул, яңгырлар да сибәләүдән туктамады. Тик язучы-журналист халкын салкын һава торышы куркытамыни! Дөнья чемпионатыннан без дә читтә калырга тиеш түгел, диде татарның каләм әһелләре. Һәм бу атнаның сишәмбесендә Казаннан ерак булмаган Олы Клүчә авылы янындагы күлдә йөзү ярышы оештырдылар.
Килеп җиттек! Күл чыннан да шәп, тик исемен генә берәү дә белмәде. Фәндәс абый һаман егетләрчә. Старт! Рашат Низамиев судан бик тиз әйләнеп чыкты. Шәмсия Җиһангирова да йөзде. Бәрәңгедән дә тәмле нәрсә бар бу дөньяда? Каршы алыгыз, Римзил Вәлиев үзе! Коткаручылар көймәсе ярышчыларны куып җитә алмады... Менә алар, беренче “бишлек”тә килүчеләр: шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Илсөяр Иксанова, Равил абыйның җәмәгате Наилә ханым, уллары Газиз, галим Булат Хәсәнов.
--- |
Иң күп укылган
|