поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.07.2015 Җәмгыять

Римма Бикмөхәммәтова: “Казанга бер-берсен тартып төшергән татарлар турындагы мәзәкне яратмыйм, ахмак дип саныйм” (ӘҢГӘМӘ)

Кешеләрдән озак итеп “допрос” алган кешеләр бар. Кайвакыт аларның үзләренә дә сораулар бирү теләге туа. Бүген без “Дусларча сорау алу” кысаларында сораулар бирергә җыенган кеше - шундыйларның берсе. Римма Бикмөхәммәтованы татарлар арасында белмәгән кеше сирәктер-сирәген.

Тик ул “белү” Римманың башта Башкортостанда “Атна”, аннан Татарстанда “Ирек мәйданы” газеталарында, аннан “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында һәм инде килеп “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгән эшләре, ягъни мәсәлән,чынлап та рәхәтләнеп укыла торган язмалары,әңгәмәдәшләренә биргән сораулары аша белү генә бугай. Римма үзе сораштырырга ярата, ә үзенә сорау бирүчеләр юк кебек. Әңгәмәбез ярымҗитди булганга, сорауларның да әллә нинди булмавына укучылар ачуланмас дип уйлыйбыз.

— Римма, иң беренче өч кенә җөмләдә үзең белән таныштырып китсәң иде.Син кайлардан килеп чыктың? Туган-үскән-укыган җирең турында соравым.

— Туган җирем – Эстәрлебаш авылы. Ул Башкортостанның көньягында, Оренбург чикләреннән ерак түгел. Урман белән дала кушылган үзенчәлекле географик урында урнашкан. Гаиләдән мин генә анда туганмын, калганнары – кем-кайда, ләкин әти-әниләр, абыем, апам башка җирдә туган булсалар да, Эстәрлебашны туган, яшәгән төбәк итеп кабул итәләр.

— Син бүген танылган журналист.Төчеләнмичә әйтәм: син - татарда сирәк булган теманы белеп, аны кызыклы итеп яза белгән журналист. Ялгышмасам, язудан тәм табасың бугай.Ә менә иртәгә сиңа бу өлкәдә эшләүне тыйсалар, кем булып эшләр идең?

— Укытучы яки тәрбияче. Социаль проектлар белән шөгыльләнә алыр идем, пешекче дә була алыр идем, бер дә булмаса чәчәкләр үстереп сатар идем. Сату ягы авыр булыр, чөнки сәүдәгәрлек сәләте әллә ни юк. Археологларга ияреп чыгып китәр идем. Инде бер булмаса, кешеләргә позитив өләшер өчен тренниглар оештырыр идем. Анысы да бушка булыр инде ул. Бик авыр була башласа инде, тамада булып Гамил Нурга көндәшлек ясыйсы булачак.

— Ашарга пешерергә яратасыңмы? Мәсәлән,бүген нәрсә пешердең яки пешерергә җыенасың?

— Яратам. Бәләкәй чакта апа белән әнинең берәр кайда киткәнен көтеп ала идек, чөнки нидер пешергәндә килеп чыкмаса, дистәләгән йомыркаларның кабын яшерү кирәк иде. Якын дусларның кунакка килүен яратам, аларга мин, гадәттә, вак бәлеш пешерәм. Үзем гади һәм файдалы ризыкка өстенлек бирәм. Бүген нәрсә ашадыммы?! Брокколи кәбестәсе, балыкка лимон сыгып аны кургашка төреп мичтә пешердем. Туклыклы да, бөтен витаминнар да саклана. Көн саен диярлек салат эшлим: угычтан кырылган кәбестә, кишер, яшел торма, алма, булса, помидор да шунда кушыла. Кара борыч, тоз, башка тәмлеткечләр салына, өстенә лимон согын сыгам, көнбагыш яки зәйтүн маен кушып болгатам. Менә дигән килеп чыга! Кичкә мичтә бәрәңгене тәгәрәтеп аны тозланган кәбестә ашыйсы иде. Уфф, ашыйсы килеп китте, тукта, барып ашанып килмичә сөйләшеп булмас.

— Сиңа ниндидер сәбәпләр белән Гитлерны мактап язарга туры килде, ди. Язмаңның беренче өч җөмләсе нинди булыр иде?

— Бу эштән баш тартачакмын. Ләкин китереп терәсәләр, болай дияр идем: Гитлер татар булмаган. Аның Идел-Уралга бер катнашы да юк. Чыңгызхан Гитлердан көчлерәк булган.

— Төнлә йокларга ятканда нәрсә киеп ятасың?

— Бик матур йокы күлмәкләрем бар: фирүзә, коралл, күк төсендәгесе дә. Әллә кызыгасың?)

— Татарстандагы бүгенге иҗтимагый-сәяси-икътисадый хәлне бер җөмлә белән тасвирлап бирә аласыңмы?

— Эшлибез, аерым кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, майлы калҗа белән үзәкне сыйлыйбыз, аннары “Без авырда хәлдә” дип “Акча бир, акча бир” дип теләнәбез.

— Татар теленең Урал, ягъни башкорт диалектында сөйләшә беләсеңме?

— Беләм, аның бер кыенлыгы да юк. Өйрәттеләр, БСТсы да эшләп тора бит аның. Уфада университететта да чит ил әдәбиятына караганда башкорт әдәбиятына өстенлек бирделәр, ләкин сөйләшер кеше юк, башкортлар күбесе үзләре татарча аралаша.

— Җир йөзендәге иң матур ир-атлар кайсы милләт вәкилләре дип уйлыйсың?

— Ирләрне аерып әйтмим, ләкин төс-кыяфәткә татарлар искиткеч матур милләт, ләкин вакчылрак һәм укырга әллә ни омтылу сизелми. Мәгърифәтле халык дигән сыйфатны югалта барабыз кебек.

— Татарстанда нефть беткәч, республика икътисады нәрсәгә нигезләнә алыр иде ? Синең фикер?

— Безнең әллә нинди “нанофишкалар” уйлап табып, аны сатып, японнар белән американнарны төпкә утыртуыбызга шикләнәм. Үстергән бодай, борчак, кишер белән бәрәңгене нанотехнологияләр ярдәмендә IT белгечләре үстерде, сатты дип әйтсәк кенә инде. Татарларны җирдә генә эшләүче халык итеп кенә кабул итүләрен теләмим, ләкин без сыйфатлы табигый ризык җитештерә алабыз. Дөньяда ачлыктан интегүчеләр нык күп, аларны исәпкә алмаган очракта да Россия белән аның тирә-ягындагы илләрне ашатып ятсак та бөлгенлеккә төшмәс идек кебек. Ләкин монда халыкка эшләргә тулысынча ирек бирелергә тиеш. Әлбәттә, бездә табигать шартларының уңай булуы да кирәк. Шулай ук су запаслары булган кешеләр якын киләчәктә иң байлар сафында булачак. Дөнья сузыз интегә бит.

— Татарның көнчелеге, хөсетлелеге ни сәбәптән дип уйлыйсың?

— Бездә көнләшү, хөсетлек сыйфатлары башка милләтләрдән артык та, ким дә түгелдер. Сан буенча азрак булгач, бәлки, бездә ачыграк күренәдер ул. Көнләшү – хәрәкәтләнү, алга баруның бер көче дә ул. Татар эшли ул, үҗәтләнеп, чәмләнеп эшкә тотына, аны кешедән ким булмыйм дигән фикер яшәтә. Ләкин әлегә бу мал туплау, яшәеш шартларын яхшыртуга бәйле. Белмим, мин теге тәмугтагы казанга бер-берсен тартып төшергән татарлар турындагы мәзәкне яратмыйм, ахмак дип саныйм. Татарлар сан буенча азрак төбәкләрдә хәллерәк берәр милләттәш бар икән, янына барыбер үзенекеләрен җыя ул. Йөргәнем бар, күзәткәлим бит. Башта туганнарын, аннарын дусларын, таныш-белешләрен эшкә ала ул. Тупланыбрак яшәргә тырыша татар. Камил Исхаков та Ерак Көнчыгышка үзе генә чыгып китмәде, моннан халыкны төяп китте. Ленин бакчасындагы “Кукан” аш кафесы бар, хуҗасы Равия апа Шәйдуллина, бизнесында балалары, бөтен якын һәм ерак туганнары, кода-кодагыйлары, авылдашлары катнаша. Авылда туганнары кишер, бәрәңге үстерә, алардан сатып ала, пешереп, кешеләрне тукландыра. Безгә урыслар ни ди?! Әшнәлек, туган-тумачаларыннан башка мәмиле урынга берсен дә якын җибәрми дип сүгә ул. Чыннан да, шулай бит, “клановость” безгә хас. Бу бер яктан яхшы, туганлык җепләре нык,үзенекенә аякка басарга ярдәм итә, ләкин туганың шар надан, карак икән, начар. Шуңа татарларның, ниһаять, баеп, югары белем алуларын, дәүләт дәрәҗәсендә уйлый белгән, әхлакый кешеләр катламының барлыкка килүен телим.

— 3 миллион сум ирекле акчаң булса, нинди бизнес ачыр идең?


— Журналистикадан туйгач, өч-дүрт өстәл куярлык җыйнак кына, ялт итеп торган берәр аш йорты ачар идем. Иртән эшкә барганда кайнар коймак, кыстыбый белән сөтле яки лимонлы мәтрүшкәле чәй эчеп алырга теләгән, тары яки солы боткасы, тәмле йомырка тәбәсе ашыйсы килгән кешегә ишекләр һәрвакыт ачык булыр иде. Шунда ук хәлләрен сорашып, теләкләр теләп, теләгән ризыкларын каршыларында пешер идем. Ашыга икән, үзе белән алып китәрлек итеп, татар принтлы кәгазь капчыкларга төреп, куян күчтәнече буларак, уңышлы көннәр теләп озатыр идем. Төшке, кичке ашка да тәмле татар ризыкларын пешереп торуымны белеп, килерләр иде әле. Шундагы кешеләр белән аралашып, алар белән булган тарихларын көндәлек язып барыр идем. Һәрдаим йөргән кешеләрдән иртәгәгә фәлән ризыкка, ашка “заказ”лар алып, кичтән әзерләнер идем. Җәй сәпиткә утырып, базарга яшелчәләр артыннан барыр яки якын-тирәдәге авыллардан берәрсе, бәлки, үстереп китереп сатар. Болай эшләгәндә гаиләм яки дуслар гына йөрер инде ул ашханәгә, ә алар блог язарга рөхсәт итүләре “едва ли”. Үзем белгәнне генә язасы калачак.

— Синең күзләрең нинди төстә?

— Күк төсендә.

— “Кара-каршы” тапшыруын сагынасыңмы?

— Сагынмыйм. Болай да артык җитди кеше итеп кабул итәләр. Башка яңа проект икән, нидер майтарып булыр иде. “Кара-каршы” мин эшләгән вакытта милләтчеләр дә, башкалар да үпкәли алмаслык итеп ясалды шикелле.

— Кайсы илдә иң яхшы тормыш дип саныйсың? Үзең анда яшәргә китәр идеңме?

— Европада яшәү шартлары нык яхшы, югары дәрәҗәдә оештырылган, трамвайлары секундына кадәр төгәл килә, ләкин анда яшәү кызыксыз, җан юкмы соң, салкынлык, бертөрлелек. Татарның холкында көнчыгыш менталитеты бераз күбрәк кебек, шәхсән, үземә чуар базарлы тормыш якын. Татарга яшәр өчен иң кулае Төркиядер. Икътисад ягыннан да Европадан калышмый, мәдәниятләре, дөньяга карашлары безгә якын.

— Танышларың арасында “зәңгәр” ир-атлар бармы?

— Бар. Болай да ирләргә кытлык заманы дип эчтән генә сүгенәм инде.

— Иртәгә Казанда Украинадагы кебек хәлләр башланса мәйданга чыгар идеңме? Чыксаң, нәрсә тәлап итеп кычкырып торыр идең?

— Булмаячак андый хәлләр якын киләчәктә. Урамга чыгам дигән кешенең һәрберсенә ике полицейский беркетеләчәк, ул подъездан да чыгып өлгермәячәк, оекбашларын, киез итекләрен кигән вакытта өенә килеп керәчәкләр. Хәрби полицейскийларны юкка булдырмадылар бит. Дөресен әйткәндә, мин мәйданга чыкмас идем, беренчедән, хатын-кыз мәйдан тотучы түгел, “Азатлык” дип кычкырып йөрисе килми. Чыгалар икән, ашарга төяп җибәрер идем яки шунда ташыр идем. Ләкин татарлар амбразурага ташланырлык күп түгел, шуңа күрә мәйданнар була икән, читтәрәк, арттарак йөрсеннәр. Бездән корбаннар болай да күп булды. Чыкканмын икән, икътисадый иреклек таләп итү иң дөресе булыр, мәйданга торганда аппетит ачыла, күз күрер, башкасын да таләп итәрбез. Ил белән җитәкчелек итәрлек ирләр катламы барлыкка килгәч, территориаль бәйсезлек дип аяк терәп сөйләшеп булыр.

“Тишек” газетасыннан


Илфак ШИҺАПОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»