|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2015 Милләт
Балтачлылар Бөтенроссия балалар Сабан туенда бәйрәм иттеТатарстанның Балтач районы Борбаш авылында узган Бөтенроссия балалар Сабан туе биш меңнән артык кунак һәм катнашучы җыйды. Нәниләр өчен оештырылган әлеге бәйрәмнең төп юнәлеше - әхлаклылыкны мәгариф һәм мәдәният аша гына түгел, дин һәм гореф-гадәтләр аша да тәрбияләү иде. Шуңа да бәйрәм “мөселман” алкушымчасы астында узды. Балалар Сабан туен уздыруны башлап җибәрүче – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. Тумышы белән ул Борбаш авылыннан һәм күп еллар туган ягының үсеше белән актив шөгыльләнә, меценатлар, матди ярдәм күрсәтүчеләрне җәлеп итә.
Сабантуй Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фатихасыннан башланып китте. Ул барлык бәйрәмгә җыелганнарны Сабантуй белән котлады һәм оештыручылар, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәмне ачу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова чыгыш ясады.
- Балтач районында узучы балалар Сабан туе быел Бөтенроссия бәйрәме статусын алды, - дип белдерде Рамил Нотфуллин. – Монда Ульян, Киров өлкәләреннән, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан кунаклар катнаша. Өстәвенә, бәйрәм тагын да югарырак оештыру дәрәҗәсен алды – без тамашачылар өчен уңайлырак яңа мәйдан кордык, ярышлар һәм күңел ачу зоналарын зурайттык, күбрәк туклану һәм сәүдә чатырларын төзедек. Нурия Хашимова үз чиратында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды идарәсе рәисе Әсгать Сәфәров исеменнән балтачлыларны бәйрәм белән котлады: “Бу чара бөтен республика өчен бик әһәмиятле, чөнки ул мәдәни-белем бирү төсмеренә ия. Катнашучылар саны артуы да сөендерә: беренче елда монда 300 кеше җыелган булса, быел инде сигезенче тапкыр үткәрелүче тантана мәйданында – 5 меңнән артык тамашачы. Шундый зур күләмле балалар бәйрәмен оештыруда Балтач районы башкаларга үрнәк булып тора”, - дип ассызыклады Нурия Хашимова. Бәйрәм Камал театры, Тинчурин театры артистлары һәм Балтач районының үзешчән коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Милли бәйрәмнең төп катнашучылары, әлбәттә, балалар иде. Барлык теләк белдергәннәр дә көрәш, ат чабышы, капчыклар белән сугышу кебек гадәти татар халык бәйрәме ярышларында үзен сыный алды. Иң яшь батырлар – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Аларның төп бүләге велосипедлар иде. Өлкәнрәк егетләр, гадәттәгечә, тәкә һәм скутер белән бүләкләнде. Мәйданда шулай ук төрле аттракционнарда күңел ачарга мөмкинлек бар иде. Балалар Сабан туеның мөһим аермалы үзенчәлеге – ул бәйрәмнең хәләл ризык белән тәэмин ителүе һәм спиртлы эчемлексез узуы. Тантана бары бер тапкыр – көндезге намазга бүленеп торды, аннан соң кичкә кадәр дәвам итте.
--- |
Иң күп укылган
|