|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2015 Мәгариф
Имтиханнар тирәсендәге ыгы-зыгы...
Быел бердәм дәүләт имтиханнары ничек үтте? Нәтиҗәләр канәгатьләнерлекме? Кайсы районнарда хокук бозу очраклары күбрәк теркәлгән? Башка әйберләрне чит илләрдән дә кертеп була, ә кеше факторын – юк. Кайда укуларына карамастан – авылдамы, шәһәрдәме, район үзәгендәме ул – һәр балага югары сыйфатлы белем бирергә тиешбез, – дип белдерде Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов имтихан йомгакларына багышланган чарада. –Чыгарылыш укучысына, укытучыга БДИ нәтиҗәләреннән чыгып кына бәя бирү дөрес түгел. Безнең бу имтиханнар тирәсендәге ыгы-зыгыны бетерәсебез килә. Укучыларыбызга башлангыч сыйныфтан ук тестларга өйрәтү мөмкинлеге тудырылган. БДИ нәтиҗәләрен начар дип әйтеп булмый, әмма эшлисе эшләребез күп әле. Соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артты, ул бүген уртача 28 мең сум тәшкил итә. Ләкин аңа карап, белем сыйфаты күтәрелде дип әйтеп булмый”. Быел башлангыч мәктәпне тәмамлаучы укучыларның да белемнәрен тикшерделәр. Мониторингта 35 меңнән артык 4нче сыйныф укучысы катнашкан. Аларның 94 проценты математика һәм рус теле буенча белемнәрне яхшы үзләштергән. Әйләнә-тирә дөнья, уку, проект эшчәнлеге буенча да нәтиҗәләр әйбәт. Әмма балаларның 5-8 проценты бер яки берничә фән буенча калышкан. “Һәр сыйныфның, укучының нәтиҗәләре мәктәпләргә җибәрелде. Бүген укытучылар һәм методик хезмәткәрләр алдында аларны җентекләп анализларга тиеш”, – диде министр. 9нчы сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе ничегрәк икән? Узган ел белән чагыштырганда аларның сигез фән буенча имтихан нәтиҗәләре яхшырак дип табылган. Химия, физика, биология, информатика, немец теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан уртача күрсәткеч арткан. Быел математикадан уртача билге 3,68 булса, узган ел бераз югарырак булган. 750 укучы чик баллны үтә алмаган. Былтыр андыйларның саны 10га кимрәк булган. Рус теле буенча да уртача күрсәткеч түбәнрәк: 4,3тән 4,04кә төшкән. 394 укучы әле сынауны бирә алмаган. Имтиханнарын тапшыра алмаучыларга көз көне кабат тапшыру мөмкинлеге тудырылачак. Ә БДИны 18 меңнән артык укучы тапшырган иде. Француз теле, информатика кебек фәннәрдән баллар саны кимесә, физика, алман теле, рус әдәбияты, географиядән нәтиҗәләр шактый гына арткан. Ил күрсәткечләре белән чагыштырганда, республикада БДИ баллары бары дүрт фәннән: математика (0,7), француз һәм испан телләре (0,9 һәм 0,7), җәмгыять белеменнән (3,0) түбәнрәк. Математикадан профиль сынавыннан, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, биология имтиханнарында начар билге алучылар саны арткан. Математика сынавына (база өлеше) 221 укучының “теше үтмәгән”. Математикадан уртача балл 48,6дан 50,2гә, рус теленнән исә 54,5 тән 69,2 гә күтәрелгән. Математикадан база өлешенең уртача күрсәткече – 4,03. Ил буенча математикадан профиль сынавын укучыларның 40 проценты сайласа, бездә бу сан 82гә җиткән. 100 балл туплаучылар да узган елга караганда кимрәк. Былтыр андыйлар 122 булса, быел –105. Әйтик, быел тарих, инглиз теленнән аны бер укучы да җыя алмаган. Рус теленнән 69дан 57гә, химиядән 29дан 24кә калган. Бездә ике фәннән дә абсолют нәтиҗәгә ирешкән укучылар дүртәү. Аттестатсыз калучылар узган ел 151 булса, быел – 138. Быел БДИ барышында 18 беркетмә төзелгән, шуның 7се – физик затларга, 1се – шәфкать туташына, 10ы – вазыйфаи затларга. Шәфкать туташында исә кесә телефоны тапканнар. Имтиханда хокук бозу очраклары буенча Әлки, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч районнары фаш ителде. Барысы 7 эш юк ителгән.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|