|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2008 Матбугат
ИСЛАМ ӘХМӘТҖАНОВКА 60 ЯШЬ!"Идел-Пресс" нәшрият комплексының генераль директоры Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановка нәкъ менә бүген 60 яшь тулды. Гомеренең күп өлешен "Ватаным Татарстан" газетасында, җиде елын республикабызның мәгълүмат һәм матбугат министры вазифасында һәм соңгы ун елын "Идел-Пресс"ны җитәкләп үткәрсә дә без аны үзебезнеке дип саныйбыз. Чөнки әлеге бай биографиясенең дүрт елдан артык вакытын (1978-82 нче еллар) Ислам абый "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире сыйфатында үткәргән. Ә бүген ул 120 исемдәге газета-журнал, ел саен ун миллионлап китап бастыручы "Идел-Пресс" дигән полиграфия һәм нәшрият комплексын җитәкли. Республикабызда һәм Идел буе республикалары арасында гына түгел, ә бөтен Русия күләмендәге нәшриятларның иң зурларыннан һәм иң нәтиҗәле эшләүчеләреннән "Идел-Пресс". Моның шулай икәнлеген Ислам абый кабинетының албүлмәсе диварына тезелеп куелган дистәләрчә диплом-грамоталар сөйли. Акча түләп түгел, ә маңгай тирен түгеп алынган бүләкләр алар. ... Вакыты никадәр тыгыз булмасын һәрвакыт газета-журналларда чыгучы язмалар белән дә, яңа китаплар белән дә кызыксынып бара ул. Шуның өчен аның илджә-көндә барган һәр вакыйгага, һәр күренешкә үзенең бәяләмәсе, үз карашы бар. "Үзәк матбугат, аның телевизион каналлары шыплап тулган байлар тормышы белән генә мавыкмыйча, элеккеге еллардагы кебек гади хезмәт кешесе хакында язарга вакыт җиткәндер, бәлки. Журналист елларның итәгенә ябышып түгел, ә аларны үзе җитәкләп барырга тиешле", - дип саный ул. Әйе, гап-гади журналисттан министр дәрәҗәсенә кадәр үскән, илдәге иң зур нәшриятларның берсен җитәкләүче танылган шәхес бүген гомер бәйрәмнәренең берсен үткәрә. Үзебезнең Ислам абыйга - чын ир-егеткә меңләгән укучыларыбыз исеменнән алдагы гомерендә дә куанычлы көннәр, ныклы сәламәтлек, халык мәнфәгате өчен армый-талмый хезмәт итүен теләп калабыз.??"Т.Я." редакциясе коллективы.
--- |
Иң күп укылган
|