поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
19.07.2015 Мәдәният

Кыз да картая, бал да бозыламы?

Умартачылык белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар саны бермә-бер артты. Алар янәшәсендә заманында дан тоткан колхоз-совхоз умартачылыгы күләгәдә калды кебек. Күп җирләрдә алар бөтенләй юкка чыкты. Әмма сирәк булса да сакланып калган урыннар бар әле.

Кадрлар барысын да хәл итә! Әлеге мәгълүм гыйбарә бал җитештерүчеләргә дә кагыла. Саба районында урнашкан “Нырты” хуҗалыгы умартачылыгында булып кайтканнан соң әнә шуңа инандык. Заманында Марат Хафизов бирегә өйрәнчек булып эшкә килгән. Һәм шул килүдән төпләнеп калган да. Ул вакытта умар­та­ларның баш саны бармак белән генә санарлык була, хәзер алар тугыз дистәгә якынлаша. Умарта асраучы башка шәхси хуҗалыклар кебек Маратның бал сатып, аны урнаштыру мәшәкате юк. Табигать нигъмәтен ул “Нырты” хуҗалыгына тапшыра. Шулай да умартачы, кемнең нинди бал җитештергәнен карар өчен, ярминкәләргә йөрергә ярата икән.

Үҗәтлек сорала

Быел балның кадере булыр кебек. Саба районының умартачылык буенча баш дәүләт инспекторы Фәнил Сираҗиев һава шартлары­ның бал җитештерү өчен шактый катлаулы булуын белдерә: “Алдагы ун көнгә фаразларга күз салсак, умартачылык өчен уңай көннәр әлегә күренми. Бал җыя торган вакытта һава торышы начар”. Элек бабайлар балны 14 августтан соң гына алган. Әмма табигать үзгәрүе умартачылыкка да кагылган. Кайбер районнарда Питрауга үләннәр корып бетә язган. Чәчәк булмагач, корт балны каян алсын, диләр умартачылар. Әмма алар төшен­келеккә бирелеп утырмый. Быел да шактый гына яхшы эшләгән оялар бар икән. “Балны умартаның көченә карап аерталар. Кайбер­ләре шактый яхшы җыя. Андыйлардан берничә тапкыр бал алырга була. Ә кайбер­сеннән берне дә көчкә аласың”, – ди Сираҗиев.

Әйтүләренчә, безнең якта бал кортының “урта рус токымлы татар популяциясе” дип аталганын асрау отышлы. Алар салкынга чыдам, кышны яхшы уздыра, төрле авыруларга да бик бирешми. Быелгы кебек табигать шартларында да күпмедер күләмдә бал җыеп алырга сәләтлеләр. Кайбер авылларда “карпат” токымына өстенлек бирәләр. Әмма белгечләр бу кортлар салкынга бирешүчәнрәк, алар җылы яклар өчен яхшы, ди. Әйтү­ләренчә, тәҗри­бәле умартачылар бу токымга өстенлек бирми, “кар­пат”лар бары һәвәскәрләрдә генә асрала.

Балны ничек сатарга?

Соңгы елларда бал җитеште­рүчеләр күбәеп киткәнгәме, күп кеше аны урнаштыра алмыйча җәфа чигә. Саба районы Олыяз авылында яшәүче фермер Кәбир абый Хуҗин үз вакытында 100 башка якын умарта тота иде. Алардан бал икмәге (перга), умарта корты җилеме (прополис), балавыз, кәрәзле бал кебек бал продукциясен җитештерә торган була. Умар­тачының хәлен белеп шалтыраткач, Кәбир абый: “Үзем өчен генә берничә оя тотам. Умарталарның баш санын киметтем. Бетердем дип тә әйтергә була. Бердән, җир эшләре күбәеп китте, бал кортларына вакыт тими башлады. Икенчедән, җитештергән балны урнаштыру авырлашты. Кая куярга да белмәдек”, – ди Кәбир абый.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 103 | 16.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы