поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2015 Могҗиза

Кама елгасында гигант җәен балыгы тотканнар (ФОТО)

Балыкчыларның хыялы – барысын да шаккатырып, үзең буе балык тотудыр инде. Безнең таныш егетләрнең бу хыялы тормышка ашкан – тоткан җәеннәре (сом) үзләреннән бер башка озынрак та әле. Бу «монстрны» Кама елгасында, Саескан тавы күпере астында тотканнар. Балыклары 56 килолы!

 – Без Рөстәм белән ул көнне җәенгә түгел, сыла балыгына (судак) килгән идек, – ди балыкчыларның берсе Ринат. – Иртәнге биштә сылага дигән резинкага эләкте ул. Бер шундыйрак зурлыктагы балык минем плетенканы өзеп киткән иде инде, шуңа күрә монысында акыллырак булдык: балыкны су өстенә чыгаргач, тиз генә энәләрдән 3 япьле багор сыманрак нәрсә ясадык та, балыкны шуның белән эләктереп өстерәдек. Берәр сәгать тирәсе «көрәштек». Алексеевск егетләре гидроциклда йөриләр иде, ярга чыгарырга алар булышты. Сөендем инде, әлегә тоткан иң зур балыгым шушы! Рөстәм миңа караганда тәҗрибәлерәк балыкчы, аның 94 килолысын эләктергәне бар.

Рөстәмне балык белән җенләнгән генә дисәң, аз булыр, балыкчылык аның өчен акча эшләү ысулы да: «Мин балыкка бармаган көнне таксига эшкә чыгам, анда балыктан кергән кадәр акча эшләп булмый!» – ди ул. Нинди балыкны кайдан, ничек һәм кайчан тотарга икәнлеген яхшы белә. Беркайчан да елга буеннан балыксыз кайтканы юк. Үз сатып алучылары бар, тотып кайтканын көнендә алып бетерәләр ди.

Ә бу олы җәенне сатмыйбыз, үзебез ашыйбыз диләр.

– Җәен балыгы бик майлы була, мондый зурлыктагылары ухага бер дигән инде. Менә теге 94 килолысын бөтенләй ашарлык түгел иде, гел май гына, – ди Рөстәм.

Бу балыктан безгә дә өлеш чыкты, авылга алып кайтып шәп итеп уха пешереп ашадык. Чыннан да, тәме искиткеч иде!

1921 елда Тәтеш янында 960 килограммлы кырпы (белуга) балыгы тотыла. Аның эченнән 12 пот (192 килограмм) икра, капчык белән кысла, чөгә (стерлядь) һәм шумба (налим) балыкларын алалар.


Альбина БӘШИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»