|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2015 Җәмгыять
Казанда 81 һәм 79 яшьлек кияү белән кәләш язылышканУзган атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 239 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 17 яшь, иң олыларына 81 һәм 79 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе. Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 492 сабый (237 ир бала һәм 255 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 17, иң олы яшьтәгесенә - 47. Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Кәрим, Ратмир, Алинә, Кира, Богдан, Эльвина, Энҗе, Рамазан һәм Мәрьям исемнәре кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Сара, Язгөл, Максимилиан, Айлин, Евдокия, Зәлия, Әнвәр, Сабина, Сирена, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми порталы.
--- |
Иң күп укылган
|