поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.07.2015 Мәдәният

Мөхәммәт Мәһдиевнең моңарчы беркайда да басылмаган чыгышы

Түбәндәге мәкаләне безгә Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова китерде. “Әтинең кайчандыр газета-журналларда басылган мәкаләләрен, радиочыгышларын әдәби-популяр китап итеп чыгарырга исәп бар. Инде ике томлык материал тупланды. Билгеле, әлеге томнарга барлык мәкаләләрне дә сыйдырып бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә җентекләп сайларга туры килде. Әлеге язма – әтинең 70 нче еллар ахырында бер киңәшмәдә ясаган чыгышыннан.

 Аны шулай ук әлеге китап өчен әзерләдем һәм аның моңа кадәр бер җирдә дә басылганы юк”, – диде ул.

Әйтик, прозаик үзенең кулъязмасын өенә алып кайтты...

– Эчке рецензиядән соң карап чык, төзәтеп бастыр, озак тотмыйча, китереп бир, – диделәр аңа.

...Кешеләр хөкеменә тапшырганчы, язучы бу әсәренә берничә ел гомерен – көннәрен һәм төннәрен сарыф иткән иде. Ул инде үз әсәрендәге геройлар язмышы белән яшәгән, сулаган, әсәренә ияләнеп өлгергән иде. Инде менә беренче тапкыр аның әсәрен чит кеше укыган. Язучы, үз текстына, үз сюжетына инде ияләнгәнлектән, әсәренең җитешсез, йомшак якларын инде тоймый башлаган иде. Менә хәзер беренче булып укыган чит кеше аңа бу җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итәчәк, рецензент хәзер бу әсәрне тудыручы соавторга әйләнәчәк. Рәхмәт аңа...
Әмма “рәхмәт”не язучы әле ашыгыбрак әйтте. Чөнки кулъязма читендәге беренче карандаш эзе үк аны сискәндерде. Кәгазь читләрендәге сүзләрнең бертөрлесе әдәби әсәрнең үзенә бөтенләй мөнәсәбәтсез, икенче төрлесе авторны сүгү, шәхесен рәнҗетү, өченче төрлесе, авторның тел үзенчәлекләрен бетереп, текстны тигезләүгә кайтып кала иде. Автор белән рецензент арасында беренче биттән үк менә мондый “яшерен сугыш” башланган булып чыкты. Автор текстында: “Атларны төз лапас астында туардылар” дигән җөмлә бар икән. Рецензент: “Ха! Лапасның кәкресе дә була икән!” Автор: “Ат сбруеннан чыккан күн исе, дегет исе...” Рецензент: “Дирбия” кирәк! Ат дирбиясе!” Автор: “Аның янында утырган интеллигент кыяфәтле бер карт”. Рецензент: “Укымышлы” дигән сүз бар!” Автор: “Мал-туарны камыл басуына чыгардылар”. Рецензент: “Йә, тел! Камыл басуы буламыни!” Автор бер урында фәлсәфәгә бирелгән иде. Кырыенда: “Автор үз-үзенә сокланып ята. Ычкынды. Автор боелыксыз икән...”

Язучының гаҗәпләнүенә чикчама юк иде. Әсәрнең кулъязмасын бик күп кеше укыган булса кирәк. Карандашлар төрле, почерклар төрле. Берсе авторны яратмый гына түгел, әсәрдә тасвирланган бүгенге колхоз тормышыннан үзенең бөтенләй бихәбәр икәнлеген күрсәтә, шулай да әсәргә бәя бирә! Ярый, телне һәм әсәрдә тасвир ителгән тормышны белмәсен ди, бәлки ул сәнгать законнарын яхшы белә торгандыр һәм монысы инде авторга бәлки чын-чынлап ярдәм күрсәтер. Ләкин монысы кулъязма кырыйларына менә нәрсәләр сызып барган: “Нәкъ авторның үзе икән бу!.. Автор моны үз тормышыннан алып яза икән!.. Фельетон бит бу!.. Бу образда автор ...ны күздә тотамы?” һ. б., һ. б. Тискәре бер персонаж турында сүз барган урында рецензент болай дип тә язып куйган: “...хатыны була инде бу!”, “Пүчтәк!”, “Ха, ха! Мине көлдермәкче була, имеш!”, “Ну и ну!”, “Автор да тел беләм дип уйлый инде, ә!”

...Автор авыр сулап кулъязмасын читкә этеп куйды, күзләрен йомды. 1938 еллар тирәсендә “Чаян” журналында бер рәсем чыккан иде – автор ул вакытта әле бала гына иде, әмма менә хәзер шул рәсем аның күз алдына килде. Анда бер кибетнең жалоба кенәгәсенә теркәлгән дәгъвалар һәм сельпо председателенең боларга җаваплары язылган иде. Дәгъва: “Ни өчен кибеттә тоз юк?” Җавап: “Күзең чыкканмыни, бүген генә бер йөк алып кайтып аудардык бит”. Дәгъва: “Ни өчен кибет вакытында ачылмый?” Җавап: “Ачылмый калганы юк бит әле, атаң башы кирәкмени тагын!”

Бер-береңә сәламәт мөнәсәбәт, профессиональ ихтирам, игътибар – язучылар арасында норма булып кабул ителергә тиеш. Язучы, әгәр ул үз халкының вәкиле икән, һәр яңа әсәр, аның авторы белән кызыксынырга, аның уңышларына шатланырга, аңа ярдәм кулы сузарга әзер торырга тиеш. Рус язучыларында шул сыйфат көчле. Узган елда миңа бик күп рус язучылары белән аралашырга туры килде. “Сез нинди бәхетле, сезнең Абрамовыгыз бар”, – дим. “Юк, безнең Абрамов кына түгел, Распутин да бар әле”, – дип шатланып, горурланып әйтәләр. Бездә – шагыйрьләр арасында ничектер, прозаиклар арасында исә эш болайрак тора: яңа проза әсәре язган кеше бер-бер гаеп эшләгән сыман йөри, аның әсәреннән беренче чиратта гел кара якны гына эзлиләр, аңа ярдәм, киңәш бирәсе, җылы сүз әйтәсе урында яңа әсәр авторы белән коридорда келәт баскычында очрашкан мәчеләр кебек сыртны кабартып узалар. Иң әйбәте – бер кеше дә укымый торган сәнгать-әдәбият дөньясына ярты тиенлек тә яңалык, файда өстәми торган суррогат хикәя бастыру – аны укымыйлар да, тотып та карамыйлар, аның каруы җаның тыныч була. Алай да эшләп караган бар. [...]

...Бераздан язучының әсәре дөньяга чыгарыр өчен эшкәртелә башлады. Аның текстындагы сүзләрне алыштырдылар, җөмлә ахырындагы “иде”ләрне сыздырттылар, матур яңгырамый диделәр. Фигыльләрне, исемнәрне үзгәрттерделәр. Дөп-дөрес, төп-төгәл җөмләләр ясалды, ул җөмләләр шома, укырга җиңел иде һәм алар барысы да конвейердагы заготовкалар кебек бертөсле иде.

Автор үзе белән эш иткән рецензент, редакторлар кулына Ш.Камал, Г.Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан килеп керсә, аларның теленнән нәрсә калыр иде икән, дип уйланды. Ш.Камал телендәге үзенчәлекләрне бүгенге рецензент, редактор “таләпләреннән” чыгып сыза, төзәтә башласаң, менә боларны беренче чиратта “шомартырга” кирәк булыр иде. “Үзеңме чәй ясыйсың?”, “Ишекне чалт итеп кенә ябып куя”, “Әткәй кем белән сөйли?”, “Анда күрерсез, кая түгәләр” (“Акчарлаклар” әсәреннән). Г.Тукай җөмлә конструкциясенең менә мондыен да кулланган:

Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»