поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.07.2015 Милләт

“Переведи! Татарча өйрәнәбез”дә Самара Әлмәтне җиңде

Татарстанның “Яңа гасыр” каналындагы “Переведи! Татарча өйрәнәбез” тапшыруы күпләргә таныштыр, мөгаен. Анда, гадәттә, ике кеше катнаша. Күптән түгел бу уенда якташыбыз, Самарада яшәүче Гакыйль абый Әхмәтҗанов та катнашты. Казаннан кайткач ул “Бердәмлек” редакциясенә килеп, тәэсирләре белән уртаклашты.

- Гакыйль абый, сез анда ничек барып эләктегез соң?

- Гаиләбездә бу тапшыруны бик яратып, даими карап барабыз. Кайбер уенчыларга караганда да җавапларны тизрәк табабыз. Шулай булгач, ник безгә дә уенда катнашып карамаска?

Хатыным Гөлсирә белән: “Без дә бит туган телебезне яхшы беләбез икән. Әйдә, көчне сынап карыйк әле” - дип телевидениега шалтыраттык. Күп тә үтми, уенга чакырдылар һәм без Казанга юл тоттык. Тапшыру январь ахырында ук төшерелгән иде. Ә экранга 25 июньдә генә чыкты. Аны “ТНВ - Планета” каналында 30 июньдә кабатлап күрсәттеләр.

- Көндәшегезнең Татар¬станда яшәвен белгәч: “Та¬тар телен миннән яхшы¬рак беләдер”, дип каушама¬дыгызмы соң?

- Һич юк. Мин дә бит татар авылында - Шенталы районының Татар Әбдекиендә туып үскән кеше. Инде 38 ел буе Самарада яшәсәк тә, гаиләдә тик татар телендә генә сөйләшәбез. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да туган телебезне бик әйбәт белә. Шуңа күрә Әлмәттән килгән көндәшем Әмирҗан ага Талипов белән татар телендә бер дәрәҗәдә сөйләштем, дип әйтә алам.

- Гакыйль абый, телеви¬дениеда сезне ничек каршы алдылар? Уен ничек узды?

- Бар да бик әйбәт оештырылган иде. Тапшыруның баш редакторы Раил Өметбаев (шушы ук каналда “Татарлар” тапшыруын да алып бара) башта безнең белән озак кына сөйләште, уенда катнашырга теләк белдергән өчен рәхмәт әйтте. Камералар алдында бераз каушап калсак та, соңрак уен белән мавыгып китеп, аларга игътибар да бирми башладык. Алып баручы Илсур Нәфыйков та, төшерү группасы да безне үзләренчә рухландырып тордылар.

Беренче турның темасы “Прогноз” дип атала иде. Аны Әмирҗан ага Талипов белән икебез дә бик җиңел үтеп, ничьяга уйнадык.

Тугыз ел урман хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, икенче турда тәкъдим ителгән ике темадан мин “Гөмбәләр” дип аталганын сайлап алдым. Һәм чынлап та, бирелгән 6 сүзнең дә тәрҗемәсен дөрес атап, көндәшемне өч очкога артта калдырдым.

Ә менә финал уены берникадәр авыррак булды. “Чикләвекләр” темасы да миңа якын булуга карамастан, очколар саны буенча әле Әмирҗан ага, әле мин алга чыктык. Ахырда, 40 балл җыеп, мин җиңүче булдым, ә Әмирҗан аганың күрсәткече 32 балл гына иде. Менә шулай итеп, татар телен белү буенча Самара Әлмәтне җиңде дә куйды.

- Гакыйль абый, бу уенда сезнең өчен иң кызыклы сорау кайсысы булды?

- Эчендә берничә әйбер яткан кара тартмага кулыңны тыгып, шуннан берәр әйберне аласың да, татарча атамасын әйтәсең. Дөрес җавапка өстәмә балл бирелә. Мин тартмадан “шомарткыч кәгазе” тартып чыгардым. Хәзер мин аның ничек дөрес аталуын шикләнмичә әйтә алам. Ә уен вакытында башымда “наждачная бумага” дигән сүз генә бөтерелде. Логикамны кулланып: “Аның белән тигез булмаган җирләрне шомарталар бит, димәк, исеме дә шомарту белән бәйле”, - дип уйладым да, “шомарткыч кәгазь” дип әйттем. Менә шушы бирем минем өчен иң дулкынландыргыч һәм иң кызыклысы булды.

- Уен нинди тәэсирләр кал¬дырды?

- Гомумән, телевидение проектында катнашу - үзе зур вакыйга. Тормышта зәңгәр экраннардан гына карап белгән тапшыруларны алып баручылар белән очрашу гына да ни тора! Көндәшем Әмирҗан ага Талипов белән дә дуслашып киттек, бер-беребезгә даими шалтыратышып, аралашып торабыз хәзер.

Телебезне өйрәтүче шундый проектлар күбрәк булсын иде. Анда яшьләрнең, балаларның катнашуы куандыра. Димәк, яшь буын кешеләре дә үз телен яхшырак белергә, тирәнрәк өйрәнергә тели. Өлкәбездә, шәһәребездә дә туган телебезне өйрәнү, аны саклап калу өчен төрле чаралар оештырылып, ешрак үткәрелеп торсын иде.


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.07.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»