поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.07.2015 Җәмгыять

Гарасат аксубайлыларны түбәсез калдырды (ФОТО)

Быелгы җәйдә гарасатлар бигрәк тә еш кабатлана башлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, узган ялларда булган көчле җил, яшен аркасында, Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Минзәлә районнарында яшәүче 11 меңгә якын кеше утсыз калган булган. 15 мәктәпнең ут чыбыклары өзелгән. Казанда да кайбер районнарда 5 сум акча зурлыгында боз яуган диделәр.

Аксубай халкы бу юлы гарасаттан аеруча  зур зыян күргән. Районда мондый көчле давыллы яңгыр бер атнада икенче тапкыр әйләнеп килгән икән инде.
 
– Узган якшәмбедә төштән соң сәгать өч белән дүрт арасында көчле җил чыкты. Санаулы минутлар эчендә агачлар ауды, гарасат йорт түбәләрен куптара башлады, кайбер калайлар хәтта һавада очып йөрде, – дип сөйләде бу хәлләрне үз күзләре белән күргән аксубайлылар. 
 
Аксубай районының «Сельская новь» газетасы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 48 йорт түбәсез калган, 135 йортның түбә калае купкан, 900 йортта ут чыбыклары өзелгән. Газ торбаларына да зыян килгән. Район башлыгы Камил Гыйльманов һәлакәт булган урыннарга үзе барган. Хәзер Аксубайда зыян күргән кешеләргә ярдәм итәләр, кичектергесез хезмәт күрсәтүчеләр төнлә дә эшли. Күп авылларда ут чыбыклары ялганган инде. 
 
Башкортстан Республикасына кергән Октябрьск шәһәрендә дә боз яуган. Көчле давылда автомобильләр өстенә калайлар очып төшкән. Ә күршедәге Ютазы районы Урыссу авылында бар да тыныч. 
 
– Октябрьскига бездән 20 минутлык юл, югыйсә, шөкер, җилләп яңгыр яуды, зыян китермәде, – диделәр Урыссу авыл җирле үзидарәсендә.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасаттан зыян күргән очракта 112 бушлай номеры буенча хәбәр бирергә киңәш итә.
 
Кама Тамагы районында да айдан артык яңгыр төшкәне юк иде. Урамнарны тутырып, ташулар агызып койган яңгырга сөенеп бетә алмады район халкы. 
 
Һава торышына килгәндә, бүген, 7 июль көнендә, синоптиклар көндез 17 градус, төнлә 15 градус җылы вәгъдә итәләр. Атна азагына кадәр аз болытлы һава торышы саклана. Һаваның уртача температурасы + 20+25 градус булачак.
 
 
 
 
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 07.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»