поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Хатын! Син минем белән кибеттәге кассир сыман салкын сөйләшәсең! Мин синнән чыгып китәм!
    – Пакет кирәкме?

Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Дога кылу тәртибе

Дога кылу тәртибе хакында Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлата:
 
 
- Илфар хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Дога кылу турында Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр бармы?
 
- Вәгаләйкүмәссәләм. Әйе, бу хакта Аллаһы Тәгалә изге Коръәни Кәримдә, Фуркан сүрәсенең 77 аятендә әйтә. Бу аять һәммәбезгә нәсихәт булырдай гаҗәеп бер аятьтер, газиз кардәшләрем.  Ул аятьне тәрҗемә итсәк “Әгәр сезнең догагыз булмаса, Аллаһы Тәгалә сезгә игътибар итмәс иде” дигән мәгънәсенә төшенербез. Шушы аятьтән аңлашылганча, дога аша без Аллаһы Тәгаләнең берлегенә, барлыгына инануыбызга дәлил кылабыз. Дога белән Аллаһка ялварабыз. Ләкин дога ул тел белән генә түгел, мәгәр кешенең эчке бер халәтеннән чыгарга тиешле гыйбәдәттер. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешмә син, нинди генә эшләрдә эшләмә син, әгәр Аллаһтан сорау, дога кылу булмаса, Аллаһы Тәгалә безгә артык игътибар да итмәгән булыр иде. Әлеге аятьтә бу ачыктан-ачык аңлатыла.
 
- Һәрбер нәрсәнең тәртибе булган кебек, дога кылуда да бер тәртип-кагыйдә бардыр, шулаймы?
 
- Әйе, бу гыйбәдәтнең дә үзенең әдәбе бар. Дога кылганда без аны үтәргә тиешбез. Иң әвәл, дога кылганда һәрберебез кулларны күтәреп, Аллаһка ялварырга тиешбез, чөнки Пәйгамбәребез хәзрәтләре: “Аллаһы Тәгалә сезнең дога кылу нияте белән югарыга күтәрелгән кулларыгызны догагызны кабул итмичә буш төшерергә оялыр”, - диде. 
 
- Дога кылуның вакытына килгәндә, мөселман кеше һәрвакыт, һәр урында дога кыла аламы, әллә инде аерым вакытлары бармы?
 
- Доганы кайчан телисең, шул вакытта укырга мөмкин. Ләкин дога кылуда фазыяләтле вакытлар бар, ягъни дога кабуллыгына сәбәпче булган вакытлар. Ул вакытларның 70тән артык төре билгеле, иң истә кала торганнарын укучыларыбызга әйтеп үтәргә кирәк, ул да булса күк күкрәгәндә, яшен яшнәгәндә, кар яисә яңгыр яуганда, җомга вакытында, азан әйтелгәннән соң һәм башка вакытларда дога кылу бик саваплыдыр. 
 
- Дога кылганда өстәмә аять-сүрәләр укырга кирәкме, әллә инде кеше үзенә кирәкле әйберне генә сорап Аллаһка мөрәҗәгать итәме?
 
- Дога кылганда әвәл Аллаһы Тәгаләгә сәнәләр, ягъни мактаулар әйтергә тиешлебез: юктан бар итүче Аллаһы Тәгаләгә мактау вә дан булсын дип. Янә шуннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в.  салаватлар әйтергә тиешлебез, аннан соң догага мохтаҗ булган әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны исебезгә төшереп, аларның рухлары шат булсын дип Аллаһка дога кылырга тиешлебез. Аннан соң гына үзебезгә, йөрәк парәләребезгә, туган-тумачалырыбызга саулык-сәламәтлек  сорап, әгәр дә кешенең күңелендә борчуы, тәнендә авыруы яисә нинди дә булса хаҗәте бар икән, шул теләген дога аша Аллаһка җиткерә. Үзенең догасын кылып бетергәннән соң кеше янә Пәйгамбәргә салаватлар әйтә. Укып бетергәч, “Амин” дип битен сыпыра. Дога кылу турында дини китапларда бик тәфсилләп язылган. Рәшидә Исхакыйның “Намаз уку тәртибе” дип аталучы китабында дөрес итеп дога уку мисалы китерелә.
 
- Танышларым арасында тагын бер еш яңгырый торган сорау - дога кылу өчен тәһарәтле булу кирәкме?
 
- Юк, бу мәҗбүри түгел. Тәһарәт – ул намазның шарты. Ләкин намаздан соң кылынган дога киртәсез кабул булыр дигән хәдис тә бар.
 
- Илфар хәзрәт, кайбер кешеләрдән “Тормыштагы вак-төяк әйберләр турында Ходайдан сорамыйлар, аның глобаль проблемаларны хәл итәсе бар. Һәр кешегә дә вакыты җитми”, -  дигән фикерләр ишеткәнем бар. Шулай әйтү гөнаһтыр бит?
 
- Әлбәттә, чөнки Аллаһының бар нәрсәгә дә вакыты да, көче дә җитә. Аның кодрәте чиксез. Әй, мөэмин-мөселманнар, без Ходайдан сорарга тиешлебез. Аллаһы Тәгалә дога кылучыны, сораучыны бик ярата, чөнки һәрберебез дога аша Аллаһка инануыбызны күрсәтәбез. Әңгәмәбезнең башында ук әйтеп үткән Фуркан сүрәсен тагын бер кат искә төшерсәк, шушы сүзләргә дәлил табарбыз: “Әгәр сезнең догагыз булмаса, Аллаһы Тәгалә   Юкса дога кылуның әһәмияте хакында Аллаһы Тәгалә Үзе безгә әйтеп калдырган.  Менә шушы аят өстендә уйланып, һәрвакытта да Аллаһка ялварып яшәсәк иде. Күп чакта гыйбәдәтләребезне дә кылабыз, уразаларыбызны да тотабыз, намазлар укып, 7-8 тапкыр Хаҗ кылабыз, ләкин нинди генә дәрәҗәләргә ирешмә син, әй, инсан, синең Аллаһка ялваруың булмаса, эчке халәтеңнән дога чыкмаса, кылган гыйбәдәтләребез өчен  Аллаһ безгәартык игтибар итмәячәк. Һәрвакытта да, нинди генә рәвештә яшәмик, Аллаһка ялварып яшибез икән, шул вакыт Аллаһының рәхмәтенә ирешербез. Шул вакыт Аллаһы безгә хәерлесен насыйп итәр, иншалла. Догаларыбыз ихлас күңелдән булсын иде.  
 
- Сезнең сүзләрдән соң “Амин” дияргә генә кала. Илфар хәзрәт, һәрвакыттагыча, тулы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы