поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
04.07.2015 Догалар

“Бакара” сүрәсе

“Бакара” сүрәсе белән танышырбыз. Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли: 
 
- Шәүкәт хәзрәт, “Бакара” Коръәннең иң зур сүрәсе санала, анда 286 аять бар. Димәк, аңлавымча, бу сүрә Изге Китапны тәшкил итүче төп сүрәләрнең берсе.
 
- Әйе, нәкъ шулай. Аллаһының Расүле әлеге сүрә турында әйткәндә: “Һәрнәрсәнең асылы бар. “Бакара” сүрәсе Коръәни Кәримнең асылы, чөнки монда “Аятел Көрси” кебек иң олуг аять, шулай ук “Бурыч” дип аталучы  иң зур аять бар. Пәйгамбәребез с.г.в. “ “Бакара” сүрәсен укыгыз. Аны уку -  бәрәкәт. Укымау, аңа игътибар итмәү – хәсрәт. Бу сүрәне укыган кешегә сихер-бозык тимәс”, - ди. Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. сүзләренә таянып кайбер галимнәр “Әгәрдә безгә бу “Бакара” сүрәсе генә иңгән булса, безгә тормышта бу да җиткән булыр иде”, - дигән фикер дә әйтәләр. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге мәшһүр сүрәдә Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөньяны ничек алып бару турында хөкемнәр тәкъдим иткән.
 
- “Бакара” сүрәсенең һәрбер аятендә тирән мәгънәле урыннар бар. Тик шулай да кайбер аятьләргә аерым тукталырга мөмкиндер. 
 
- Әйе, берничә аятьне генә карап узсак та, җитә. Сөекле Расүлебез әйтә: “Коръәни Кәримдә бер аять бар, кем дә кем шул аятьне укып берәр нәрсә сорап дога кылса, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аның догасын кабул кылыр, ни теләгәнен бирер иде”. Әмма кайсы аять икәнлеге турында ул хәбәр итми. Ләкин кайсын әйтмичә дә, өч аятьнең берседер – “Бакара” сүрәсенең  163 нче аяте дигән. “163 нче аятьне укып адәм баласы кирәген сораса, аның догасы кабул булыр”, ди Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шулай ук әби-бабаларыбыз 156нчы аятьне укыган: ИННӘ ЛИЛЛӘҺИ ВӘ ИННӘ ИЛӘЙҺИ РАҖИГУН. Әлеге аятьне мөселманнар, гадәттә, берәр кешенең бу дөньядан киткәне турында ишеткәч укый. Тик бер кешегә хәсрәт төшсә дә, шул доганы укыса, Аллаһ Тәгалә ул адәм баласын коткарып, бәласын оныттырырмын, андый кеше бер яхшы хәбәр көтсен дигән. Димәк бу кешегә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте иңәчәк. 163нче аятьнең тәрҗемәсенә килгәндә ул “Без Аллаһы Тәгалә кулында, ул ничек язды, без шуны кабул итергә тиеш. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә янына кайтачакбыз” дигәнне аңлата. Әлбәттә, авырлык килгән вакытта кеше кемгәдер сыенырга тиеш. Ә бу аятьтә Аллаһы Тәгалә ничек сорарга кирәк икәнен безгә Үзе аңлата. “Бакара” сүрәсенең тагын бер фазыйләтле аяте бар – 102нче аять. Ул гаиләдә ир-хатын мөнәсәбәтләре бозылганда, күп тавыш чыкканда укыла. Гаиләдән бәрәкәт, тынычлык китсә, икесенә дә суга шушы аятьне укып эчәргә яисә шул су белән госел коенырга киңәш ителә. Шул очракта бу гаиләдән бозыклык китеп, гаиләдә янәдән тынычлык урнашыр, бәрәкәт кайтыр, иншалла. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. “Бакара” сүрәсе турында тагын бер хәбәре иңде: “Кем дә кем бу сүрәне өендә укыса, аның йортына 3 көн мәлгун-шайтан керә алмас. Аеруча яңа йортка кергәч сахабаларның, Greitos Paskolos Verslui | Palankiausios paskolos sąlygos галимнәрнең шушы сүрәне уку тәҗрибәсе булган”. Өегезгә берәр куркыныч янаса да, әлеге сүрә ярдәмгә килер. 
 
- Хәзрәт, “Бакара” сүрәсе 48 биттән тора. Барысын да уку кайбер кешеләргә җиңел булмаска да мөмкин. Андыйларга нәрсә киңәш итер идегез?
 
- Һәммәсенең дә көченнән килмәсә, кыска да, бик уңайлы да бер ысулы бар. “Бакара” сүрәсенең башындагы 5 аятен укыса - аны әби-бабалар “Әлиф, ләм, мим” дип белә, аннары “Аятел Көрси”не һәм ахырындагы 2 аятен укыса,  “Бакара” сүрәсен тулысынча укыган шикелле булыр. Пәйгамбәребез тагын да җиңеләйтеп болай диде: “Кем ахырдагы 2 аятьне укыса, ягъни 285-286нчы аятьләрне, мәсәлән, кич белән укып ятса, аның йорты иртәнге намазга кадәр имин булыр ди.  
 
- Шәүкәт хәзрәт, иң зур сүрә турында шундый тәфсилле дә, аңлаешлы да итеп сөйләгәнегез өчен сезгә Аллаһының рәхмәте яусын. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы