|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Яхшы ир сорау догасы
Бер-берсен яратучы, кайгыртучы, ярдәмләшүче ир белән хатын-кызның ихласлык һәм сабырлыкка нигезләнгән үзара тормыш итүе – гаилә дип атала. Уңышлы гаиләдә - җанга тынычлык, йөрәккә ял. Ләкин гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазифаларын үтәргә тиеш. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Тик дин белгечләре фикеренчә, тормыш итәр өчен ирне сайлау – тагын да әһәмиятлерәк гамәл. Бу фикер белән остазыбыз, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров та килешә.
- Тормыш итәр өчен хатын сайлау – бер әһәмият булса, ирне сайлау тагын да мөһимрәк. Чөнки Пәйгамбәребез дә с.г.в. “Нинди ирең – шундый синең җәннәтең”, - дип әйтеп калдырган. Риваятьләрдә дә “Җәннәттә никяхлашкан ирең белән булырсың”, - диелгән сүзләр бар. Кызларга ирне шуны күздә тотып сайларга киңәш итәр идем.
Тормыш иптәше сайлау хакында күп хәдисләр бар – һәммәсендә дә төп фикер – ирне тәкъвалыгына карап сайлыйлар. Чөнки Аллаһтан курыкса, гаилә башлыгы саналган ир-ат үзенә йөкләнгән барлык вазифаларны да намуслы башкарачак. Ә моңа исә гаиләнең матди хәлен генә түгел, рухи сәламәтлеген тәэмин итү дә керә.
- Яхшы ирне гомерлеккә юлдаш итеп сайлау өч кешедә тора: беренчедән, кыз үзе сораса, икенчедән, әти-әнисенә йөкләнә. Ата-ана кызларыннан алдан ук бу хакта кайгыртып куярга тиеш. Кияүгә чыгарга ниятләгән кызның гаиләсендә яхшы тормыш иптәше насыйп булсынга Ходайдан ярдәм сорап дога белән ялваралар. Ул мәшһүр дога күпләргә таныш һәм болай яңгырый: Раббана әтинә фиддунья хәсәнәтәү вә фил ахирати хәсәнәтәү вә кыйннә газәбәннәр. Кайсебер риваятьләрдә дин белгечләре әлеге Коръән аятьләрен өйләнү аятьләре дип атый. Ни өчен? Чөнки мәгънәсен карап китсәк, әлеге доганың беренче өлешендә “Әй, Раббым! Бу дөньяда миңа барча изгелекләреңне бир!” дигән сүзләр бар икәнне күрербез. Ә дөньяда иң зур изгелек – ул яхшы хатын, яхшы ир. Шуңа күрә хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре, әлбәттә, шул ирләрендә. Ә инде доганың икенче өлеше – кыямәт көнендә дә миңа изгелек бир ягъни шул ирем белән бергә җәннәттә дә булырга насыйп ит дигәнне аңлата. Әлеге доганың бер юнәлеше менә шул. Аны никах алдыннан уку – бик саваплы эш.
Әлеге доганы кызлары булган һәр ата-ана да кылса яхшы, чөнки Гайшә анабыз р.г. әйткәнчә, никях – ул кызыңны коллыкка тапшыру. Алай гына да түгел, киләчәктә кәләшнең туганнары белән элемтәне тоту-шулай ук ирдән торачак.
Әйе, Аллаһ ир-атны туйдыручы, киендерүче һәм яшәү урыны хәзерләүче булганга күрә хатыны өстеннән хуҗа итте. Бу хакта изге Коръәндә, Хатыннар сурәсенең 34нче аятендә язылган. Тик хәдистә әйтелгәнчә, әгәр хуҗа буларак ир кеше булдыра алып та, үзенең вазифаларын үтәмәсә - Аллаһ каршында җавап бирәчәк.
Гаилә кору – сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәте. Һәрбарчабызга да бу савапка ирешергә һәм бәхетле гаилә тормышы корырга насыйп итсен. Ә киләсе атнада без изге хатынны сорау догасын карап китәрбез. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|