|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Күз тиюдән дога
Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә бар. Шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә юк түгел. Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласын күз тию сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр эзәрлекли. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа да с.г.в. очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга ышанырга өндәп йөргәндә дошманнары аңа күз тидереп комачауларга тырышкан. Бу хакта соңрак Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә” дип әйтеп калдырган. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди әһәмиятле нәрсә икәнен аңларга була. Дошаманнарыннан шул рәвешле зарар күреп, интегеп йөргән вакытта Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә сөекле Расүле Мөхәммәдкә с.в.г. ике аять җибәрә. Алар Коръәни Кәримдә “Тәбәрәк” сурәсеннән соң килүче “Каләм” (яки аны “Нур” сурәсе дип тә атыйлар) сурәсенә кертелгән 51-52нче аятләр. Аларның кыскача мәгънәсен “Кешеләр кемгә дә булса начарлык кылырга теләсә дә, Коръән аятләрен укып, Ходайдан ярдәм көткән кешегә бернинди дә явызлык тимәс” дип аңларга кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в. шул аятьләрне укып күз тиюдән сакланган. Болары саклану чарасы. Ә күз тигән очракта аннан ничек котылырга? Әлеге сорауга җавапны “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бирә.
- Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да ул махсус дога укып шифалана ала. Бу дога - хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла. ӘГУЗҮ БИКӘЛИМӘТИЛЛӘҺИ ТӘӘММА - МИН КУЛЛИ ШАЙТАНИ ВӘ ҺӘӘММӘҺ - ВӘ МИН КУЛЛИ ГААЙНИН ЛӘӘММӘҺ. Әлеге хәдистә “Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам” диелә.
Күз тигән вакытта Коръән аятьләрен укып кеше үзен –үзе өшкерә ала. Бу шулай эшләнә: үзләрен өшкерү максатыннан мөселманнар беренчедән, “Бисмилла” әйтеп тәһарәт ала. Икенчедән, ике рәкагәть нәфел намазы укый. Өченчедән исә, догада күтәрелгән кебек кулларын күтәрә дә кирәкле атльәрне укыганнан соң уч төпләренә өч мәтрәбә “Өф” дип өрә һәм шул куллары белән баш очыннан алып аяк очларына кадәр бөтен тәнен сыпырып чыга. Болай уку һәм сыпыруны рәттән өч тапкыр эшләргә кирәк. Әлеге доганы ятларга авырсынганнар өчен барыбызга да таныш “Әл-Ихләс” (ягъни аны “Колхуаллаһ” дип тә әйтәләр - Ә.Г.), “Әл-Фәләкъ”, “Ән-Нәс” сурәләрен укып үзенне өшкерсәң дә яхшы санала. Аларны исебезгә төшереп кабатлап китсәк комачау итмәс. “Әл – Ихләс” сурәсе “ Кульһү-әллаһү әхәде. Әллаһүс – самәде. Ләм йәлиде – үз ләм йүләде. Үә ләм йәкүлләһүү күфү-үән әхәде” дип, “Әл-Фәләкъ” сүрәсе “Кул әгүүзү бираббил фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде” дип һәм “Ән-Нәс” - “Куль әгүүзү бираббиннәәәс. Мәликиннәәәс. Иләәһиннәәәс. Миң шәррил үәсүәәсилханнәәәс. Әлләзии йүүәсүисү фии судүүриннәәәс. Минәл җиннәти үәннәәәс” дип укыла.
Шулай эшләгәндә күз тиюдән котылып була. Әйтергә кирәк, бу аятьләрнең күбесен мөселманнар намазда укый. Димәк, иманлы кеше көненә биш мәртәбә үзен өшкерә дигән сүз.
- Тик намаз укый белмәүчеләр күз тиюдән әлеге аятьләрне су яисә ризыкка укып котыла ала, - дип аңлата Шәүкәт хәзрәт. - Кеше үзен өшкерә ала, әлбәттә, тик моны берәр туганы яисә якыны башкарса, тагын да яхшырак. Чөнки тарихка күз салсак, Пәйгамбәребезне с.г.в. күз тигән вакытларында аның сөекле хатыны Гайшә р.г. өшкергәнен белербез.
Хәзрәт күз тиюдән котылуның тагын бер ысулын өйрәтте:
- Тагын бер юлы бар - әгәр кеше үзенең күзе катылыгын белә торып (бу аңа Ходай тарафыннан сынау буларак та бирелергә мөмкин), берәр кешегә сокланып карап, теләмәсә дә, күз тидергәнен аңлаган очракта, су алып, йөзен һәм кулларын юып, шул суны күз тидергән кешегә дә юынырга бирсә, теге бәндәнең күз тиюе китәчәк, иншАллаһ.
Әйе, чыннан да, без еш кына кешенең матурлыгына сокланып карарга яратабыз һәм үзебез дә теләмәстән шул рәвешле кешегә күз тидерәбез. Бу аеруча сабыйларга караучыларга хас. Нарасыйларны күз тимәслек итеп карарга теләсәгез, сезгә бала янына килгәч, аның тирәсенә бераз төкереп “Сөбеханалла – машалла” дип әйтеп карарга кирәк. Ә инде үзебезне күз тиюдән сакларга теләсәк, һәрдаим тәһарәтле йөрергә һәм еш кына “Аятел – көрси”не укырга киңәш ителә. “Бисмилла” әйтеп башны уң кул белән сыпыру да яхшы саклану чарасы санала. Аллаһу Раббыбыз безне шайтанның барлык начарлыкларыннан сакласын һәм тормышыбызны имин итсен иде дигән теләктә бүгенгә саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм.
--- |
Иң күп укылган
|