|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Салават әйтү
Инсаният өчен нинди дә булса файда эшләгән кешенең исемен ихтирам илә зикер итү – һәрбарчабызның зур бурычы. Менә без дә үзебезнең мәңгелек сәгадәтебезгә сәбәпче булган, бөтен гомерен безнең тынычлыгыбыз, рәхәтебез өчен кайгыртып үткәргән бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбәрак исеме телгә алынганда, аңар үзебезнең рәхмәтләребезне һәм ихласлы сәламнәребезне җибәрергә тиешбез. Әлеге гыйбәдәтне дин белгечләре салават әйтү дип атый. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте белән чолганган Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам, аны әдәбиятта кыскартып с.г.в. дип язалар – Ә.Г.) безнең салаватларыбызга ихтыяҗы юк, әлбәттә, чөнки, безгә мәгълүм булганча, кыямәт көнендә барлык Пәйгамбәрләр дә гөнаһлары гафу ителгән рәвештә туп-туры җәннәт бакчаларына керәчәк. Тик салават әйтүнең мәгънәви җәһәтеннән соң фазыйләтләре шактый икән. Бу хакта безгә тулырак “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли. - Салават әйтүнең җәмгыятебез өчен әһәмияте әйтеп бетергесез, чөнки әлеге олы гыйбәдәт кешеләрнең авырлыкларын, бәла-казаларын күтәрергә сәләтле. Ягъни мәсәлән, безнең өстебезгә берәр кайгы, авырлык яки бәла-каза төшергә тиеш булыр иде, әмма мөэмин-мөселман сөекле Пәйгамбәребез исемен зикер итеп, күп тапкыр салаватлар әйткән булса, шул бәла Аллаһы Тәгаләнең киң кодрәте һәм рәхмәте белән язмыштан сөртелә.
Остазыбызның сүзләренә нәтиҗә ясап әйтсәк, салават бәрәкәте астында кеше кайгыдан котыла ала икән. Салават әйтүнең тагын бер зур фазыйләте – ул дога ишекләрен ачып җибәрә. Ягъни берәр соравыбыз бар икән, иң элек Ходайны, аннары Рәсүлебезне мактасак, гөнаһларыбызның гафу ителүен сораганнан соң гына бөтен ышануыбыз белән дога кылсак, ул кабул ителми калмас, иншАллаһ. Салаватларның бик күп төрләре бар. Берникадәре намазга кертелгән. 5 вакыт намаз укучылар көненә 10-12 тапкыр салават әйтә. Ә намаз укый белмәгән кешегә салаватны ничек әйтергә соң?
- Намаз укымаучылар салаватны күңеленнән яисә телдән әйтә ала. Аның тәртибе гади: тормышыбызда Пәйгамбәребез Мөхәммәд дигән олуг исемне ишеткән вакытта, без кыен булмаган сүзләрне әйтәбез. Сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам, дип. Китапларда аны кыскартып с.г.в. дип язганнарын очратканыгыз бардыр инде. Бу сүзләрнең мәгънәсе “Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә үзенең сәламен ирештерсә иде” дигәнне аңлата. Бу гарәпчә теләк кебек яңгырый. Ә инде дога итеп тулырак әйтергә теләсәк, Аллаһуммә салли галә Мөххәммәд дибез, яисә Сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам тәслимән касыйрә дисәк тә дөрес санала. Менә салаватлар шундый кыска гына һәм катлаулы түгел.
Чыннан да, Шәүкәт хәзрәт белән килешми мөмкин түгел - әлеге салаватларны һәммәбез дә әйтә ала. Моңа хәтта балаларны да өйрәтеп була. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә “Бер адәм баласы минем исемем зикер ителгәндә, миңа 1 мәртәбә салават әйтсә, Аллаһу Раббыбыз ул кешегә 10 мәртәбә салават әйтер” дип искәртә. Моннан салават әйтүнең нинди олы гыйбәдәт икәнлеге аңлашыла инде. Хөрмәтле кардәшләр, тормышыбызның һәр мизгелен тирән мәгънә белән тулыландырыйк һәм файдалы белемнәргә ирешү өчен дога кылыйк. Газетыбызның киләсе санында без салават әйтү темасын берникадәр дәвам итәрбез һәм азан әйтелгәннән соң укыла торган доганы өйрәнербез, инш Аллаһ. Һәммәбезгә дә Ходайның рәхмәт ирешсен. Әссәләмүгаләйкүм.
--- |
Иң күп укылган
|