|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2015 Шоу-бизнес
Илназ Бах кулын сындырган?Татар эстрадасының танылган һәм популяр җырчысы, автор-башкаручы Илназ Бах җәйге ялны гаиләсе белән Арчага һәм тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисованың туган ягына кайтып, су коенып, җиләк җыеп, имәннән себерке әзерләп үткәрә. Шул ук вакытта Салмачы бистәсендә төзелә торган йортларына да баргалыйлар. Шушы арада Илназ "Узган гомер узар инде" җырына клип төшергән. "Клипны Казанда төшердек. Сюжеты бик кызыклы, тамашачыларга ошар дип уйлыйм. Якын арада телевизор экраннарына чыгачак, Алла бирса", - диде җырчы. Сюжетын Илназ тулысынча сөйләргә теләмәде, бары шунысы мәгълүм: җырчының анда кулы сына.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|