15.06.2015 Мәгариф
Инша китап укырга өйрәтми
Апрель ахырында Россиянең Иҗтимагый палатасында мәктәпләргә кертелгән йомгаклау иншасының нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары болай да рус теленнән БДИ кысаларында инша язалар һәм, имтихан шартлары кырысландырылгач, укучы, телиме-теләмиме, аны мөстәкыйль язарга мәҗбүр булачак иде.
Имтиханның “С” өлеше баланың ни дәрәҗәдә грамоталы яза белүен, фикерләрен формалаштыра һәм дәлилли алуын күрсәтә. Шуңа күрә өстәмә аттестация чарасы кертү – кирәксез бер нәрсә ул. Моны Иҗтимагый палатаның Фәнне һәм мәгарифне үстерү комиссиясе әгъзасы Роман Дощинский да билгеләп: “Өстәмә аттестацион процедура буларак, йомгаклау иншасы кертү җәмгыять тарафыннан төрлечә кабул ителде, ә хәзер без аның нәтиҗәләрен бәяләүдә дә аңлашылмаучылык күрәбез”, – диде.
Сөйләшүгә чакырылган рус теле укытучылары иншага әзерләүнең методологик базасының формалаштырылмаган, бәяләү күрсәткечләренең исә артык йомшак булуыннан зарландылар. “Укытучылар укучыны аттестациягә ничек әзерләргә кирәклеген, ә иң мөһиме, аның ничек булырга тиешлеген аңлап бетермиләр. Бу билгесезлек болай да аттестацион процедураларның күплегеннән интеккән укучыларга да күчә”, – диде академик Марьяна Безруких.
Фикер алышуга җыелучылар, һәр сүздә хата җибәрсә дә, укучының сынауны уза алуыннан зарланыштылар. Минемчә, бу йомгаклау иншасының бердәнбер өстен ягы – ул укучыга каушамыйча үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирә. Югыйсә элегрәк бездә шулай иде: чыгарылыш имтиханында кимендә 4-7 биттән торырга тиешле инша “5ле”гә бәяләрлек булсын өчен, укучы аны бер хатасыз язып тапшырырга тиеш иде. Теманың көтелмәгәндә игълан ителүен, вакытның бик кысан булуын һәм эмоциональ халәтнең бик киеренке икәнен искә алсак, иҗади эшне үзенчәлекле һәм хатасыз итеп эшләп тапшыру мөмкин түгел икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә имтиханның бу төре укучыларның укытучы ярдәме белән тоталь рәвештә күчерүләреннән тора иде.
Медаль алырга өметләнгән укучыларга ярдәм өчен укытучыларның махсус бригадасы әзер торды, тема игълан ителүгә, алар китапханәгә чаптылар, “медалист” өчен тегеннән-моннан йолкып темага туры китерелгән иншаны әвәләделәр. Район мәгариф бүлегендә иншаларны тикшерергә җыелган имтихан комиссиясе икенче көнне күрә: медальгә дәгъва кылучыларның иншалары игезәк туганнар кебек бер-берсен кабатлый, чөнки бер үк чыганаклардан күчерелгән. Эчтәлеккә игътибар итеп тормыйсың инде шуннан соң, бөтен көч язма эштәге хаталарны лезвие белән кырып төзәтүгә сарыф ителә.
Мондый матавык совет мәктәбендә дистә еллар буе дәвам итте, аны яңа Россия мәгарифе дә эстафета итеп алды һәм шундый озын күз буяучылык марафоныннан соң иншага ничек әзерләргә кирәклеген, аның ничек булырга тиешлеген берәү дә белми. Никадәр генә яманласак та, БДИның “С” өлешендәге инша – үзенең күләме, формасы белән дә укучының белемен, сәләтен тикшерүнең иң оптималь ысулы иде. Бөтен бәла шунда гына: укучыларның зур күпчелеге диярлек “С” өлешен башкара алмыйлар. Әмма куркыныч юк, бәяләү күрсәткечләре шулай куелган: син язгансың икән, эшең бер тиенгә яраксыз булса да, күпмедер балл туплыйсың. Бу исә мәктәптән котылып чыгарга җитә.
Йомгаклау иншасын керткәндә, чиновникларда шундый өмет тә бар иде: укучылар иншаны язар өчен матур әдәбиятны укырга мәҗбүр булмаслармы? Монысы да кысыр өмет, чөнки һәркем белә: әдәби әсәр турында фикер әйтү өчен бу очракта аны уку мәҗбүри түгел. Иншаны уңышлы язу өчен теоретик әдәбият белән танышу да җитә. Хәзер инде Интернетта иншаларның әзер калыплары җитәрлек, укучыларның яхшы әзерләнгәннәре шулардан файдалана.