10.06.2015 Җәмгыять
Хәбир Ибраһим: “Шигырь укыган өчен хатын яңакка сукты”
– Хәбир әфәнде, сез илдәге бүгенге вәзгыятьтән канәгатьме?
– Юк. Олигархлар миллиардлар эчендә йөзә. Мондый зур илнең бервакытта да бәхете булмаячак. Бу ил белән идарә итү мөмкин түгел. Безгә һаман җир җитми. Кырымны алдык инде. Күптән түгел вафат булган язучы Валентин Распутин: “СССРны бетереп, күпме җирне югалттык”, – диде. Булган җиреңдә цивилизация кор син! Юк бит! Безнең илдә кеше һаман бәхетсез, артык зур ул чөнки. Ни өчен пенсия турындагы законнарны гел үзгәртәләр? Чөнки пенсия фондына акча җитми. Россия буенча пенсияләрне түләп кара син, анда бит миллиардлар китә! Венгрия, Болгариядә ул кадәр пенсионер юк. Бездә җитештерү юк, ә миллиардлаган пенсионер бар. Бу илдә бәхет беркайчан булмаячак!
– Гомер буе властьны сүктегезме?
– Сүктем.
– Сүккәч авыррак кына түгелме?
– Авырлыктан курыкмыйм, үземне дә гомер буе сүгәләр. Мине мактарга ярамый. Гел сүгеп торырга кирәк.
– Дөрес итеп мактасалар дамы?
– Кешене бервакытта да дөрес итеп мактамыйлар. Мактауның асылында һәрвакыт хөсетлек ята. Кеше сине мактый икән, димәк, аңа синнән нәрсәдер кирәк дигән сүз.
– Нинди акчага яшисез?
– Фәкать гонорарга. Көне-төне язам, туктаганым юк.
– Язу бер нәрсә, алар кайда басыла соң?
– Газеталарда. Чаллы театрында өч әсәрем бара. Тинчурин һәм башка театрларда да куялар.
– Хәбир драматург түгел, кеше көлдермәгез инде, диючеләр бар.
– Димәк, кемнеңдер юлына аркылы төшкәнмен. Тинчурин театрында “Төн яна учакта” исемле әсәрем бара, кереп карадым. Матур куйганнар, халык елый. Киносы да бар иде. Кемдер мине яратмый икән, аңа да рәхмәт. Ләкин бер кешенең фикере белән генә килешеп булмый.
– Үзегезне драматург дип саныйсызмы?
– Драматург, шагыйрь һәм прозаик мин. Өченче романымны язарга утырдым. Утыз спектаклем куелган. Әгәр мин драматург түгел икән, нишләп минем әсәрләрне театрлар куя соң?
– Камал театры куймый ич...
– Бер Камал театрының гына куйганы юк. Бәлки ул сәясәттер. Алар күбрәк Европага карый. Татар әсәрләрен куясылары килми. Һәрбер драматургның бер әсәрен куйсалар да, Камал театры әзрәк җанланып китәр иде.
– Мәдәният министрлыгына: “Минем әсәрләрне куймыйлар”, – дип жалу белән барып булмыймы?
– Драматурглар җыйнаулашып министрга керергә дигән сүз булды. Һәр театр драматургның бер әсәрен ел саен куеп барырга тиеш. Башкортстанда шулай.
– Кайчан керергә уйлыйсыз? Камал театры Фәрит Бикчәнтәевнең шәхси театры түгел бит.
– Дәүләт театры ул. Әмма күп кенә режиссерлар ялгышып, шәхси театрлары дип саный башлый шул. Министрга керергә тиеш идек, драматург¬лар оешма алмыйлар, әллә куркалар, әллә... Мин курыкмыйм. Югалтасы әйберем юк.
“Кияү абый” дигән әсәремне Буага барып карадым. Чаллы театры куйган. Халык яратып карый. Шул пьесамны Камал театрына чакырып укыттылар, аннары миннән көлделәр. “Сезгә бүтән кермәячәкмен”, – дип ишекне бәреп чыгып киттем.
– Сез бит ТАИСның (Татарское Агенство интеллектуальной собственности) директоры. Эшегез судта икән.
– 2012 елда ТАИС пенсия фондына акча күчерергә тиеш дип закон кабул иткән булганнар. Миңа хәтле “ТАИС”та Туфан абый директор иде. Ул да, хисапчысы да белмәгән. Тикшерү килеп төште, түләргә диделәр. Судка бирдек, әмма суд безне якламады. Аннары Самарага аппеляция судына бирдек. Пенсия фондына 4 миллион сум бурычыбыз бар. Әмма бу “чи” закон. Бер яктан караганда идеаль әйбер ул, әгәр дә театрлар пенсия фондына 27% өстәмә түләп барса. Пенсиягә чыкканда пенсияне күбрәк алачакбыз. Әмма аны кем түли соң? Законны кабул иткәннәр, ләкин каян алу механизмын язмаганнар. Безнең бит табыш юк, бизнес белән шөгыльләнмибез.
– Кайда яшисез?
– Апас районы Борнаш авылында, туган йортымда әни белән яшәдем. Гел аның янына кайтып йөрдем. Күптән түгел 88 яшендә җирләдем үзен. Әни үлгәннән соң бер җөмлә язганым юк әле. 26 февраль көнне үлде. Ятим бала кебек йөрим, тормышым орбитасыннан чыкты. Кыен. Өйгә кайткач, әнине сагынып елап утырам. Авылда 104 яшьлек карчык үлде, улына 80 яшь: “Ятим калдым, ничек яшәрмен”, – дигән. Шуның шикелле мин дә. Әнинең китүенә әлегә ияләшеп бетеп булмый.
– Әтиегез?..
– Ул 2005 елда 93 яшендә үлде. Миллионер “Ленин” колхозының рәисе иде. Абыем Таһир Ибраһимов та Ябалак авылында колхоз рәисе.
– Рәис гадел генә эшли алмыйдыр инде ул?
– Әти рәис булган чор – бик кырыс вакытлар иде. “Өен артык зур салган”, дип әти өстеннән шикаять язганнар иде. Өйне үлчәп йөрүләрен хәтерлим. Ул чагында түрәләр хәзерге кебек кылана алмады.
– Романнарыгызны кайда яздыгыз?
– Авылда. Авыл яздыра. Авыл якын бит – 100 чакрым гына. Эштән соң шунда кайтып роман язам. Бер сәгать 20 минутта кайтып җитәм.
Бүген язучылар авылга кайтып та карамыйлар. Авылны белмиләр. Бер абзый романымны гаепләп чыкты: “Дөреслеккә туры килми, ничек инде кеше икенче кешенең җинаятен үз өстенә алсын”, – ди. 7-8 кеше бер кешене үтерәләр һәм: “Ал үз өстеңә, калганнар төрмәгә утырмый, ә без сине ярдәмебездән ташламыйбыз”, – диләр. Теге абзый: “Авылда андый нәрсә була алмый”, – ди. “Абзый, син өеңдә ятма, кайт авылга да кара”, – дидем. Авылны бөтенләй белмиләр. “Яңа Гасыр” каналында баручы “Аулак өй” тапшыруы да ясалма.
Ул авыл юк инде. Бүгенге авылда фахишәлек, эчкечелек чәчәк ата. Авылда фахишәләр телефон номерын таратып йөриләр.
– Кайсы авылда ул?
– Әйтмим. Бик теләсәң, үзеңә генә бирермен. Мин фахишәләр белән йокламыйм. Хатыным бар. Фахишә бит сиңа мәхәббәт, наз бирә алмый, фикция генә ул. Аны кемнәр генә яратмаган! Нәрсәгә аның белән вакыт әрәм итәргә? Җан җылысын бирә алмый ул.
– Җан җылысы, мәхәббәт кирәкме сезгә?
– Мин мәхәббәтсез яши алмыйм. Мин – мәхәббәт шагыйре. Хатынга да әйтәм: “Мин мәхәббәт шагыйре, гашыйк булырга тиешмен”, – дим.
– Гашыйк кына булып каласызмы? Читтә мәхәббәтләрегез булмадымы? Әллә татар язучысы бу турыда сөйли алмыймы?
– Үзем сөйли алмыйм, шигырьләрем сөйли.
Синең җиңел сулышыңа
Ходай үзенең җанын кушкан.
Кердем җылы куышыңа,
Кочагыңда яздым һуштан.
Ә син шундый иркә идең,
Йоклатмадың төннәр буе.
Без хушлаштык иртән таңда
Юк дөньяның бездә уе.
– Хатын көнләшәме?
– Бу шигырьне бер компаниядә укыган идем, анда хатын да бар иде. Укып бетергәч, яңакка сукты. Хатын мине бик ярата, шуңа көнләшә. Молодец инде ул, аның белән яшәргә җиңел. 1966 елгы. Кыза торган гадәте бар үзе... Ат тибенәме? Ат типкәне бармы сиңа?
– Алла сакласын!
– Миңа типте. Ат кешнәп, кызып ала, аннары тына. Минем хатын да шулай. Бер-ике сәгать кыза ул, андый вакытта дәшмим. Агрессиягә агрессия белән җавап бирмим. Аннары ул тына, бернәрсә калмый. Тормышым бик кызык. Сөйләсәм, ике том яза аласың. Мәхәббәт маҗараларым күп. Әти 75 яшендә туктаган: “Сания, минем бетте, мин тиздән үләрмен инде”, – дигән. Ирлек көче 75тә беткән. Әле миңа 56 гына. Шуннан уйла инде...