поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
09.06.2015 Шоу-бизнес

«Шәһри Казан» гади генә бер кыздан эстрада йолдызы ясарга алынды (ВИДЕО)

Бүгеннән без яңа проект башлап җибәрәбез: Яңа елга кадәр «Шәһри Казан» җырчы булырга теләгән Альбина Әбдрәшитова иҗатын күзәтеп барачак. Проектны «Шәһри Казан» Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге «Аксу» студиясе белән тормышка ашыра, Альбинаның продюсеры – Илфак Шиһапов.

«Йолдыз»лыкка кандидатураларга таләпләребез бик йомшак иде: ул гади гаиләдән, авыл кызы булырга тиеш, музыкаль белеме булу хуплана, татарча камил белүе шарт. Проект зур акчаларга корылмаган, кеше үзе эшләп танылырга тиеш.

Альбина Әбдрәшитова Башкортстанның Федоровка районы Әтәч авылында туып-үскән, 11 яшендә җырлыйсым килә, дип, әти-әнисен тинтерәтеп, Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназиягә укырга кергән һәм виолончельдә уйнау серләренә өйрәнгән. Әлбәттә, аңа кадәр үк авылдагы бөтен тамашаларда катнашу, микрофонга җырлаган тавыш чыксын өчен, «стенка» эченә башны тыгып җырлаулар, зур сәхнәгә чыгарга хыялланулар да булган...
 
– Гимназиядә күбрәк инструментларга игътибар иттем, җырлауны бик кайгыртмадым, – ди Альбина. – 10 нчы сыйныфта Казан музыка көллиятенә кереп карарга булдым. Казанга әни белән бардык, «Татар халык жыры» бүлегенә укырга кердем. Җырларга шунда өйрәндем. Хәзер IV курсны тәмамлыйм. Вокал укытучым – Эльвира Хәбибуллина, фольклор укытучысы – Мәсгут абый Имашев. «Әтиемә» дигән беренче «үз» җырымның көен дә Мәсгут абый язды. Буш вакытта гитарада уйныйм, театрларга, операларга йөрим. Классиканы да яратам, төрекмән, төрек, үзбәк җырларын да тыңлыйм.
 
Без нәрсәне күзәтәчәкбез? Альбина шушы көннәрдә генә продюсеры бе­лән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Менә бу мизгелнең видеосы:

Финанс керемнәре һәм чыгымнары турында отчет алып барылачак, Яңа елга кадәр аның альбомлык җырлары тупланып, ул «Аксу» студиясендә дөнья күрергә, аннары үзенең концертлары башланырга тиеш. Ике атнага бер газета битләрендә аның яңалыклары бирелеп барачак. Видеоязмаларны исә shahrikazan.com сайтыннан карый алачаксыз.
 
Альбина күбрәк моңлы җырларны үз итә. Тавышы үзенчәлекле, диапозоны киң. Шуңа беренче яздырылган җырлар да «Җидегән чишмә» һәм «Олы юлның тузаны» булды.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы