|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2009 Җәмгыять
ТҮЗӘ ШАГЫЙРЬ БАШЛАРЫФаил Шәфигуллин байтак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлегендә чыгып килүче «Тынгысыз каләм» стена газетасының мөхәррире булды. Шул вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдонимнар) белән бик күп хикәяләр һәм хикәячекләр язды. Әмма язганнарының барысын да пөхтәләп җыеп бармаган ул. Безнең өйдә сакланучы «Фаил архивы» папкаларында әлеге «Түзә шагыйрь башлары»ның беренче бите юк иде. Аны безгә, тагын кайбер әсәрләре белән бергә, радиодан «Йомрыбаш» көлке тапшыруларын алып баручы язучы Заһид Мәхмүди бирде. Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. ТҮЗӘ ШАГЫЙРЬ БАШЛАРЫ
...Егерменче гасырда хәзерге кебек унҗиде әдәби журнал юк иде әле. Шул бердәнбер «Казан утлары».
Егерменче гасырның җитмешенче еллар башында «Казан утлары» журналының поэзия бүлеге мөдире И. Юзеев дигән шагыйрьнең бер көнне шигырь укып дөнья шаулатканы бик нык хәтергә сеңеп калган. Ул чагында редакциядә ун шигырь уку бик зур геройлык иде инде ул! Ни өчен дисәгез, бүлек мөдиренең эш көне менә болайрак уза торган иде.
Иртә белән сәгать тугыз тулар-тулмас редакция бүлмәсенә тәмәкече кеше килеп керә. И. Юзеев белән кул биреп күрешә. Хатынының, әнисенең, бала-чагаларының, туган-тумачаларының хәлен бик тәфсилләп сораша. Әле бу вакыт И. Юзеев биш кенә юл шигырь укырга өлгергән була. Әмма тәмәкече кешенең сорауларына җавап бирә-бирә, әлеге биш юл шигырьдә ни турында сүз барганлыгын хәтердән чыгарып җибәрә. Тәмәкече кеше тәмәкесен тартып бетереп, саубуллашып чыгып киткәч, гәҗит укучы керә (өенә бер гәҗит тә яздырмаганлыктан, ул гәҗитне редакциягә килеп укый). Үзе бертуктаусыз И. Юзеевка сораулар яудыра, теге яки бу вакыйгага карата аның мөнәсәбәтен сорый. Гәҗит укучы чыгып киткәч, И. Юзеев әлеге шигырьне яңабаштан укырга керешә. Ләкин керешеп кенә кала—ишектән эшләпәле кеше килеп керә. Ике арада кызыклы һәм шигърият өчен бик файдалы әңгәмә башлана.
– Ябыгып киткәнсең әле син.
– Шулаймы?!.
– Элек таза идең.
– Э...
– Моңда эшлисеңмени?
– Әйе.
– Өстәлең зур икән.
– Зур.
– Шигырь укыйсыңмы?
– Әйе.
– Ләбибә килмәдеме әле?
– Юк шул.
– Нигә килми икән?
– Белмим.
– Гариф үзендәме?
– Белмим.
– Бикләнеп утырадыр, шәт.
– Шулайдыр.
Эшләпәле кеше чыгып киткәч, И. Юзеев тагын өстәленә иелә. Бусагада күзлексез ханым күренә.
– Гафу итегез, сез Нури Арсланов буласызмы?
– Илдар Юзеев мин.
– Гариф үзендәме?
– Белмим.
– Телефон номеры элеккечәме аның?
– Элеккечә.
Күзлексез ханым И.Юзеевны яңа шигырьләр алып килдем дип сөендерә. Хәзер үк укып-танышып чыгуын һәм журналның бер айдан чыгасы санына тәкъдим итүен үтенә. Сүз уңаенда үзенең редактор белән таныш булуын да искәртеп куя. Аның шигырьләрен укыгач, И. Юзеевның эченә җылы йөгерә, маңгаеннан борчак-борчак тир бәреп чыга.
Күзлексез ханым чыгып киткәч, И. Юзеев берничә минут ишеккә карап утыра. Тирләгән маңгаен сөртә һәм янә алдында яткан шигырьгә текәлә.
Ишек шакыйлар. Яшь кенә малай керә. Әдәби консультант Г. Рәхим фатихасы белән килгән икән. Шигырьләре, һичшиксез, дөнья шаулатырлык, имеш. Утыралар. Укыйлар. И. Юзеевның тагын маңгае җылына. Тик күңеле боз кебек. Яшь шагыйрь ачулана, үпкәли. Ишекне бик каты ябып чыгып китә.
Ниһаять, ишекне шакымый-нитми генә олы шагыйрь керә.
Өстәлгә төргәк куя. Сибгат Хәкимгә укыттым, яхшы шигырьләр дип әйтте, ди. «Арпа» дигәнен генә бирсәң ярый, бирмәсәң ярый, дип әйтте, ди. Минемчә, бирергә кирәк, үземә бик ошый «Арпа», ди. Шигырьләремне Шәйхи Маннурга укытсаң, риза-бәхил түгел, ди.
И.Юзеев сәгатенә карый. Бәхеткә каршы төшке аш вакыты җиткән икән. (Кыздырылган тавыклар, кызыл балык, кара икра кебек ризыклар сирәк була торган иде ул чагында ашханәләрдә). И. Юзеев олы шагыйрь белән саубуллаша да, ярый, ярый, фәлән агай, дип, буфетка борчак боткасы белән сыер ите ашарга китә.
Ул ашап килгәндә инде аны бүрекле берничә кеше көтеп утыра, һәркайсының редакциядә моннан алты-җиде ел элек җибәрелгән шигырьләре ята икән. «Н. Арсланов үч итеп басмый яткырды, син объектив, эчкерсез, нәзберек шагыйрь, Илдар энекәш; табып журналга басыйк әле шул шигырьләрне», диләр. Бүлмәдә берничә минут кәгазь бураны уйнап алганнан соң, ниһаять, тегеләрнең шигырьләре табыла.
«Бармактан гына суырып язылган икән шул болар», – ди И. Юзеев шигырьләрне укып чыккач. Тегеләр ант итәләр. Без аны йөрәктән чыгарып яздык, диләр. Берсе: «Кәҗүнни гонорар жәлме әллә сиңа?» – дип әзрәк балавыз да сыгып ала.
Бүрекле кешеләр артыннан ишек ябылырга өлгерми, бусагада олы яшьтәге яшь шагыйрә пәйда була. «Тыңла әле, Илдар,—дип кычкыра олы яшь шагыйрә, ишектән керә-керешли үк, – Чаллы турында поэма яздым». Олы яшь шагыйрә, идән уртасына басып, югары пафос белән 2700 строфаны шытырдатып укып чыга да пальтосын салып чөйгә элә һәм янәдән укырга тотына:
Чаллы ул – таш кала, Чаллы ул – яшь кала. Керешен бетердем, Поэмам башлана...
Бер караганда, И. Юзеев күзләрен ачкан килеш черем итә сыман, икенче караганда, ник туганына үкенеп утыра шикелле.
Олы яшь шагыйрә киткәч, ишектә тәмәкече кеше күренә. И.Юзеевның йөзенә нур иңә, күзләре яктырып китә.
Тәмәкече кешенең гаилә, бала-чагалар, мәктәп, дача турындагы сорауларына бик рәхәтләнеп җавап бирә ул.
Сәгать кичке алтыны суга.
Өстәл өстендә укылып бетмәгән өч бит шигырь ята.
1973, октябрь.
--- |
Иң күп укылган
|