27.05.2015 Бәйрәм
“Ашыкма, мичтән бәлешне алыйм әле”
Сабан туе – авыл халкы өчен иң зур бәйрәм, иң зур күңел ачу чарасы. Ул татарларга гына хас махсус бер милли бәйрәм. Сабан туе авылларда элек язын, сабанга төшкәнче үткәрелгән (хәзерге кебек июльдә, августта түгел). Бәйрәм – башта бер, аннан икенче авылда була, анда шактый кунак кайта иде. Авыл халкы, һәрвакыттагыча, бик кунакчыл. Бәйрәм беткәч, һәркем үзенең кунагын һәм күрше авылдан килгән таныш-белешен өенә алып кереп, сыйлап-хөрмәтләп озата. “Кунак күргән” кеше, әлбәттә, тиз арада каршы чакырып ала иде (әйтик, Түбән Стәрле сабан туенда кунакта булган кеше Югары Стәрле сабан туенда тегеләрне үзенә чакырып ала). Әлеге бәйрәмдә төрле кызыклы хәлләр дә килеп чыга иде, әйтик...
Сабантуй бара. Бер әби кашыкка йомырка салып йөгерү ярышында катнашырга ниятли. Ләкин, ничек кенә тырышса да, кашыкны тешли алмый, чөнки тешләре юк. Кешеләрне көттереп, ун минутлар азаплана бу. Шулчак судья хатын, халыкны болай тоткарлап булмас дип, артык калган кашык белән йомырканы эләктерә дә, ярышучылар янына үзе баса. “Их, тешем юк, булса, сезгә беренчелекне бирер идемме соң?!” – ди әби, кашык кабып йөгереп китүчеләргә.
* * *
Бер сабан туенда Зиннәт абый белән Хәтифә абыстай да кунак чакыралар. Кичә күрше авыл сабан туенда ярыйсы гына кунак булган Зиннәт абыйның бүген башы авырта. Кунаклар тизрәк килсә, баш төзәтер иде, ә алар килмиләр дә, килмиләр. “Мин кунакны тизләтеп килим әле”, – дип кыбырсый ул. “Кая ашыгасың, бәлешне мичкә утыртмадым бит әле”, – ди Хәтифә апа. Зиннәт абый ишекле-түрле бераз йөри дә, тагын: “Мин барып, тегеләрне алып килим әле”, – ди. “Ашыкмачы, мичтән бәлешне чы-гарыйм әле”, – дип, Хәти-фә абыстай аны тагын туктата. Тәмам тү-землеге беткән Зиннәт карт, җайлап кына: “Хәтифә, ул... бәлеш... бик кирәк нә-мәстәмени соң ул?” – дип сорый...
Хәзер безнең якта табында утырганда хатын-кызлар, “бәлешең бик уңган” дип, хуҗабикәне мактый башласалар, ирләр, исләре китмичә генә: “Бә-леш... бик кирәкле нә-мәстәмени ул?” – дип шаярталар.
* * *
Сабан туе тәмамланганнан соң Галимҗан белән Илдус күрше авылларындагы танышларына кунакка баралар. Хәл-әхвәлләр сөйләшеп, матур гына бәйрәм итәләр. Ару гына салып, “ташлары кызып” киткәч, Галимҗан: “Их гармун да булса!” – дип куя. Кунак теләге – хуҗага закон: йөгереп кенә кереп, күршесеннән гармун алып чыгып, Галимҗанга тоттыра. Ә аның гомерендә дә гармун уйнаганы юк икән. Инде нишләргә? Хуҗа ниндидер йомыш белән өстәл яныннан киткән арада, Галимҗан авылдашының колагына пышылдый:
– Мин тальянны тартып җибәргән булырмын, ә син астан аның ике теленә бик каты итеп басып торырсың, шылдымы? Аннан мин: “И, агайне, моның астагы ике теле бата икән, уйнап булмый инде”, – диярмен.
Кунаклар уңайсыз хәлдән шулай котылалар.
* * *
Узган ел авылга (Азнакай районы, Югары Стәрле) сабантуйга кайткан идем. Таныш-белешләр белән сөйләшеп торам шулай. Арадан берәү:
– “Бер чиләк”не күргәнең юкмы? – дип сорап куйды. – Сәмигулланы әйтәм инде, кушаматы үзгәргән ди. “Тәкәрлек” түгел, “Бер чиләк” икән ул хәзер. Икегез дә Казанда яшәгәч, тарихын беләсеңдер инде...
Беләм, билгеле. Мин тактым бит аңа яңа кушаматны. Бервакыт Казансуга балыкка баргач, Сәмигулладан: “Күпме балык тоттың?” – дип сораган идем, “Ике кило тирәсе”, – диде. “Бәй, бер чиләк дигәннәр иде ич!” – мин әйтәм. “Әйе, ышанмасаң, әнә, кара, чиләк шунда утыра”, – диде ул. Карасам, ярты кило әйбер сыешлы пластик чиләк утырып тора! “Их, син, “бер чиләк!” – дигәнемне сизми дә калдым шулчак. Яңа кушамат авылга ничек кайтып ирешкән диген син – әкәмәт!