26.05.2015 Җәмгыять
Чебенле укутычысы Мәлләфә исемен Кларага алыштырган
Газетабызда ветеран-журналист Фарук Нәфиевнең «Исеме җисеменә туры киләме?» дигән язмасын бик кызыксынып укыдым. Бу темага багышлап «Т.Я.» битләрендә элегрәк тә байтак язмалар дөнья күрде. Ә менә Фарук ага аңа үзенчә якын килеп, үз нәселе, туган төбәгендәге исемнәр мисалында шактый кызыклы күзәтүләр ясаган. Димәк, бу мәсьәлә бик тә актуаль, күпме генә язсаң да, фикер әйтелеп бетмәс кебек. Мин дә үземнең кайбер уй-фикерләремне язарга булдым әле.
Балаң, онык, оныкчык туу шатлыклы вакыйга. Аллаһым, сау-сәламәт бала бир дип телисең (10 апрельдә беренче оныкчыгым туды, шуңа да шатлыклы көннәрем). Бала дөньяга килгәнче, әллә никадәр исемнәр табасың, мондый исемдәге кешеләрне барлыйсың, матур сыйфатларын да күзаллыйсың.
Укыганым бар: күк җисемнәрен исем итеп кушуны Аллаһы Тәгалә ошатмый диләр. Шулай да Һава, Йолдыз, Марс, Чулпан, Венера һ.б. исемнәр кушылган. Исемнәргә Айны катнаштыру да ярамый дигәнне укыганым булды. Ярый торгандыр. Әнә нинди матур исемнәр барлыкка килгән бит: Айрат, Айгөл, Айсылу...
Кайбер кеше ата-анасы кушкан исемгә бик канәгать булып яши, ә кемнәрдер үсә төшкәч исемнәрен алмаштыралар. Укытучылар киңәшмәсендә миннән сорыйлар:
– Сезнең Чебенле авылында безнең авыл кызы Мәлләфә укыта, әйбәт кенә эшлиме?
– Юк, бездә андый кеше юк. Клара исемле кыз укыта.
– Ә-ә-ә, исемен алыштырган инде алайса, – диделәр.
Шулай булган шул. Шәһәрдә туган бер кыз балага Айсылу исемен кушкач, әбисе: «Юк, кирәкми, бу авылча була, урысчага әйләндерегез», – дип Светлана исеме куштырганнар. Менә шундый заман, исем дә мода кебек үзгәреп тора.
Урыста Медведев, Уткин, Гусев, Волков, Кривошеев, хәтта Дураков та бар. «Кайчандыр аларның әби-бабайлары Медведь, Заяц, Гусь булдылар микәнни?» – дигән сорау туа. Юктыр, болар кушамат кынадыр... Ярый әле татарларда андый исемнәр юк...
Минем Ситдыйка әби 100гә кадәр яшәде. Ул: «Исемне уйлап кына кушарга кирәк, ул балага бәхет, тәүфыйк теләп торыр Аллаһы Тәгалә», – дия иде. Күптән инде уйлап йөрим: Калмия авылында биш Кәшифә бар иде. Бөтенесе уңган-булган, урак белән көненә 25-30 сутый иген ура торганнар, арыш тулган капчыкларын кулларында уйнатып арба төяүчеләр. Менә шулар картаймыш көннәрендә барысы да сукырайдылар. Кәшифә әнкәем дә 6 ел сукыр булды, 94 яшендә бакыйлыкка күчте. «Кара әле, кызым, ничек алай булды икән, әллә безгә исем килешмәде микән?» – дигән иде әнкәй, аптырап. Аннары: «И-и, барысы да Аллаһы кулында инде», – дип юанды.
Үзем хакында да бераз язып китим әле. Дүртенче бала булып, төпчек булып туганмын. Яраткан инде әткәй: «Бу минем мең тәңкәлек кызым», – дип мактанып йөргән. Ул озын буйлы, чибәр, шаян булган. Бүреген кыңгыр салып, күкрәк киереп, авыл Советына миңа туу турындагы таныклык алырга барганда Һәдия түтәй очраган: «Кая киттең әле, Әһли, кош тоткандай шатланып», – дип сораган. «Кызыма Әлфия куштырабыз, таныклык алырга барам», – дигән әти. Ә Һәдия түтәй: «Гөлләр кебек матур булсын, Гөлфия куштыр», – дигән. Шулай булган да. Бу минем өчен матур истәлек, миңа 2,5 яшь булганда әти сугышка киткән, шунда үлеп калган. Әтием истәлеген саклап гомергә Әһлиева фамилиясендә калдым. Нигә фамилияңне үзгәртмәдең, диючеләр булды. Ирем Мирзанур үпкәләмәде анысы, балалар Галимов фамилиясен йөртәләр бит. Исемнең эчтәлеге дә мәгънәле булсын дибез бит. Әһли сүзе күп кенә догаларда да очрый. Бер урында Әһли – җәннәт, Әһли – нур дип укыла, «Йәсин» сүрәсендә дә бу исем кабатлана, Аллага шөкер.
Фарук ага бик кирәкле, тирән эчтәлекле язмасы белән минем күңелемне дә кузгатты, зур рәхмәт аңа. Минем үземнең дә кызыксынган тема бу. Авылда барысы да күз алдында бит, бәби тугач исеме кем икән, дип кызыксынабыз. Соңгы вакытта Әмир, Самир, Сәет, Тимерхан, Әмирхан, Эмиль, Камил, Айзилә, Розалия, Азалия, Әдилә кебек исемнәр куела. Сау-сәламәт, тәүфыйклы балалар тусын. Тигезлектә, татулыкта яшәргә язсын. Әти-әнисенә, әби-бабасына шәфкатьле булсыннар, чөнки баланы дөньяга тудыру да бик авыр, үстерүе тагын да авыррак.