24.05.2015 Җәмгыять
Ә сез икенче хатын алуга ничек карыйсыз?
Тиздән Россиядә күпхатынлылык өчен җинаять җаваплылыгына тарта башларга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттагы утырышта әнә шул мәсьәләне күтәрмәкче. Парламентның гаилә, хатын-кыз һәм балалар комитеты әгъзасы Ольга Алимова сүзләренә караганда, 1996 елга кадәр Россиядә күпхатынлылык өчен җәзага тартканнар. Тик хәзерге Җинаять кодексында андый маддә юк.
Кичә республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та күпхатынлылык күренешенә тискәре мөнәсәбәттә булуын белдерде. Сез күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:
– Мин күпхатынлылыкка каршы. Аллаһы Тәгалә тарафыннан дүрт хатын алу рөхсәт ителгән. Тик күп кеше Коръәндәге шушы аятьнең дәвамын укып бетерми. Анда: “Әгәр сез ул хатыннарны бертигез ярата, күрә, тәэмин итә алмасагыз, сезгә бер хатын белән яшәү хәерлерәк”, – диелгән. Безнең җәмгыять әле бу күренешкә әзер түгел. Хәзерге ир-атларның күбесен әле башта бер хатынны гына яратып, хөрмәтләп, кадерләп яшәргә өйрәтергә кирәк. Гаилә мәсьәләләре буенча белгеч буларак шуңа игътибар итәм: гаиләләр күп, ләкин араларында бәхетлеләре бармак белән генә санарлык. Бала яки фатир дип, кыскасы, нәрсәдер хакына яшиләр, тик ике арада дуслык та, мәхәббәт тә юк.
Рөстәм ИСХАКЫЙ, журналист:
– Шәхсән миңа Ходайдан бирелгән бер хатыным да җитә. Мөнәсәбәтемне тискәре яки уңай дип әйтәсем килми, чөнки Ислам дине буенча дүрт хатын алырга ярый. Тик моның да махсус шартлары бар. Халык күпхатынлылыкны башка мәгънәдә, әйтик, җенси ихтыяҗларны канәгатьләндерү дип кенә аңламасын иде. Моңа гына корылган гаилә озак яши алмый, динле, рухи яктан бай гаиләләр генә озын гомерле була. Миңа калса, динле, рухи һәм матди яктан бай ир-ат бар шартларын үтәп (хатыннары бер-берсе белән дус булу шарты да монда керә), һәркайсына бертигез мөмкинлек биреп яши ала икән, моның зыяны юк. Тик Татарстан, Россиянең күпчелек халкының рухи-матди хәлен карасак, күпхатынлылык кирәкми.
Диләрә ИЛАЛЕТДИНОВА, җырчы:
– Берьюлы берничә хатын белән ничек яшәмәк кирәк! Моны күз алдыма да китерә алмыйм. Бу бит – хатын-кызны хөрмәт итмәү дигән сүз. Күпхатынлылык дигән төшенчә бар икән, күпирлелек күренеше дә булсын. Менә шунда булыр гаделлек! Күпхатынлылык өчен җинаять җәзасын кертүне дә хуплыйм. Гүзәл затларның да күбесе шул фикердәдер, миңа калса.
Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, “Туган авылым” мәчете имамы:
– Күпхатынлылык өчен җәза бирә башласалар, илебез бозыклык юлына басты дигән сүз. Әгәр моның өчен җәза бирәләр икән, хыянәт иткән өчен шулай ук җәзага тартырга кирәк. Әгәр сиңа, хәләл рәвештә бер хатыннан башка тагын берсен үзеңә хатынлыкка алып, аңа шулай ук матди яктан ярдәм итеп, торырга урын, балаларына үзеңнең исемеңне биреп яшәргә рөхсәт булмаса, ә “сулга” йөрү рөхсәт ителсә, безнең илебез түбән тәгәрәячәк. Бу инде – кешелек нормаларын бозу дигән сүз. Күпхатынлылык азгынлык түгел ул, киресенчә, кешенең азгынлыгын тәртипкә салу дигән сүз. Дин ягыннан караганда, ислам күпхатынлылыкны чикли. Мәсәлән, исламга кадәр йөз, хәтта ике йөз хатын алырга рөхсәт ителгән. Динебез дүртне генә алырга рөхсәт итә. Бу очракта да ир-ат хатыннарына тигез итеп карарга тиеш, ягъни аларга акчаны да, вакытны да тигез итеп бүләргә, гадел булырга кирәк. Әгәр бу тигезлекне булдыра алмасаң, син инде бик зур гөнаһлы кеше буласың.