|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2009 Спорт
КАЗАНДА ФУТБОЛ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ УЗАРГА МӨМКИНПремьер-министр Владимир Путин РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Муткога Россиядә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрүгә гариза әзерләп бирү бурычын йөкләде, дип хәбәр итә "Интерфакс". Футбол буенча дөнья чемпионаты иң зур һәм иң күп тамашачыны җәлеп итә торган спорт чараларының берсе булып санала. Россия аны уздыру хокукын яуласа, матчлар илнең берничә шәһәрендә узачак. Шулар арасында Казан да булачак, дип вәгъдә иткән иде Виталий Мутко. "Мундиальне Мәскәү һәм Питер кабул итәргә әзер инде. Казанның мөмкинлекләренә дә шик юк. Ә калган шәһәрләрдә әле башкарасы эшләр күп", – дип искә төшерә аның сүзләрен "Татар-информ". Кичә Премьер белән очрашуда да министр дөнья чемпионатын 2014 елгы Олимпиадага әзерләнә торган Сочи һәм 2013 елда Универсиада оештырачак Казанда уздырып булачагын искәртте.
Чемпионат уздыруга гаризаларны Австралия, Англия, Индонезия, Япония, Мексика, АКШ, Бельгия белән Нидерланд, Испания белән Португалия дә тапшырганнар. Планета беренчелеген уздыру хокукына ирешү өчен 40 мең кешене сыйдырырлык 12 стадионга ия булу шарт. Ярышларны ачу һәм ябу тантаналары исә 80 меңлек стадионнарда уздырыла.
Фото: intersportpro.ru .
--- |
Иң күп укылган
|