21.05.2015 Мәдәният
Татарның алтын дисбесе (ФОТО)
Кеше китә, җыры кала дисәләр дә, мирасны барлап, иҗатны халыкка җиткереп торучы булмаса, шәхеснең образы җуела, иҗаты онытыла. Бу җәһәттән татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһапов бәхетле. Якташы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Рифат Фәттахов иҗатын, тормыш юлын барлап кына калмады, исемен мәңгеләштерү өчен фестиваль оештырды.
Әбием сандыгыннан башланган эш бу, дигән иде ул бер әңгәмәдә. Баксаң, әбисенең сандыгында Рәшит Ваһапов җырлары язылган “тәлинкә”ләр сакланган һәм аларны тыңлаган көннәр бала аңына бәйрәм буларак сеңеп калган икән. Аннан атаклы авылдашының каберен эзләп табу, өйрәнү, исемен мәңгеләштерү эшләрен башлап җибәрү... Бу көннәрдән соң байтак гомер үткән, фестиваль дә 11нче яше белән бара икән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хаклы: “Без фестивальнең гала-концертында айсбергның өске өлешен генә күрдек. Ә ул – чын бәйрәм иде, мәшәкате, авырлыклары исә сәхнә артында калды”. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, әлеге хәрәкәт башланып киткәндә, бездә болай да бик күп фестивальләр үтә, кирәкме соң тагын бер чара диючеләр дә булган. “Әмма ул сүзләр тынды, Ваһапов фестивале мәдәни тормышыбызда үз урынын тапты. Бүген ул дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерә, яшьләргә җыр дөньясына юл ача торган көчкә әйләнде”, – диде ул.
Фестивальнең махсус кунагы, Мария театры солисты Тимур Абдикеев та бу чараны югары бәяли. Менә шушы фестиваль татарча җырларга мәхәббәтемне тагын да арттырды ди ул. Пензада туган, балачагы Әзәрбайҗанда үткән егет бүген тырышып-тырышып татарча сөйләшә. Екатеринбург опера һәм балет театрыннан килгән Илһам Вәлиев исә: “Сәнгатьне арзанлы попса басып алган бер заманда Ваһапов фестивале кебек чаралар сулар һава кебек кирәк. Сәхнәне мин көтүчесез калган уҗым басуына тиңлим. Кем ничек булдыра ала, шулай кылана. Ваһапов фестивале исә киләчәк буын җырчыларын тәртәгә кертә, халык җырларын җырлатып тавыш мөмкинлекләрен ача, зәвыгын үстерә. Ярый әле шушындый чаралар бар, юкса милли моңнарыбыз күптән югалган булыр иде”, – дигән фикердә.
Рифат Фәттахов, бүген сәхнәдә 200дән артык кеше күрерсез, диде. Чыннан да, сәхнәдә чын мәгънәсендә җыр бәйрәме булды. Махсус кунаклар да, яшь башкаручылар да ихлас, матур чыгышлары белән сокландырды. Шунысын да искәртик: быел яшь башкаручылар бәйгесендә 100гә якын кеше катнашкан икән. Биредә Татарстан, Уфа һәм башка төбәкләрдән килүчеләр шактый иде. Димәк, милли моңнарыбыз исән, татар халкының алтын дисбесе өзелми, дип йомгак ясады Рифат Фәттахов.
Бәйгенең яңалыклары да бар. Быел вокаль ансамбльләр дә чыгыш ясады, үзешчән сәнгать вәкилләре дә үз көчен сынап карады. Үзешчәннәрдән Чуашстанның Шыгырдан авылыннан килгән Азат Абитовны тамашачы сәхнәгә кат-кат чакырды. Аларга жюри әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мондый бәя бирде:
– Быел бәйгедә катнашучылар да күп булды, географиясе дә киңрәк иде. Яңа номинацияләр барлыкка килде. Төрле жанрлар тыңлау безгә дә кызык. Ә җиңүчеләрне билгеләгәндә барыбыз да уртак фикердә булдык. Барысы да лаеклы урыннар алдылар.
Фестиваль көннән-көн колач ала. Германиядә белем алучы Илүсә Хуҗина әнә шулай ди. “Бер генә көнгә махсус шушы чара өчен кайттым. Чөнки ул миңа профессиональ яктан тагын да үсәргә мөмкинлек бирде. Оештыручылар югалган җырларны сәхнәгә кайтару, Ваһапов репертуарын яңарту җәһәтеннән дә игелекле эш башкара. Миңа аның дәвамлы булуы, яшь башкаручылар белән даими эшләве дә ошый”, – диде ул. Мөгаен, шуңа да фестивальдә буыннар чылбыры барлыкка килгәндер. Әйтик, быел бәйгедә Ваһапов фестивале лауреаты Рөстәм Асаевның кызы Гөлназ да катнашты. Җырчы уенын-чынын бергә кушып, оныкларын да бирегә алып килергә вәгъдә итте. Быел халыкчан башкару номинациясендә – Рифат Шәрәфетдинов (Уфа сәнгать академиясе), эстрада номинациясендә Әмир Әхмәдишин (Казан дәүләт мәдәният университеты) җиңде. Вокаль ансамбльләр арасында иң-иңе булып Инсаф Бәдретдинов, Алсу Сәйфуллина дуэты танылды. Җиңүчеләр “Мәйдан” каналы һәм “Болгар” радиосында ротациягә алыну мөмкинлегенә ия булды. Радио-телевидениенең дә эчтәлеге байый дигән сүз инде бу.
.jpg)
1
.jpg)
2
.jpg)
3
.jpg)
4
.jpg)
5
.jpg)
6
.jpg)
7
.jpg)
8
.jpg)
9
.jpg)
10
.jpg)
11
(1).jpg)
12
.jpg)
13
.jpg)
14
.jpg)
15
.jpg)
16
.jpg)
17
.jpg)
18
.jpg)
19
.jpg)
20
.jpg)
21
.jpg)
22
.jpg)
23
.jpg)
24

25
.jpg)
26
.jpg)
27
.jpg)
28
.jpg)
29
Вакыйф Мамедов фотолары