|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2015 Фаҗига
Берьюлы биш егет: авылда ул көнне көне буе мәет җирләделәрМай бәйрәме көннәрендә Саба районының Ике басу Арташ авылына кара кайгы килде: 3 майда бу авылда берьюлы биш егетне соңгы юлга озаттылар. 2 майда кичке унда Сабадан авылга кайтканда егетләр утырган ВАЗ-2114 машинасы каршыга килгән “Мицубиси” таксиена бәрелә. 17-23 яшьлек биш егетнең дә гомере шундук өзелә. Мондый зур фаҗигане берәр авылның күргәне бар иде микән: Арташта 3 майда көне буе мәет җирләделәр. Күрше-тирә авыллардан зират кирәк-яракларын алып тордылар, муллалар, абыстайлар, фельдшерлар чакырттылар. Чибәр, акыллы, сау-сәламәт менә дигән биш егетне, әти-әниләренең булышчыларын, киләчәккә өмет-таянычларын – Ильясны, Илфатны, Илүсне, Нурфатны, Фәнзилне бер-бер артлы җир куенына иңдерделәр. Авылдагы ул көннәрдәге хәсрәтне бер генә сүз белән дә аңлата торган түгел. Әлеге кайгы Арташтагы һәрбер гаиләгә диярлек кагылды.
|
Иң күп укылган
|