|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2015 Криминал
Татарстанда бала караучы хатын 2 яшьлек баланы мендәр каплап үтерергә тырышканТатарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерү органнары 30 яшьлек Оксана Клейманга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2014 елның 7 мартында тиешле документлары булмаган килеш, Клейманны 2 яшьлек малай һәм кызны карау өчен бер гаиләгә эшкә алганнар. Балаларның әнисе белән телдән генә килешү төзеп, ул тәүлек әйләнәсендә балаларны тәрбияләргә тиеш булган. Ләкин Клейман гаиләнең байлыгына, ике баласы булганга көнләшә башлаган. 1 августта малай авырып киткән. Баланы Клейман белән Республика балалар хастаханәсенә салганнар. Сулыш алуы кыенлашканны белгән хатын, баланы мендәр каплап үтерергә карар кылган. Якынча ун тапкыр ул бу эшне кабатлаган. Палатада ятучы чит хатын бу хәлне күреп, ярдәмгә килгән. Шәфкать туташы, палатадагы күрше хатыннар ярдәмендә баланы коткарып калганнар.
Клейман үз гаебен танымый. Җинаять эше судка тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|