|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2015 Җәмгыять
Казанда яшеннәр булырга мөмкин (ялларга ҺАВА ТОРЫШЫ)Татарстанда һәм аның башкаласында җылы һава торышы саклана. Бүген көндез термометр баганалары 22-24 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма... ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе хәбәр иткәнчә, 15-нче май төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән яшен булачак. Секундына 18 метрга кадәр көньяк-көнчыгыш, көньяк җиленең көчәюе көтелә. Яшенле яңгырлар Казанда да булачак.
Татарстан синоптиклары искәртеп үткәнчә, 13-нче майдан алып 17-сенә кадәр республика территориясендә урманнарда югары (4 класс) янгын куркынычсызлыгы саклана, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
--- |
Иң күп укылган
|