14.05.2015 Җәмгыять
Өеңә карак кермәсен дисәң, интернетка фото куйма
Үз мал-мөлкәтеңә игътибарлы булырга кирәклеген һәркем белә. Гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәк, урлауларның яртысы бөтенләй булмас иде. Ләкин бүген милеккә кагылышлы җинаятьләр арасында алар беренче урынны алып тора.
Кесә телефоннарын урлау, автомобиль, фатирларны талау буенча караклар республикада актив эшли.
- Мәсәлән, быелның 4 ае эчендә генә дә алты меңгә якын урлау очрагы теркәлде. Шуларның 40 процентка якыны полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде. Узган ел белән чагыштырганда, эшләү нәтиҗәлелеге ике процентка артты, – дип белдерде полиция майоры, Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмис Газыймов.
Машиналарга бәйле урлау очраклары Казанда гына түгел, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә “популяр” икән. Каракларны, гадәттә, сәүдә үзәкләре янында калдырылган автомобиль салонындагы зур суммадагы акча, антирадар, автомагнитола панеле, акустика һәм башка кыйммәтле әйберләр җәлеп итә. Хәтта машина утыргычындагы буп-буш сумка да кызыктыра икән аларны. Караклар бер минут эчендә машина тәрәзен ватып, теләгән максатларына ирешә. Алар салган зыянның бәясе сумка хакыннан күпкә артыграк була шул. Шул сәбәпле, автомобильләрне түләүле парковка, видокүзәтү системасы куелган территориядә калдыру зарур.
Шул ук вакытта кесә караклары да тик утырмый. 2015 елның дүрт ае эчендә кесә каракларыннан зыян күргән 400гә якын кеше булуы ачыкланган. Ә Татарстан буенча барлыгы 235 кесә карагы исәптә тора икән. Моннан тыш, җинаять җаваплылыгына ел саен 30 карак тартыла. Шунысына игътибар итәргә кирәк: зыян күргән кешеләрнең күбесе шәхси әйберләренең ни рәвешле юкка чыкканын сизми дә кала. Бу җинаятьне ачуны тоткарлый. Җәмәгать транспорты белән кулланучылар, базар, сәүдә үзәкләрендә йөрүчеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә полиция хезмәткәрләре. Акча янчыгын, букча, телефоннарны һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк.
Җәй җитү белән, шәһәрдә яшәүчеләр бакча-дачаларына ашыга. Бу, үз чиратында, фатирларның караучысыз булуыннан файдаланып, урлаучыларның активлашуына китерә. Фатир караклары берничә төргә бүленә икән: төрле чаралар ярдәмендә яки тәрәз-балкон аша фатирга үтеп керү. Моннан тыш, карак-гастролерлар дигән төшенчә дә бар. Болары бер шәһәрдән бер шәһәргә йөреп, “байлык җыючылар”. Фатирларны “яратучы” җинаятьчеләрнең күзе, гадәттә, ювелир эшләнмәләр, зур суммадагы акча, кечкенә габаритлы көнкүреш техникасы, күн киемнәргә төшә.
Җәйге сезонда, аеруча берәр җиргә озакка киткәндә, шушы кагыйдәрне истә тотарга кирәк:
- озак вакытка каядыр китүне бар кешегә белгертмәскә;
- фатирга күз-колак булу өчен ачкычны бары тик якын туганнарга гына бирергә;
- форточка, балкон тәрәзәләрен ачык калдырмаска;
- якын-тирә күршеләргә подъездда шикле тавышлар ишетелсә, полиция бүлекчәсенә хәбәр итәргә кушарга.
Ләкин шулай да, материаль яктан мөмкинлек булса, торган фатирыңны максималь рәвештә куркынычсыз итү өчен Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәте ярдәмендә сигнализация урнаштыру зарур. Хәзерге вакытта Татарстанда 45 мең фатир һәм 15 мең объект бу хезмәтнең контролендә. Подъездга видеокүзәтү системасын куйдыру да фатирны явыз ниятле кешеләрдән саклый. Беренче катта яшәүчеләргә металл рәшәткәләр куйдыру куркынычсызлык чараларының берсе булып тора. Бүген аеруча популяр булган гадәттән - социаль челтәрләрдә фатир сурәтләнгән фотолар куюдан да баш тартырга киңәш ителә.
Фатир караклары елдан-ел камилләшә бара. Төрле йозакларны өйрәнеп, аларның теләсә ниндиен ачарга сәләтле булган корал ясый. Бер яктан, алар гади тимерчыбыкны хәтерләтә. Әмма аның һәр борылмасы махсус функцияне үти.
ЭЭМ Эксперт-криминалистик үзәкнең криминалистик экспертизалар бүлеге җитәкчесе Владимир Куцевол гражданнарга ясалышлары төрле булган өч йозак куярга киңәш итә. Ни өчен дигәндә, һәрбер йозакны ачу өчен билгеле бер вакыт таләп ителә. Өч йозакны ачарга кирәк булуын белгән каракның бу фатирга керү мәгънәсе калмый инде. Татарстанда да хәзер шактый ышанычлы булган йозаклар җитештерелә. Аны тышкы яктан ачар өчен бер төрле ачкыч кирәк булса, эчке ягыннан ул бөтенләй башкача ачыла. Йозаклар чыдамлы материалдан эшләнгән булырга тиеш.
Гомумән алганда, кешеләргә үз милекләрен генә түгел, таныш-белешләренекенә дә игътибар итәргә кирәк. “Бүген күршеңнекен урласалар, иртәгә синекенә күз төшермиләр, дип берәү дә гарантия бирә алмый”, – ди ЭЭМ Эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов. Мәсәлән, Чирмешән районы рухание шушы җирлектәге авыл советы биналарындагы компьютер техникасын урлау белән шөгыльләнгән Самарның ике кешесен тоткарларга булышкан. Халык тарафыннан бары тик “02” яки ЭЭМның 2912-002 ышаныч телефонына шалтырату да, җинаять ачуны җиңеләйтергә мөмкин.
VIDEO