поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2015 Җәмгыять

Флюра Низамова: “Казанда тын ала алмыйм”

Моннан ике-өч атна элек редакциябезгә Башкортстаннан кунак килеп төште. Хәер, ул соңгы 15 елда гына Башкортстанныкы, ә болай ул – үзебезнеке, үзебезнең Флюра. “Татарстан яшьләре”ндә чирек гасырга якын эшләп, Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева псевдонимнары астында мәкаләләр язган, укучылар белән очрашкан, “Озын толым”, “Каз өмәсе” кебек чаралар оештыруда башлап йөргән, алып барган, җырлаган, редакция бәйрәмнәрендә, туган көннәрдә һәрберебезгә атап шигырьләр язган кеше ул. Аны күпләр эт-песиләр яратучы, ашарга дип сатып алган тере балыгын кызганып Казансуга җибәрүче, ярдәмгә мохтаҗ кешегә соңгы күлмәген салып бирергә әзер торучы кеше буларак та белә.

Флюра апа хәзер Башкортстанда, туган авылы Иске Шахта яши, Казанга елына бер-ике генә килеп китә. Килгәч, билгеле, “Татарстан яшьләре”нә керми калмый. Кергән саен бөтен редакцияне туйдырырлык күчтәнәчләр төяп килә. Фәлән сәгатьтә килеп җитәм дисә дә, һәрвакыттагыча соңга кала.

Бу юлы да ул гадәттәгечә төянеп, өчпочмаклар, балан бәлешләре пешереп, тавыклар кыздырып, алма-әфлисуннар күтәреп килеп керде. Ул пәйда булуга бүлмәдә ыгы-зыгы башланды, үзебезнекеләр, күрше редакцияләр керә башлады. Шулай итеп, берсе керә, берсе чыга, сөйләшә, хатирәләр белән уртаклаша торгач, сәгатьнең кичке 7 тулып киткәнен сизми дә калганбыз. Түбәндә – шул хәл-әхвәл белешү арасындагы әңгәмәбез.

P.S. Флюра апа Казанга, “Татарстан яшьләренә” урау юллар аша килгән. Авылда мәктәпне тәмамлагач, ул Уфага барып, Нефть институтына укырга кергән, анда үзешчән сәнгатьтә катнашкан, Казанга килеп Илһам Шакировны якыннанрак күрү турында хыялланган. Ник дигәндә, кечкенәдән радиодан Илһам Шакиров моңнарын тыңлап үскән. Уфада ике курс тәмамлагач, “бу минеке түгел” дип Нефть институтын ташлаган да, комсомол оешмасыннан Чаллы төзелешенә юллама алган. Чаллыда штукатур-буяучы курсларын үтеп, эшли башлаган. Чаллыда бер ел тирәсе эшләгәч, Казанга килеп, татар филологиясе бүлегенә укырга кергән...

– Син Илһам Шакировка егет кеше буларак гашыйк идеңме, әллә җырчы буларакмы?

– Икесе дә булгандыр инде. Шулай да, күбрәк җырчы, кумир буларак күрәсем килә иде. Ул вакытта Башкортстанга “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”), “Казан утлары”, ”Совет мәктәбе” (хәзер “Мәгариф”), “Ялкын” журналлары килә иде. Бу журналларга бөтен укытучылар (ә минем әни укытучы), мәктәп, китапханәләр, авыл Советы языла иде. Мин килгән бер журналны укып, Илһам Шакировның фотоларын, аның турындагы язмаларны җыеп бара идем. Бервакыт “Казан утлары”на шигырьләр җибәрдем. Кайберләре Илһам Шакировка багышланган, кайберләре үземчә фәлсәфә кору иде. “Шигырьләрегез әйбәт кенә, тагын языгыз”, – дигән җавап килде. Канатланып китеп, тагын яздым. Ә беренче шигырьләрем 1975 елда “Азат хатын” журналында басылды.

– Флюра апа, ул заманнардан бирле исәпләсәң, ким дигәндә, дүрт-биш китаплык шигырең җыелгандыр инде. Аларны туплап чыгару турында уйлаганың юкмы?

– Әллә тагы... Шагыйрьлек исеме артыннан кууның ләззәтен күрмим мин. Яшьрәк чакта, ул заманда китап нәшриятының редакторы булып эшләгән Рафис Корбан китап чыгарырга тәкъдим иткән иде. Әллә ялкаулык, әллә үшәнлек шунда – әзерләп бирмәдем. Менә әле берничә көн элек кенә китап кибетенә кердем дә, андагы шигырь китапларының күплегенә исем китте. Сатып алучы гына сирәгрәк бугай... Китап чыгарам дисәң, хәзер түләүле нәшриятлар да җитәрлек. Пенсия акчасын җыебрак бара алсам (акча тотуда бер дә сакчыл түгелмен), кем белә, бер генә булса да китап чыгарырмын әле, бәлки. Авыл китапханәсенә бүләк итәргә булса да...

– Ә ни өчен татар филологиясе бүлегенә кердең? Җыр буенча укымадың?

– Консерваториягә керергә бик теләгем бар иде, әмма музыкаль белемем юк, нота да белмим. Хәзерге акылым белән уйлыйм инде – бәлки әзерләнү курсларына алган да булырлар иде. Шулай итеп, өр-яңадан беренче курста укый башладым, башлангыч курсларда гел бишкә генә барам, өстәвенә, җырлыйм. Күз өстендә каш инде кыскасы. 4 нче курста укыганда, җыр белән телевизордан күренә башлагач, мине ерак туганыбыз Зирәк абый эзләп тапты. Ә Зирәк абый Лима Кустабаеваның ире (Кустабаева – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе – ред.). Укуымны тәмамлау белән мине, Марсель Сәлимҗановтан тартып алып диярлек, ансамбльгә эшкә кабул иттеләр. Ә Марсель абыйның мине театрга аласы килгән иде. Әлләни артистлык сәләтем дә булмагандыр бәлки, әмма яхшы гына җырлый идем. Ул чагында театрда җырчы актриса урыны буш иде. “Безгә эшкә киләсең. Берничә ай училищега йөрерсең, уйнарга гына өйрәнерсең әле”, – диде Марсель абый. Ә театрга мине, җырлаганымны ишетеп, Фуат Әбүбәкеров “өстерәп” килгән иде...

Әйткәнемчә, театрга бармадым бит инде, бер ел тирәсе ансамбльдә җырладым. Ә аннан соң университеттагы диплом җитәкчем Альберт Яхин: “Син нишләп һаман җырлап йөрисең? Без сине җырга укыттыкмыни?!” – дип, Фәннәр академиясенә аспирантурага тәкъдим итте. Бу 1980 елның җәй ахыры иде. Өч ел укыдым аспирантурада, анда да күбрәк җырлап, концертлар куеп йөрдем... Уку тәмамланды, хәзер эшкә керергә кирәк бит инде. Минем бердәнбер белгән урын – “Татарстан яшьләре”. Ник дигәндә, алар төрле районнарга халык белән очрашырга чыгалар, җырлавым өчен мине үзләре белән алалар. Сирәк булса да, вак-төяк мәкаләләр дә язгалыйм. Ул чагында редактор – Харис Әшрафҗанов иде. Бу мине ала инде дип ышанып килдем “Татарстан яшьләре”нә. Әмма ул алмады. “Без сине җырчы буларак кына беләбез, язгалап кара әле, киләчәктә күз күрер”, – диде. Нәкъ шул мин эш эзләп йөргән көннәрдә Казанның үзешчән төркемнәрен җыеп, теплоход белән алып чыгып киттеләр. Төрле урыннарда туктыйбыз, җырлыйбыз. Шунда мине олы гына яшьтәге бер яһүд кешесе – Михаил Яковлевич Шульман күреп алды һәм Урицкий клубына җырларга чакырды. Андагы халык уен кораллары ансамбленә татарча җырлаучы кирәк икән. Ул мине Моторлар төзү заводы газетасына эшкә урнаштырды, тулай торактан бүлмә бирделәр. Атнасына 2-3 тапкыр репетициягә йөрибез. Ә минем һаман да “Татарстан яшьләре”нә барасым килә бит, тик һаман алмыйлар. Шулай йөри торгач, Нәбирә (Гыйматдинова. Ул Флюра ападан бер-ике курска соңрак укыган. – ред.): “Мин декретка китәм (комсомол өлкә комитетында яшь язучылар, шагыйрьләр белән эшли иде), кил минем урынга. Эше дә күп түгел”, – дип үз урынына чакырды. Шунна-а-ан, “обком комсомолда” эшли башлаган идем, миңа карата мөнәсәбәт тә үзгәрде, Әшрафҗанов үзе үк “Татарстан яшьләре”нә эшкә чакырды. Башта хатлар бүлегенә, хатларны теркәп-хисаплап баручы итеп алдылар, бераздан бүлеккә күчерделәр. Бу 1984 елның октябрь ае иде, ә эштән 2008 елның октябрендә киткәнмен. 24 ел эшләдем “Татарстан яшьләре”ндә...

– Синең яныңа шул чагында ук халык җыела идеме? Мин “Т.Я.”га эшкә килгәндә, синең яныңа көн саен бер өер кеше керә иде. Кемдер сөйләшеп утыра, кемдер баш төзәтергә акча сорый... Син һәрберсенә чәй куеп, буфетка төшеп-менеп табын әзерләп, ашатып-эчертеп, акча биреп чыгара идең. Ник синең янга җыела иде алар?


– Хатлар бүлегендә утырганда бик җыелмадылар алай. Исмәгыйль Шәрәфиев, хәзерге баш редактор, ул вакытта хатлар бүлеге мөдире иде, бер бүлмәдә утыра идек, ул шактый кырыс булды, кеше җыярга мөмкинлек бирмәде. Соңыннан килә башладылар инде... Йомшак агачны корт баса диләр бит, барысына да якты йөз күрсәткәнем өчен җыелалар иде, күрәсең...

– Көне буе кеше көе көйләп йөргәч, кайчан язарга өлгерә идең?


– Мин бит төнгә кадәр утыра идем. Алай эшләгәнемне әллә ни күрмәгәннәрдер. Исмәгыйльнең мин иртән килмәгәнгә ачуы килә иде. Ә мин соң кайтам, соң ятам, иртән тора алмыйм...

– Флюра апа, шул 24 ел эчендә ничә редактор “алыштырдың”?


– Өч булды ахрысы. Исмәгыйльнең редакторлыгы аерым бер чор, иң зуры. Аның монда редактор булып килүе дә урау юллар белән булды. Туксанынчы еллар, үзгәреш, күтәрелеш чоры, “Идел” журналы ачылды. “Идел”нең беренче редакторы Римзил Вәлиев иде, ул Сәлмәнечне (Исмәгыйльне үзара шулай атый идек)үзенә чакырды. Ул киткәч, без ике кулсыз калган кебек булдык. Урынбасар вакытында ук бөтен коллективны бергә тотып торучы көч иде. Аннары “Шәһри Казан” ачылды, Хәлим Гайнуллин бездән берничә кешене үзе белән алып китте.

– Ә монда кем калды?


– Берничә ай редакторсыз эшләдек, аның вазыйфасын Миңназыйм (Сәфәров, хәзер “Ватаным Татарстан”ның баш редакторы – ред.) башкарды бугай. Буталчык еллар иде, демократизация башланды, бөтен коллективлар үзләренә-үзләре директор, башлык сайлыйлар, барысын да коллектив хәл итә. Безгә обкомнан кеше җибәреп карыйлар, берсен дә кабул итмибез, “тегесе кирәкми, монысы белән эшләмибез” дип кенә җибәрәбез. Редакторсыз утырабыз, газета чыга. Шуннан беренче секретарь Мурат Гаделшин килде дә, мин утырган бүлмәгә кереп, ишекне эчтән бикләп үк куйды. “Аңлавымча, барысын да син котыртып ятасың. Сез нигә бөтен кешене кире борасыз? Кем кирәк сезгә?” – ди бу. “Исмәгыйльне редактор итеп кайтарыгыз”, – мин әйтәм. Ә ул аларның кешесе түгел, система кешесе түгел. Шулай да: “Ярар, сөйләшеп карарбыз”, – диде. Сөйләшкәннәр, редактор булырга теләмичә бик озак тартышкан Исмәгыйль. Алай да ризалашып килде. Без җиңел сулап куйдык. Шуннан “Татарстан яшьләре”ндә хөррият башланды. Бик кызык эшләдек, әллә ниләр уйлап чыгардык.

– Флюра апа, фатир алу вакыйгасын да сөйлә инде. Син тулай торактан фатирга күчми интектергәнсең дип әйтәләр...


– 92 нче елның башы иде ул... Тиражның зур вакыты, Камал театрында бик шаулап “Озын толым” конкурсын уздырдык. Шамил Закиров (Камал театрының легендар директоры – ред.) банкет оештырды “Озын толым”нан соң. Банкетта Казан шәһәренең фатир бүлә торган кешесе дә утыра иде. Минем ул көннәрдә бик популяр булып киткән чагым. Шунда Исмәгыйль, мөмкинлектән файдаланыптыр инде: “Менә бу кызыбыз тулай торакта яши...” – дип сүз чыгарган. Сүз генә чыгарып калмаган, миңа фатир алу өчен артыннан йөреп, тәки үз дигәненә ирешкән. Ә минем яз көннәрендә нык кына чирләп ала, депрессиягә бирелеп торган гадәт бар. Фатирлы булуым турында хәбәрне шундый көннәрдә җиткерделәр. Зур бәхет бит инде бер караганда, ә минем шатланырга хәл юк. Һаман тулай торакта аунап ятам, берни эшлисе дә килми. Мартта бирелгән фатирга күчмичә суза торгач, май килеп җитте. Беркөнне редактор Миңназыйм Сәфәровны җибәргән мине күчерешергә. Миңназыйм мине тулай торактан җилтерәтеп чыгарды да, әйберләремне машинага төяп, фатирга илтеп тә бушатты. Шулай акрынлап яши башладым. Миңа 39 яшь тулды шул елның маенда.

– Флюра апа, ни өчен кияүгә чыкмадың?


– Кияүгә чыкмыйча ялгыз калуның төбендә комплекслар ятадыр, мөгаен. Очраган һәрбер кешене үзеңнән өстенрәк итеп күрү, аңа лаек түгелмен дип шикләнү... Аннан соң бер генә кешегә карап кату, акылны кертмичә хис белән генә яшәү...

– Үкенәсеңме?


– Үкенмим анысы. Бәлки кияүгә чыкмыйча гына бала табарга кирәк булгандыр. Әмма бездә авыл дигән нәрсә бар бит. Аның үз принциплары, сүзе, гайбәте... Үз вакытында өстемә җаваплылык алырга курыкмыйча бала тапкан булсам, бәлки бала белән дә кияүгә чыккан булыр идем. Ялгызлык – җаваплылыктан куркудан килеп чыга, минемчә... Син миннән боларны түгел, авыл турында сора...

– Ярар, авыл турында сөйлә алайса. Кырык ел шәһәрдә яшәп, хәзер кире авылга күчтең дияргә була. Кайда яшәве рәхәтрәк?


– Авылда! Бер мин генә түгел, күбебез укырга дип, йә эш эзләп яшь чакта саладан калага киләбез дә, шунда берегеп калабыз. Аннары гомеребез буена авылны сагынып яшибез. Кунакка гына кайтулар ул сагынуны баса алмый. Мин яшьлегемнең иң матур елларын Уфа, Чаллы, Казан тулай торакларында калдырдым. 39 яшемдә генә фатирга тиендем. “Татарстан яшьләре”нә эшкә килмәгән булсам, бәлки әле дә фатирсыз йөргән булыр идем, кем белә. Бу редакция миңа фатирны бер генә түгел, ике тапкыр бирде, рәхмәт! Әле авылда биш-алты ай яшәп алам да, чирле энекәшне карап торырга үземә алмашка кеше тапкач, Казанга килеп егылам. Фатирым зур, иркен. Ләкин ни хәлдер инде, өч-дүрт көннән авылны сагына башлыйм. Хет үкереп ела инде менә – авылдагы иркенлекне-хөрлекне шәһәр фатирындагы хөрлеккә һич тә алыштыра алмыйм.

– Авылдагы шартлар, ни әйтсәң дә, мондагыдан яхшырак түгелдер бит инде?


– Түгел инде, билгеле. Өйгә газ кергән, утын ягасы юк-юклыкка. Ә менә суны эчәргә чишмәдән ташыйм, башка кирәк-яраклар өчен ишегалдына кое казыттым. Ел саен мунчага утын хәс-тәрлисе бар. Киртә-коймалар тузып тора – аларын яңартасың... Язга чыккан саен өйне эчтән юасы, тышкы яктан сылыйсы-буйыйсы бар. Кыскасы, эш бер дә бетеп тормый. Кыш көне әллә ни зур эшләр юк, ә язга чыккач башлана инде... җир казу, чәчү-утырту, аннары утау... Бераздан җиләк вакыты җитә. Көзгә таба гөмбә җыю, кыяр-помидор тозлау, тагы әллә ниләр. Бу эшләрне бер дә авырсынмый башкарам, Ходай саулыктан гына аермасын. Әнә шулай гел хәрәкәттә, эш белән мәшгуль булганда, башым да шәбрәк эшли, шигырьләр туып тора.

– Син авылда бик актив тормыш алып барасың – концертлар, кичәләр әзерләгәндә дә йөгереп йөрисен бугай?


– И-и, анысы җан рәхәте инде аның! Сценариен да үзем язам, скетчларны да һәрвакыт яңартып торабыз. Җырлыйбыз да, сөйлибез дә, кирәк булса, чыгып биибез дә әле! Биш-алты кешелек кенә бик җитез әбиләр төркеме тупладык. Әби дигәндә үземне һәм миннән өлкәнрәк бер-ике апаны күздә тотам. Әле тагы яшьрәкләр дә бар. Шәһәрдә яшәгәндә, яшьрәк чакта, сәхнәгә еш чыксам да, соңгырак елларда бездәй комы коела башлаган үзешчәннәргә юл ябылды. Хәзер шуның “үчен” кайтарам рәхәтләнеп! Төрле фестивальләргә еш йөрибез, чит районнарга да чыгабыз.

– Флюра апа, авылдан җибәргән язмаларыңда “авылга кайту” дигән гыйбарәгә бик киң мәгънә саласың кебек...


– Әйе, әйе! Русиядәге һәм, гомумән, дөньядагы глобальләшү галәмәте бит инде бу – авылларны шәһәр йота бара. Вак балыкларны йотып җан асраучы дәү балык сыман. Ә шәһәр үзеннән-үзе кабара торган чүпрә камыры сыман нәрсә бит ул: халкы күбәя тора, кеше саны арткан саен, шуларга яңа эш урыннары табыла тора, бигрәк тә хезмәт күрсәтү өлкәсендә. Ил бюджетының иң зур өлеше дә шәһәрдә әйләнеп йөри. Ә бит, уйлап карасаң, шәһәр ипи дә, ит тә, сөт-май да, яшелчә дә җитештерми. Миллионлаган кешене авыл ашатырга тиеш. Әмма халыкның иң зур өлеше шәһәрләрдә яшәгән илне үз авылларыбыз гына туйдыра алмый – азык-төлекне чит илләрдән кертергә мәҗбүрбез. Димәк, машиналар, җиһазлар һәм кием-салым гына җитештерүче шәһәрләребез чит ил фермерларын яшәтә булып чыга. Ярый, бусы – икътисад балансы мәсьәләсе. Ә бүтән ягын алып карасак?! Халыкны калаларга куып кертеп, без хәзер җир-суыбызны, табигатебезне хуҗасыз калдырып барабыз. Милләтләр дә шулай бетә. Шәһәр яшьләрен күрегез: алар күтәреп эшләүне, физик хезмәттән тәм табуны белми дә. Башлары артык мәгълүмат белән шыплап тулган. Ярый әле, асфальттан булса да җәяү йөрүнең ни икәнен онытып бетермәгәннәр әлегә. Бар белгәннәре – интернет, телефон, смартфон, айпад – тагы әллә ниләр... Тере роботлар инде болар, уйлап карасаң.

Табигать бетә, җир бетә, менә шул кызганыч миңа. Хөкүмәтнең сәясәте авылга борылмаган. Минем өчен авылның бөтен фаҗигасе – фермерларга мөмкинлек булмау. Аларга эшләргә ирек юк. Әгәр дәүләт авылга борылмаса, бетәбез ләбаса! Шәһәр халкының яртысын авылга кайтарырга кирәк. Эш булса, торакны үзе дә төзи ул. Авыл халкының күпчелеге пенсионерлар хәзер.

– Казанның яңаруы, матурлануы сизеләме? Мондагы татар мохите, театрлар, концертлар сагындырмыймы авылда?


– Казан көннән-көн матурлана бара, бусы хак. Искитмәле матур йортлар, спорт сарайлары калкып чыккан. Дүрт-биш ай гына килми торганда да нык үзгәрә икән шәһәр. Ышанмассың да бәлки: мин хәзер ташка, асфальтка кызыкмыйм. Шәһәрнең уңайлылыклары да үзенә тартмый. (Әлегә мин Казан кешесе югыйсә: фатирым, пропискам шушында бит әле). Ә театр һәм концертларга килгәндә, авылдагы өебездә телевизор, радио, телефон, интернет бар – яңалыкларны күреп-белеп барам.

– Флюра апа, соңгы традицион сорау сиңа: киләчәккә планнарың нинди?


– Калган гомеремне матур итеп авылда яшәп бетерергә инде. Минем шәһәрдә торасым килми. Авыллардан киләләр Казанны карарга. Ә мин монда тын ала алмыйм, үзебезнең тау, кырларым-урманнарым, этләрем, мәчеләрем җитми.



Флюра Низамова җиләктән кайткач,
ишек алдында;

Бакчасында үстергән карбызны ашап утыра;

Ул үзенә псевдоним итеп алган Кыдаш елгасы.


Чулпан КАМАЛОВА
Татарстан яшьләре
№ 16 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»