поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.05.2015 Әдәбият

К.Кәримов Тукай премиясе лауреатларыннан канәгатьме? Һәм ник Р.Корбан трубканы ташлаган?

Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан тәкъдим ителеп тә быел Тукай бүләген ала алмадылар. Хәлләре ничек икән, дип Габдрәхим белешкән.

– Камил абый, “быел да Тукай премиясен бирмәсәләр, ояты миңа булмас”, дигән идегез...

– Татар әдәбиятын үз телендә укый белмәгән кешеләр миңа бәя бирде. Шул...

Камил Кәримов сүзне кыска тотты. Шагыйрь Рафис Корбанга шалтыратып карыйм әле, ул ни дияр икән?

– Рафис абый, Тукай бүләгенә дәгъва кылганда матбугат битләрендә сезгә каршы бик күп язмалар дөнья күрде. Премия ала алмавыгызда бу язмаларның тәэсире булды дип саныйсызмы?

– Мин “Акчарлак”ка бернинди интервью бирмим...

– Ник?..

Шушы сораудан соң шагыйребез телефон трубкасын ташлады...

Чиратта – Ләбиб Лерон. Кесә телефонын хәләл җефете алды: “Ләбиб дачага китте, телефонын өйдә онытып калдырган”, – диде ул (Мин “Безнең Мирас” журналының баш мөхәрриренә дүшәмбе көнне көндез шалтыраттым, нишләп йөридер инде ул бу вакытта дачада...)

Нәҗибә Сафинага да шалтыратып алыйм әле.

– Нәҗибә ханым, Клара Булатовага Тукай премиясен бирү белән сез канәгатьме?

– Чагыштырмача канәгать. Башкаларның әле Тукай премиясенә лаек иҗатлары юк.

– Лаек иҗат нинди соң ул?

– Татар әдәбияты, татар дөньясында булган иң кыйммәтле, асыл, олы сүз. Иң зур әсәр. Ул әсәр алдан ук халыкка чыгарылырга тиеш. Фикер алышынып, халык аны иң зур әсәр дип әйтергә тиеш. Өч-дүрт кеше генә бу бүләкнең язмышын хәл итәргә тиеш түгел.

– Шундый әсәр бармы?

– Әлегә юк. Әмма мин Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәрне узып Рафис Корбанга Тукай премиясен бирү ягында түгел идем.

Мәгъсүм Гәрәев белән дә сөйләшеп алырга булдым.

– Мәгъсүм абый, сез канәгатьме?

– Канәгать. Элегрәк елларда бу премия ел саен бирелми иде. 1961-65 елларда Тукай премиясе гомумән бирелми торды.

– Сез алдыгызмы?

– Тукай бүләге өчен тырышмыйм. Мин үзем Тукай бүләге. Ел саен биреп без әлеге бүләкнең бәясен төшерәбез. Сыерга печәнне күп итеп салсаң ул аны ашамый, таптап йөри башлый...
 


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»