|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2015 Җәмгыять
Кем кемнең дусты?“Эт – кешенең дусты” диләр. Бу әйтем барлыкка килгәндә, ягъни этләрнең күбесе авылда, үз ояларында яшәгәндә, бәлки, чыннан да, шулай булгандыр. Тик бүген бу әйтем искерде кебек. Ни өчен дигәндә, былтыр гына да республикабызда 12 меңнән артык кеше эт тешләгәннән соң табибларга мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең һәр дүртенчесе – балалар. Икенчедән, кайсыгызның шәһәр фатирларында эт асраучыларның дүрт аяклы дусларына урамда “һава сулатканда” үзләре белән соскы һәм целлофан капчык алып чыкканнарын күргәнегез бар?! Этләр без йөргән урыннарга, ишегалларындагы балалар мәйданчыкларына рәхәтләнеп кәкәй итәләр. Язын комлыкка уйнарга чыккан сабыйлар, үзләре дә сизмәстән, иң элек әнә шул кәкәйләрне кулларына ала.
|
Иң күп укылган
|