поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2015 Шоу-бизнес

Теннисчылар Гүзәл Уразова кубогы өчен көч сынашты (ФОТО)

Узган ел җырчы Гүзәл Уразова үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырып, туган ягы – Пермь өлкәсенең Барда районында “Гүзәл Уразова исемендәге кубокка өстәл теннисы ярышы”н башлап җибәргән иде. Инде быел әлеге турнир икенче тапкыр уздырылды. Биредә урта һәм югары сыйныф укучылары белән берлектә зурраклар да катнаша. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге турнирны оештыру идеясен, максатын һәм нинди кичерешләр алып кайтуын белер өчен Гүзәл Уразова белән элемтәгә керде.

– Гүзәл, өстәл теннисы буенча турнир уздыру уе ничегрәк туды?
 
– Инде күп тапкырлар искә алганымча, өстәл теннисы – минем яраткан спорт төре. Мәктәп яшеннән бирле өстәл теннисы белән шөгыльләнеп, Барда районында чемпион исемен алган идем. Гаиләмдә әти-әнием, бертуганнарым теннисны яратуымны белеп, миңа өстәл теннисы бүләк иттеләр. Ул безнең өебездә тора. Вакыт булганда уйныйм. Ә турнир уздыру фикеренә килгәндә, кечкенәдән үк туган ягымда берәр спорт төренә кагылган турнир үткәрәсем килде. Барда районы башлыгы, үзем белем алган мәктәп директоры һәм башка якташларыбыз белән киңәшләшеп, узган елны беренче тапкыр турнирны башлап җибәрдек. Без аны 4-5 категориягә бүлеп эшләдек. Биредәге турнирда мәктәп укучылары гына катнашмады. Урта яшьтәгеләр дә үзләренең категорияләрендә көч сынашты. Барлыгы 100гә якын спортчы җыелган иде. Узган елны беренче тапкыр булуына карамастан, турнир бик уңышлы килеп чыкты. Без аны ел да апрель аенда уздырып килербез дип сүз куйдык. Менә быелгысы да апрель аенда Барда район үзәгендәге 1 нче номерлы гимназиядә узды. Ул - минем белем алган мәктәбем.
 
 
– Әлеге чараның иганәчеләре бармы?
 
– Әлбәттә, бернинди дә иганәчеләребез юк. Теләк белдерүчеләр булса, мин каршы түгел (елмая). Барлык чыгымнарны да үзебез каплыйбыз. Быел без призлы фондны арттырдык. Шулай ук өстәл теннисы булмаган мохтаҗ мәктәпләргә теннис өстәле бүләк итәргә булдык. Төп максатыбыз – әлеге турнирда катнашучыларда, әлеге чараны бары күрергә килгән кешеләрдә дә спортка мәхәббәт уяту. Бигрәк тә балаларны спортка җәлеп итәргә теләдек. Югарырак дәрәҗәдә булуларын теләп, аларга тәрбия бирү. Урам буйлап йөрмәсеннәр. Аларның спорт белән шөгыльләнүләрен максат итеп куйдык. Иң мөһиме – әлеге турнирларга гади халыкның килүе, аларның катнашырга теләк белдерүе. Мин генә түгел, барыбыз да шулай уйлыйдыр. Чөнки мондый турнирлар уздыру районыбыз өчен үзенә күрә бер тарих    
булып кала. Шуңа күрә әлеге уеннарны ел саен уздырырга тырышам. Мөмкинлек булган кадәр әлеге эшемне дәвам итәргә уйлыйм. Барда районы белән генә чикләнмичә, башка районнарга да чыгарга исәп.
 
 
– Татарстанга чыгарга уйламыйсызмы соң?
 
– Әлбәттә! Чөнки мин күп еллар инде Татарстанда яшим. Җаным-тәнем белән һәрвакыт Казанда мин. Алла боерса киләчәктә Казанда да уздырырга теләк бар.
 
–  Быелгы турнирдан нинди кичерешләр алдыгыз? Катнашучылар белән аралаштыгызмы?
 
 
– Беренчедән, оештыручы буларак уеннар барганын башыннан ахырына кадәр карадым. Спортчыларның янып-көеп уйнауларына, аларның җанатарларына сокланып карап утырдым. Тренерларның турнирда катнашкан укучыларына өмет баглап торулары –  үзенә күрә бер аерым кичерешләр. Монда чыннан да фанат булган кешеләр генә уйный дип уйлыйм. Әлеге спорт төренә мәхәббәтең булмаса, уйнап та булмастыр минемчә. Турнирда барган атмосфераны күрү - үзе бер бәхет. Бик күп рәхмәт сүзләрен ишетергә туры килде. “Сезне күрү үзе бер шатлык”, - дип уенда катнашкан балаларның әти-әниләренең килеп әйтүләре күңелгә рәхәт инде. Хәтта чит төбәкләрдән мине күрер өчен генә килгән кешеләр дә булды. Турнирда рус милләтендәгеләр дә катнашты. Гомумән, турнирның киләчәге дәвамлы булыр дип өметләнәм. Чөнки моның өчен бик күп көч сарыф ителә. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта икән, бу безне сөендерә генә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»