поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.04.2015 Милләт

Миләүшә Мусина: «Татар түбәтәйләре күз тиюдән саклый» (ФОТО)

Миләүшә Мусина белән беренче тапкыр «Сәләт – Болгар» лагеренда танышкан идек. Аның Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балаларга үткәрелгән мастер-классында, дәртләнеп, татар милләте, аның гореф-гадәтләре турында сөйләве мине дә битараф калдырмады.

Кәләпүшче кыз

Кешенең холкы, нинди һөнәр иясе буласы балачактан ук билгеле, диләр. Миләүшә кечкенә вакытта, әтисенең оекбашлары еш югала торган булган. Кыз аларны рәхәтләнеп тураклап, курчакларына матур-матур күлмәкләр теккән.
 
– Балачакта ни генә уйлап тапмый идем. Әле кечкенә чакта ук үкчәсез, аяк очында гына баскан кебек матур туфли рәсемнәре төшергәнмен. Хәзер шундый ук аяк киемне башка дизайнерлар уйлап табып, Голливуд йолдызлары киеп йөри, – дип елмая Миләүшә.

Биш ел буе интерьер дизайнеры һөнәренә укыса да, диплом эше итеп милли киемнәр темасын сайлый кыз. Фәнни эшендә ул милли киемнәр хәзерге вакытта нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзли. Һәм таба да! Коллекцияне «Асыл таш» зыялы хатыннар оешмасы җитәкчесе Нәсимә Мөбарәкшина күреп ала. Яшь дизайнерның беренче адымнары нәкъ менә Нәсимә ханымның җиңел кулыннан башланып китә. Миләүшә аңа үзе теләгәнчә итеп матур изүле, милли рухта, шул ук вакытта замана таләп­ләренә дә туры килгән яңа күлмәк тегеп бирә. Нәсимә ханымның башына да татар хатыннарына хас булган калфак түгел, ә кечкенә генә түбәтәй менеп утыра. Дизайнерның үзенчә милли киемгә яңа сулыш, яңа караш булдырасы теләгеннән туа бу образ. Соңыннан башкалар да Миләүшәгә төрледән-төрле «заказлар» яудыра башлый.
 
«MISA» – Миңлемиса әбтәй хатирәсе
 
Миләүшәнең киемнәр коллекциясенең исеме дә үзенчәлекле – «MISA». Бу исемнең дә үз тарихы бар.
 
– Әтиемнең әбисе Миңлемиса исемле. Ул Чүпрәле районының Кушлывак авылында яшәгән. Хәзер ул авыл юк инде, хәтердә дә әбинең исеме генә калды, – ди Миләүшә. Авылның төп халкын тәшкил иткән мишәр, чувашларга хас булганча, аларда исем кыс­карту гадәте кереп калган. Шуңа да Миләүшәнең әбисен авыл халкы Миса әбтәй дип кенә йөрткән. Миләүшәнең сәләте дә аннан күчкән дип әйтсәк, ялгыш булмас. Ул да, оныкчыгы кебек, матур-матур күлмәкләр теккән. Миса әбиләренең тегү машинасы бүген дә Миләүшәләрнең төп йортында саклана.
 
Әтием дә әбине бик якын иткән, бөтен буш вакытын шуның янында уздырган. Бәлки, әби белән холкыбыз да охшаштыр, мине кечкенәдән әти белән абый Миләүшә дип түгел, ә Миса дип йөри, – ди Миләүшә. Димәк, MISA Миләүшәнең әбисеннән калган тәхәллүсе булып чыга.

Канда – әби-бабай тәҗрибәсе
 
Миләүшәнең гаиләсендә тарихка, әби-бабайларының үткән тормышына ихтирам зур. Кыз үзенең биш буын бабасының да нәрсә белән шөгыльләнгәне, җәмгыятьтә нинди урын алып торганын яхшы белә. Әле күбрәк тә белгән булыр иде, Бөек Ватан сугышыннан бер бабасы да исән кайтмый, алар белән гаилә тарихы да өзелә.
 
– Минем бабамның бабайлары «кулак» булган. Шуңа да безнең өйдә алардан калган төрле бизәнү әйберләре, чулпылар, муенсалар, төймәләр гел табылып торды. Бер өлешен нигездән абый белән «тимер эзләткеч» аша табып алдык, – дип сөйли Миләүшә.
 
Татар хатыннары тагып йөри торган борынгы чулпыларны, төймәләрне китаплардан гына түгел, ә тереләй күреп үскән кызның милли киемнәр тегеп китүе бер дә гаҗәп түгел хәзер.
 
Татар хатын-кызлары тыйнак булган, өйдән дә чыкмаган дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә. Ләкин Миләүшә фикеренчә, бу сүзләр дөреслеккә туры килмәгән. Дөрес, бай кызлары зур йорт-каралтыларыннан сирәк чыга торган булган, Сабантуйларын да капка ярыгыннан гына күзәткән. Ә авыл кызлары бөтенләй өйдә утырмаган. Аларның өйдә утырырга вакыты да булмаган: кырда җыелмаган иген, бакчадагы эшләр көтеп тора бит. Урамда яннарыннан егет узып киткәндә генә битләрен каплаган алар.
 
Миләүшә белән татар милли киемнәре төшерелгән китапны актарабыз. Мондагы матурлыкка, мондагы зәвыкка исең-акылың китәр. Татар хатын-кызлары үзләрен күрсәтергә, купшы киенергә бик яраткан икән. Казан ханбикәсе Сөембикәне генә искә алыгыз!
 
– Бай хатыннарының чәч толымнарына тагылган чулпыларыннан, муенсаларыннан кала, әле уң як иңбашыннан биленә кадәр аркылыга төшеп торган хәситәләре булган. Хәситәләренә алар үзләренә тагып бетерә алмаган бөтен бизәнгечләрен эләктереп куйган. Бу аларның ирләренең дәрәҗәсен, үзләренең купшылыгын, зәвыгын күрсәткән, – ди Миләүшә. Хәситә үзенчәлекле сумка вазифасын да башкарган. Хәситәне эләктергән урында кызлар кечкенә генә коръән китабын йөрткән.
 
Бөти урынына – түбәтәй
 
Түбәтәй татар хатын-кызларының кием элементы гына түгел, аны әби-бабайларыбыз бөти урынына күз тиюләрдән саклау өчен кигән. Ир-атларның кәләпүше дә, хатын-кызларның калфак, түбәтәйләре ясалышы шуңа да чуар, күзгә ташланып торган, төрле кыйммәтле энҗе ташлар белән бизәлгән булган. Башка төрле бизәнгечләрне дә кызлар нәкъ менә иң беренче чиратта күзсенүдән саклану нияте белән кигәннәр дигән фараз бар. Вакыт узып, калфакларның күләме кечерәйсә дә, аларның төп роле үзгәрмәгән. XVIII–XIX гасырларда табылган калфаклар эчендә төрле догалар чыккан дип сөйләде Миләүшә. Дизайнерның үзендә дә түбәтәйләр эченә дога тыгып эшләү идеясе бар.
 
– Акчасы булмаганнар да киемнәрен бизәргә яраткан. Кайберләре өс киемнәренә ялтыравык фольганы матур итеп тегеп куйган. Безнең менталитет шундый, без чуар, кычкырып торган, төрле төсле әйберләрне яратабыз. Ул безнең каныбызга сеңгән инде. Минем үземнең дә бөтен бизәнгеч әйберләремне тагып йөри торган гадәтем бар, – ди Миләүшә.
 
Дизайнер сүзләренчә, татар хатын-кызлары ислам динен кабул иткәч тә төренеп йөрмәгән. Әлбәттә, чәчләрен җыйганнар, башларына калфак такканнар, ләкин пәрәнҗә кимәгәннәр. Бу сүзләрен Миләүшә «Кол Шәриф» мәчетендә булган рәсем белән дәлилли. Анда мөселман татар хатын-кызлары съезды сурәтләнгән. Бер кызның да башында яулык юк, барысы да калфак таккан.
 
Түбәтәй ул – татар халкының таҗы, чын мәгънәсендә, кулдан эшләнгән иҗат җимеше. Ул матурлык өчен генә түгел, ә кызларның осталыгын күрсәтүче әйбер булып торган, чөнки күп кенә кызлар түбәтәй, калфакларны үзләре теккән, чиккән.
 
Карл Фукс та татар кызлары турында кызыклы сүзләр язып калдырган. Гарәп илләрендә ир-ат актан киенеп барса, хатыны кап-кара киемнән, аның шәүләсе кебек, башка кешеләрне җәлеп итмичә генә атларга тиеш. Йөртеп кара син татарның горур кызларын шәүлә урынына. Татар кызы урамнан атласа, аның чулпылары, муенындагы тәңкәләре зеңзелдәве әллә каян ерактан ишетелә. Ул гүя, менә карагыз миңа дигәндәй, горур адымнар белән урамнан атлап бара, – дип язган галим.
 
Түбәтәй – татар ханбикәләре таҗы
 
Миләүшәнең иҗаты түбәтәйләр белән генә чикләнми, ул милли рухта булган никах күлмәкләре дә тегә әле.
 
– Минем күлмәкләрне кигән кәләшләрне «Мәрҗани» мәчетендә дә, «Кол Шәриф»тә дә бик яратып каршы алалар. Никах укыган вакытта да, чәчләрегез күренә, ник яулык кимәдегез, дип әйтүче муллалар булмады. Егет белән кыз алдан бу турыда муллалардан сорап куя. Берсе дә каршы килми, киресенчә, милли гореф-гадәтләрне кайтарасыз, дип мактый гына, – ди Миләүшә.
 
Миләүшәнең куллары тылсымлы да икән әле. Әгәр дә берәр кыз ул ясаган образ, ул теккән күлмәк белән җаваплы чарада катнашса, аны һичшиксез бәяләмичә калмыйлар. Бу елны Мәскәү шәһәрендә узган «Татар кызы» бәйгесендә җиңүче Алинә Гыйззәтуллина да конкурска милли киемне Миләүшәдән тектергән. Әлеге бәйгедә башкортстан кызының җиңүендә Миләүшәнең дә роле бар дип бершиксез әйтеп була. Миләүшәнең җиңел кулы белән озатып җибәргән башка конкурсантлар да канатланып, җиңү яулап кайта.
 
– Кайбер кызларның үз гомерләрендә калфак, түбәтәй киеп караганнары юк. Миңа килгәч киеп карыйлар да, күзләре яшьләнә. Күзгә күреп үзгәрәләр дә куялар инде менә. Мин аларны таҗ кигән ханбикәләргә охшатам, – ди Миләүшә.
 
Бер түбәтәй ясау өчен әкиятләрдәге кебек төп-төгәл өч көн вакыт кирәк икән. Аны карап торышка гына ясавы җиңел шикелле, ә ясый башласаң, исең-акылың китәр. Кайбер түбәтәйләргә аеруча да игътибарлы булу сорала, чөнки монда түбәтәйнең моделена кадәр яңадан уйлап табарга кирәк.
 
Булган әйбернең тик ятканын яратмый дизайнер, шуңа да теккән күлмәкләрен никахка гына түгел, ә көндәлек тормышка да яраклы булырлык итеп ясарга тырыша. Кәләшнең дә образын туй алдыннан энәсеннән җебенә кадәр ясарга, бөтен киендерү процессын үзе күзәтергә ярата ул. Кәләшнең баш киеме торышыннан алып, аягында нинди кием буласына кадәр ул үзе билгели.
 
– Этра, Живанши, Dolce Gabbana кебек дизайнерлар үз милли рухларын киемнәрендә чагылдыра. Бөтен дөнья аларның киемнәреннән йөри. Нигә әле безгә дә татар брендын шундый дәрәҗәгә күтәрмәскә?! Бәлки инде Казанда бу җәйдә үк милли рухта булган киемнәрне очратыр­быз, – дип хыяллана кыз.

Миләүшә Мусина

Миләүшә Мусина эшләре

Миләүшә Мусина эшләре


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»