|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2015 Җәмгыять
Татлы ялганCырхауханәдә ятып дәваланган идем бервакыт. Кызык, палатадагы авыруларның берсен генә исемдә калдырганмын. Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле марҗа иде ул. Тик исеме хәтердә түгел: Нелли идеме соң? Төскә-биткә әлләкем булмаса да, күңелгә ятышлы итеп сөйләшүе белән үзенә каратты да куйды ул. Кышкы айларның берсе иде. Өске киемнәрне палатада тотарга ярамый, ә Нелли пәлтәсен яшереп кенә алып керә алган. Сиздермичә, шыпырт кына өенә кайтып килергә җайлы булсын дип. Әле дә күз алдымда: ясалма мех якалы, шактый тузган, караңгы зәңгәр төстәге пәлтә иде ул. – Искесен киеп килгән идем, – дип сөйләргә тотынды Нелли, хатыннарның кызыксынулы карашларын тоеп. – Үткән елда ательеда яңа пәлтә тектергән идем. Кыйммәтле мехтан зур яка куйдырдым. Шундый ук затлы бүрек тегеп бирделәр. Беркөн шулай шәп киенгән көе эштән кайтып килә идем, фәлән аптеканы беләсездер бит инде, анда җитәрәк аулак урын бар. Урам уты да куелмаган. Шул урында кемдер, артымнан килеп, эләктереп алмасынмы! “Исән каласың килсә, кычкырасы булма!” – ди. Үч иткәндәй, якын-тирәдә бер кеше дә юк. Йөрәгем урыныннан купты. Бер сүз әйтә алмыйча, катып калдым. Теге адәм якамны умырып тотты да, кытыр-кытыр китереп, пәке белән кисте дә алды. Үземә генә зыян китерә күрмәсен инде дип калтырап, ни үле, ни тере басып тордым. Якам гына җитмәгән, башымдагы бүрегемне дә йолкып алды юньсез. Йөгереп киткән аяк тавышларын гына ишетеп калдым. Кычкырып елыйсыларым килде. Якасыз пәлтәм әле дә өйдә эленеп тора. Юк, милиция тапмады каракны. Сурәтләп тә бирә алмадым бит, йөзен күрмәгәч.
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|