поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.04.2015 Мәдәният

Фирая Әкбәрова: “Бирешмичә яшәргә язсын!” (ФОТО)

Фирая Әкбәрова – Татарстан республикасының атказанган һәм халык артисты. Ул Камал театрының иң үзенчәлекле, иң талантлы “йолдызлары”ның берсе. Олырак буын “Талак-талак” комедиясендә (Хәй Вахит) ул башкарган Гүзәлия, Фатыймаларны хәтерлидер, мөгаен. Бераз яшьрәкләр нәкъ аныңча итеп “Зәңгәр шәл”дәге дүртенче абыстай һәм абыстайларны ашка чакырырга килгән малайны кабатларга тырыша, “Авыл эте Акбай”ны (Фирая Әкбәрова анда Дүрткүзне уйнады) кабат-кабат карый иде. Ә бүгенге яшьләр “Банкрот”тагы Гафифәгә, “Зәңгәр шәл”дәге Хәдичәгә игътибар итә.

Фирая Әкбәрова башкарган кечкенә генә роль дә үзенә тарта һәм тамашачы бу артист сәхнәгә тагын кайчан чыгар икән дип түземсезләнеп көтеп утыра. Бик күпләр аны җырчы буларак та белә. Ул җырлаганны тыңлау рәхәт, чөнки гаҗәеп матур тавыштан тыш, һәр җыр хискә төрелә, күңел, йөрәк аша уза, кечкенә спектакльгә әверелә.

Телефоннан чылтыраткач, Фирая ханым: “Юбилей-мазар түгел, нигә искә төшердегез, әллә берәр артист интервью бирүдән баш тарттымы?” – дип бераз гаҗәпләнде-гаҗәпләнүен, әмма сөйләшеп алуга каршы килмәде. “Эшем дә юк, шул сәбәпле, депрессиягә дә бирелгәләп алам”, – дисә дә, сөйләшеп утырганда гел шаяртты, көлде-көлдерде, сикереп торып, берәрсе булып йөреп, биеп, сөйләп күрсәтте.

– Фирая ханым, ни өчен эшем юк дисез?

– “Диңгезнең дә була төрле чагы – бер давыллап ала, бер тына” диләр, менә хәзер диңгезнең тынган чагы. Иске спектакльләрдә бераз уйныйм-уйнавын, ә яңаларда хәзергә миңа туры килә торган роль юк. Без күбәү, рольләр аз. Җитмәсә, спектакльне 100 процент дип алсак, аның 70 проценты ирләр роле, бары тик 30 проценты гына хатын-кызныкы. Шул 30 процентның да 20 проценты – яшьләр, бик яхшы очракта гына 10 проценты олылар...

– Башка артистлар кебек телевидениедә, төрле телефильмнарда да бик күренмисез...


– Мин бит ертып анда бара алмыйм. Безнең эштә бик чая, әрсез булырга кирәк, ишек тибеп барып керсәң, роль табылыр иде, бәлки. Әмма алай йөрисем килми, мин чая түгел, холкым буенча тыныч, бераз эленке-салынкы, әкрен, салмак кеше.

– Әмма театр училищесына керү өчен чаялык кирәк булгандыр бит? Анда барып керергә ничек батырлыгыгыз җитте?


– Кирәк чагында “кабызам” мин чаялыкны (рәхәтләнеп көлә). Кечкенәдән үк артист буласым килә иде. Асия апа Хәйруллина (Татарстанның атказанган артисты – ред.) – әнинең бертуган апасы. Мәктәптә укыганда театрга аны карарга йөри идем. Бала вакыт – әрсезрәк чак бит, “мин апа янына” дип әйтәм дә, керәм дә китәм. Беренче рәткә утырып спектакль карыйм... Асия апаны авылда гел кадер-хөрмәт белән каршы алалар, ул кайтып керсә, бәйрәм була иде. Шул нәрсәләрне күреп тә кызыкканмындыр бәлки. Дөрес, бала вакытта артист буласым килә дип кычкырып әйткәнем булмады. Ник дигәндә, ябык кына, кечкенә генә, ямьсез генә бит мин, кычкырып әйтсәм, көлә башларлар кебек иде. Шуңа хыялымны күңелемдә генә йөрттем... 8 сыйныфтан соң Асия апа янына “театр училищесына керәсем килә” дип барган идем, “Юк! Бармыйсың! Кермисең”, – диде. Бик күпләр артист эшен авыр ди. Бер караганда, нәрсәсе авыр инде аның – вагон бушатмыйбыз, кара эштә эшләмибез. Әмма аның авырлыгы эчке кичерешләрдә. Бик бәйле, ирексез һөнәр ул. Сайлап алсалар – уйныйсың, сайламасалар – юк. Аннан соң безнең йөрәк тә чуар. Болай карасалар да, күңел әрнеп куя, тегеләй әйтсәләр дә, мактамасалар да, күрмәсәләр дә... Һәрберсен күңелең аша уздырасың, кичерәсең. Менә хәзер еллар узгач уйлыйм – нәрсәгә кирәк булган шул кадәр кичерешләр, нигә шул тикле күз яшьләре түгелгән, йөрәк әрнегән... Безнең һөнәр чуарлыктан тора шул, чуар булмасаң, уйный, бөтен нечкәлекләрне күрсәтә, ышандыра алмыйсың. Асия апаның шуна күрә мине артистлыкка җибәрәсе килмәгәндер инде. Аннан соң элек театрда тормыш та катлаулы булган – сүз йөрткәннәр, бер-берсенең күлмәкләрен ертып, буяп, яшереп куя торган булганнар.

– Ә хәзер ничек?


– Хәзер алай түгел. Ул этлекләр наданлыктан килгән бит. Бүгенге кеше акыллы. Дөрес, хәзер дә төрле хәлләр булгалый. Без театрда бер гаилә булып яшибез, ләкин гаиләдә дә табак-савыт шалтырамый тормый бит, чәпчегән, нидер әйтеп борчылган вакытлар була, әмма әшәкеләнеп йөргән юк. Марсель абый (Марсель Сәлимҗанов – ред.) шундый тәртип калдырды һәм бу тәртип хәзер дә дәвам итә. Фәрит – Марсель абыйның укучысы, театрда үскән бала, шуңа аңарда да көчле бу гаилә тойгысы.

– Асия апагыз каршы килүгә дә карамастан училищега кергәнсез...


– Катгый итеп “керәм!” дигәч, ризалашты инде, бераз өйрәтте дә. Асия апа артист кына түгел, сәхнә теле укытучысы да иде ул чагында. Аның белән шигырь, мәсәл, проза әсәре сайладык, ятладым. Укырга керергә барсам... театр училищесының ишек алды тулы кеше, барысы да укырга керергә килгән, барысы да матурлар... Ә мин йөрим инде... Ходаемила-һым... Без имтихан тапшырган вакытта Марсель абый театр белән гастрольдә иде, шуңа безне Ширияздан Сарымсаков җитәкчелегендәге комиссия тыңлады. Чыгып бастым каршыларына. “Бигрәк кечкенә бит син”, – диләр. “Үсәм әле мин”, – дигән булам. Ә үземә инде егерме яшьтән артык, ул вакытка тегү училищесын тәмамлап, бер ел тегүче булып эшләргә өлгергән идем. Ник дигәндә, мин 8не тәмамлаган елны 1 нче курска кеше тупланган, башка курсларга да тыңланып булуы башыма да килмәде, яңадан 1 нче курс туплауларын көттем (театр училищесы ел саен студентлар кабул итми – ред.)

Шулай итеп бардым, Асия апа өйрәткәннәрне матур итеп сөйләдем, тырыштым, укырга кабул иттеләр, ә аннан соң каникулга киттек. 1 сентябрьдә Марсель абый безне укытырга килде. Барыбызны да тезеп утыртты да, карады-карады да: “Тә-әк, үзем булсам, берегезне дә алмас идем”, – диде. Менә шулай итеп укып киттек (көлә). Укырга кергәндә 25ләп идек, 15ләп кеше тәмамлады. Дүрт кызны – Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Зөлфия Зарипова һәм мине Камал театрына эшкә алдылар. Егетләребез дә әйбәт иде безнең, тик шул елны Ленинградтан Габделфәрт Шәрәфиев, Шамил Бариевлар укып кайтты да, театрга аларны алдылар. Хәер, соңыннан безнең малайлар да акрын-акрын гына бирегә җыелды. Идрис Мәсгутов Әлмәттә эшләп кайтты, Дусил Касыймов, Нариман Гарифуллин килде. Без монда 7әү идек, хәзер 5әү калдык...

Театрда икенче курстан эшли башладым. Иң элек “Мәхәббәтең чын булса” (Хәй Вахит) спектаклендә малайны уйнаган идем. Аннан “Хуҗа Насретдин”да малай булып башка бала-чагаларны ияртеп йөрдем, “Зәңгәр шәл”дә дә малайны уйнадым. Минем амплуа малайлар һәм кыз балалар иде.

– Иң яраткан спектаклегез кайсысы?


– Иң гөрләп барганы, иң яратканым “Талак-талак” иде. Озак барды ул, халык яратып карады. Анда минем җырлы роль иде. Раушания Юкачевалар буыны шул “Талак-талак”та “үскән” икән. “Театрга киләбез, бер өлешен генә карыйбыз, җырлаганыңны тыңлыйбыз да, кайтып китәбез”, – дип сөйләгән иде ул соңрак. Ә без үзебез “Диләфрүзгә дүрт кияү”дә (Диләфрүзне Наилә Гәрәева уйнаган чор) “үстек”. Киләбез, репетициядә утырабыз, аннары кайтып, үзебезчә уйнап караган булабыз. Шулай инде, һәрбер буын ниндидер бер спектакльдә тәрбияләнә.

– Ә иң авыры, яратмый уйнаганы?

– “Боз астында дулкын”. Анда мине төп героиняның дублершасы итеп куйдылар, Алсу белән алмаш-тилмәш уйнадык. Ә мин нинди героиня инде?! Юк ул миндә! Алла-а-а, интеккәнем! Яратмый идем! Үлә яздым!..

– Сез – җырчы-актриса. Җырлы рольләрне еш бирәләр идеме?


– Юк, җырлы рольләрдә уйнамадым дисәң дә була. Шул бер “Талак-талак” булды. Минем бит кыяфәтем тавышыма туры килми. Аннан соң, гомумән, җырга, тавышка игътибарым булмады, җырлармын дип уйламаган да идем. Бервакыт театрның бик авыр чорлары булып алды, кыскарту дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Мин бөтенләй диярлек уйнамадым. Гадәттә күпчелек кеше эшләмичә генә акча алырга тели, ә безнең гел эшлисе килә. Артист – гел эшлисе килеп торган бердәнбер һөнәр ияседер ул, мөгаен. Заманында башка җиргә барып уйнау, ниндидер бригадалар төзеп концерт куюлар тыела иде. Бары телевидениедә бераз төштек тә, радиода “Театр микрофон алдында” дигән тапшырулар эшләдек. Соңрак җыр гына коткарды мине. Шамил Закиров җырчы артистларның (Наил Әюпов, Рауза Хәйретдинова, Әсхәт) кассеталар, дискларын чыгаруны оештырды. Җырларны Фуат Әбүбәкеров белән сайладык, бергә яздырдык. Бу чара Фуат Әбүбәкеровны да күтәреп җибәрде шикелле. Аның матур-матур җырлары бар, спектакльләрдә җырлыйлар да, шул килеш кала, акрынлап онытыла иде. Хәзер күбесе язмаларда калды.

– Кайбер артистлар театр училищесында, мәдәният институтында укыталар. Ә Сез?


– Элегрәк теләгем бар иде, әмма Асия апа каршы булды. Соңыннан “Нур” балалар театрында балаларны укытырга тәкъдим иттеләр-итүен, әмма минем өчен бу бик авыр эш булып чыкты. Хәлдән тая, сыгылган кебек кайта идем дә, тәрҗемәгә йөгерә идем (спектакль вакытында урыс теленә синхрон тәрҗемә – ред.). Узган ел анысын да бетердем. Быел менә бер әйберем дә калмады, спектакльләр дә айга 5-6 гына. Хәзер бөтенләй ялкаулыкка чыктым. Элек бәйли, чигә идем, идеяләрем дә күп иде. Элек тегә дә идем. Улларымны үзем тегеп киендереп үстердем. Кул эшләрен беләм анысы, тик хәзер бик теләгем юк.

– Фирая ханым, улларыгыз зурдыр инде?

– Улларым икесе дә башка чыктылар, өйләнделәр, оныкларым бар. Олы улым Айдарның – ике малай, Даниярның – кыз. Улларым сәүдә өлкәсендә эшли. Олысының театрга бик исе китмәде, ә менә Данияр гел минем белән театрда иде, шунда аунап үсте, вак-төяк рольләр белән сәхнәгә дә чыга иде. Минем тормышымдагы зур ялгышлык – бала тормышына, язмышына кысылырга, тыгылырга ярамый икән. Данияр артист булырга хыяллана иде. Әмма мин кырт кистем: “Син кечкенә, ябык, нәрсә уйныйсың, нәрсәгә кирәк ул сиңа?!” – дидем. Олы улым да: “Мин ике артистны ашата алмыйм”, – дип каршы килде. Данияр хәзер театрдан читтә, әмма гел: “Театрда ничек анда, нинди яңалыклар бар?” – дип сорап кына тора, бөтен спектакльләрне карап бара. Бик үкенәм шул чагында каршы төшүемә. Чөнки яраткан эшеңдә эшләү шулкадәр рәхәт бит ул, хәтта авыр булса да рәхәт. Ә Данияр хәзер ничектер югалып калды сыман. Бөтен кошлар очып китәләр, ә ул аерылып берүзе калды шикелле. Хәзер башка эштә, әмма күңеле монда аның. Артист булмыйча, театрда бүтән эштә йөрсә генә дә күңеле булыр иде.

– Ирегез бармы?


– Кияүдә идем. 17 ел яшәдем ир белән, аннары аерылыштык. Ирем фән кешесе, биология фәннәре кандидаты, театрны бөтенләй аңламый иде. Дөрес, ул бик акыллы иде, шуңа аның белән кызык булды. Акыллы кеше белән гомумән кызык, рәхәт бит ул, ә тормыш итү өчен ничек булып чыгасын уйламаганмын инде. Ул театрга бик каршы иде, сөйләп-аңлатып бетермәслек каршы булды, көнләште. Гәрчә өйләнешкәндә үк артист булачагымны белде, без бит аның белән мин училищеда укыганда ук танышкан идек, дүрт ел очрашып йөреп өйләнештек. 17 ел яшәгәч, 42 яшем тулгач, түзмәдем, аерылышырга гариза бирдем. Улларыбыз үсеп беткән иде инде. Артисткаларның кияүгә чыгуы – ул хатын-кызның бала белән кияүгә чыгуы кебегрәк. Без – балалы хатыннар, театр – безнең балабыз. Ул кеше әллә кабул итә синең балаңны, әллә юк. Нигә шундый ир белән яшәп ике бала таптың диючеләр дә булыр, бәлки. Менә мин бер генә бала идем, ә бер балага бик кыен үзенә генә. Ни якының юк, ни иптәшең. Әти дә кирәк балага, шуңа 17 ел сабыр иттем.

– Аерылгач, яңадан тормыш корасыгыз килмәдеме?

– Юк, булды, җитте. Кирәкми бүтән. Башкалар интексеннәр (көлә). Миңа шулай туры килде инде. Яшьрәк чакта мин иремне генә гаепли идем, ә хәзер гаепнең икебездә дә булуын аңлыйм. Аллага шөкер, улларым бик акыллы булып үстеләр.

– Фирая ханым, менә шушы сөйләшеп утырган арада гына да берничә мәртәбә үзегез турында: “Кечкенә генә, ямьсез генә”, – дип әйттегез. Ник үзегез турында: “Мин матур түгел”, – дисез?


– Башкалар, “Юк, сез нәрсә инде, Фирая апа, нигә алай дип әйтәсез, сез матур бит”, – дип әйтсеннәр өчен (көлә). Хатын-кыз хәйләсе бу.

– Әйтәләрме соң?

– Әлбәттә!

– Фирая апа, театрга килгәнгә үкенмисезме?

– Юк, үкенмим. Кайбер нәрсәләрне үзгәртер идем анысы. Җыен вак-төяккә игътибар итмәс идем, артыгын ашкынмас, сабыр гына үз вакытымны көтәр идем. Хәзер сабырлык та, акыл да бар, әмма яшь олыгаеп китте...

– Яшьлегегезне сагынасызмы? Тормышыгызның иң матур чоры кайчан булды?

– Яшьлегемне сагынмыйм, авыр булды. Бала чагым да сагынырлык түгел. Менә хәзер рәхәт. Тик шунысы бар – яшьлектә чабабыз, йөгерәбез, борчылабыз, шатланабыз – тормыш шул икән бит инде! Ә хәзер гомер итү генә...

– Фирая ханым, яңа спектакльләрне карап барасызмы? Хәзерге спектакльләр ничек сезнеңчә?


– Премьераларны карыйм. Хәзергеләрнең элеккеләрдән аермасы бик зур. Элек мин “фәлән мәктәп”, “төгән мәктәп” дигәнне аңламый идем. Хәзер аңлый башладым. Марсель абый бик хисчән иде, бездән дә шуны таләп итә, темперамент сорый иде. Кызыл булса, ул – җете кызыл, яшел булса – җете яшел. Тавышлы идек, дөбер-шатыр китерә идек. Менә ул – Марсель абый “мәктәбе”. Хәзер Фәрит “мәктәбе” – ул бөтенләй башкача. Фәрит ярымтоннарда эшли, темперамент чыгып бетәргә тиеш түгел, бәргәләнү-суккалану юк. Репетиция ясаганда безгә – өлкән буын артистларына кыенрак кайвакыт, кызып китә башласак, Фәрит: “Сабыр, сабыррак”, – дип туктата. Аннан соң хәзер заманы да үзгәрде. Менә “Зәңгәр шәл”не генә алыйк. Марсель абыйныкы бер төрле, Фәритнеке бөтенләй икенче. Бөтенләй башкача күзаллау, башкача якын килү. Ул элеккеге кебек, нәкъ шулай ук куелса, кызык та булмас иде.

– Укучыларга, тамашачыларга нинди теләкләрегез бар?


– Күп кеше: “Хәзерге яшьләргә тормыш авыр”, – дип зарланырга ярата. Әмма безнең илдә тормыш кайчан җиңел булды? Элек радиода хатлар буенча тапшыру бар иде. Шунда кайвакыт: “...Менә минем әни бик авыр тормышта яшәгән...” – дип хат укыйлар иде. Шул чагында: “Ходаем, безнең илдә берәр бәхетле кеше бар микән соң ул?” – дип уйлый идем. Безнең ил тарихы гел авырлыклар белән көрәшүдән генә тора сыман. Аллаһы Тәгалә бу ил белән тәҗрибә уздыра кебек кайчагында. “Болай эшләсәм ничек булыр, тегеләй итеп карасам, җиңәрләрме?” – дип сыный шикелле. Ә без һәрвакыт җиңеп киләбез. Киләчәктә менә шулай барлык авырлыкларны җиңеп, бирешмичә яшәргә язсын. Билгеле авырлыклар бөтенләй килмәсә дә яхшы булыр иде, бәхетле илдә яшисе бик килә. Ә үземә мин бәхетле картлык телим. Менә, шулай итеп, тагын үземә борып җибәрдем сүзне (көлә).

1

2


Чулпан КАМАЛОВА
Татарстан яшьләре
№ 14 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»