поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2015 Шоу-бизнес

«Тамада-шоу»ны оештыручы Замирә Рәҗәпова: «Гаепләүчеләр дә, үпкәләүчеләр дә булды, ләкин... »

Язганыбызча, 14 апрель көнне Филармониядә «Тамада-шоу» дигән яңа төр тамаша узачак. Проект та проект диләр, нәрсә соң ул “проект”? Чараның форматы турында төгәлрәк белер өчен аның башлап йөрүчесе Замирә Рәҗәповага мөрәҗәгать иттек.

- Замирә, «Тамада-шоу» концертмы бу? Бәйгеме? Фестивальме? «Проект» дип кенә атама, ату берни аңламаячакбыз. 

- Бу чараны концерт кына дию аз. Әлбәттә, концерт элементлары да бар. Шул ук татар эстрадасының иң якты йолдызлары Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Раяз Фасихов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Азат Фазлыев, Мөнир Рахмаев, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Салават Миңнеханов һәм тагын бик күп сәләтле, тамашачы ярата торган җырчылар бу чараны бизәячәк. 
 
Ә инде, фестивальгә үзенчәлекле шарм өстәячәк чаралар ул - Казанның билгеле дизайнерлары туй күлмәкләре күрсәтергә планлаштыра. Инде, әйтеп үткәнемчә, ресторан, кафе диварларында гына калмасын иде, зур сәхнәдән күрсәтәсе иде дип хыялланган лазер-шоу, лайт (утлы) шоу, шәрыкъ-шоу, шоу-балет кебек оригиналь жанрларны сәхнәдән күрү мөмкин булачак. 
 
Һәм әлбәттә, фестивальнең төп фишкасы - чараны Казанның иң популяр 20 тамадасы алып барачак. Спонсорларыбыз UNIQUE матурлык салоныннан сертификатлар, “Ривьера” отель һәм күңел ачу комплексыннан сертификатлар, “Регина” кунакханәсеннән номерлар, “Император”, “Валенсия”, “Астория” рестораннары романтик кичке ашка сертификатлар уйнатылачак. Һәм, әлбәттә, төп интрига – ул, ике популяр алып баручы ЗАГСтан соң, безнең сәхнәгә чыгачак. Кем икәнлеге әлегә сер!
 
Тамашачылар өчен тагын бер сюрпризыбыз, тәнәфес вакытында фойеда күп төрле күңел ачу чаралары көтә. Барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел, килеп күрсәләр кызыграк булыр миңа калса.
 
- «Тамада-шоу» оештыру идеясе каян килде?
 
- Профессиональ дәрәҗәдә концертлар алып баручы, сценарийлар язучы буларак минем максатым, тамашачыны нәрсә белән дә булса гаҗәпләндерү. Без гел эзләнүдә. Ә шактый еллар бәйрәмнәр оештыру, алып бару өлкәсендә эшләгәч, мәҗлесләрдә нинди генә матур, оригиналь номерлар күрергә туры килми. Мин еш кына уйлый идем, “эх, менә шушы матурлыкны зур сәхнәгә чыгарып, тамашачыларга күрсәтергә иде”, дип. 
 
Аннары бездә, бик оста, талантлы алып баручылар күп. Ләкин, аланың бик азы гына сәхнәдә күренә. Шуңа да аларның барысын да җыеп бер сәхнәдән, тамашчыга күрсәтәсе килде. Чөнки, “Бәйрәм” дигән төшенчә, әлеге юнәлеш бездә, Татарстанда әле үсеп кенә килә. Югыйсә, ул үзе бер культура. Шуңа да, әлеге юнәлешне, киң катлам тамашачыга күрсәтәсе, алып баручының дәрәҗәсен күтәрәсе килде.
 
- Татарда тамадалар бик күп. Аларның кайсылары катнашачак? Ничек сайладыгыз?
 
- Чынлап та, татарда тамадалар күп икән. Әгәр дә әлеге чараны оештырырга алынмаган булсам, белмәс тә идем. Ничек сайланды дигәндә, әлеге чараны оештыруга алынгач, иң беренче чиратта, билгеле, күренекле алып баручыларга, бу өлкәдә шактый еллар эшләүче тамадаларга шалтыраттым. Алар Зөлфәт Зинуров, Булат Бәйрәмов, Марсель Мәхмүтов, Фәнил Вакказов, Ләйлә Дәүләтова, Айдар Садыйков, Наилә Хәбибуллина, Илшат Исхаков, Руслан Шәрәфетдинов, Алсу Фазлыева, Рөстәм Гайзуллин, Марсель Әхмәдуллин, тагын башкалар. 
 
Алар минем идеяне күтәреп алдылар, күптән кирәк иде, нәрсә белән ярдәм итә алабыз дип, миңа әлеге эшне башкарырыга көч, дәрт бирделәр. Дөрес, әлеге шәхесләр белән мин таныш, сәхнәләрдә, мәҗлесләрдә бергә эшләгән бар. Ләкин, мин аларны дус, таныш булган өчен генә чакырмадым. Аларның һәрберсе тамашачыга таныш кешеләр, икенчедән, әлбәттә, эшне башлаганда танышларга шалтыратасың. 
 
Ә инде соңрак, проект резонанс алагач, катнашырга телүчеләр артты, гаепләүчеләр дә, үпкәләүчеләр дә булды, ләкин, һәр бер чараның вакыт чикләве була. Мин ни кадәр генә аларны катнаштырырга теләсәм дә, бу мөмкин түгел. Шуңа да, бу проектны мин үз исемемә патентлаштырдым, Алла кушса, киләсе елларда быел катнаша алмаган башка алып баручыларны киң катлам тамашачыга күрсәтербез, Иншаллах.
 
- Димәк, бу чара дәвамлы булырга охшап тора? Ешлыгы нинди булыр?
 
- Казан зур, тардицияләргә, гореф-гадәтләргә бай республиканың баш каласы, алай гына да түгел, аны инде Рәсәйнең өченче башкаласы дип атыйлар. Ләкин, шулай булуга да карамастан, шушы бәйрәмнәр оештыру, юнәлеше тулысынча популярлашмаган. Дөрес, күргәзмәләр, төрле чаралар оештырылып тора анысы. Ләкин, бу гына аз. 
 
Әйтик, шул ук Мәсәкүдә, Санкт-Петербург, Омскида төрле дәрәҗәдәге халыкара форумнар уза. Анда алып баручылар җыелып, тәҗрибә уртаклашалар, мастер-класслар уздыралар һәм анда бөтен Рәсәйдән алып баручылар җыелып үзара фикер алыша. Һәм әлеге форумнарда безнең Казан алып баручылары, мәсәлән, “Тамада-шоу”да катнашачак Наилә Хәбибуллина дәрәҗәле спикер. Ә ни өчен әле, шул ук форумны Казанда оештырмаска? Безнең башка төбәкләргә күрсәтә алырлык матур туй йолаларыбыз, традицияләребез бар, мактана алырлык матур калабыз, алар өчен тарихи экскурсияләр оештырырлык урыннар бар. 
 
Киләсе елда, Ходай насыйп итеп, әнә шул мастер-класслар юнәлешен дә колачлыйсы килә. Бездә талантлы, яшь алып баручылар шул кадәр күп, алар да үзләренә тиешле сабак алырлар иде. Әлегә исә әлеге мастер-классны 14 апрель көнне Филармония концерт залында “Тамада-шоу” фестивалендә алып булачак. Килегез, үкенмәссез.
 
Сүз уңаеннан, "Тамада-шоу" кысаларында "Туйлар.ру" сайтында кызыклы фото-бәйге уза. Керегез, тавыш бирегез!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»