|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2015 Мәдәният
Федор Бондарчук “КАМАЗ” заводы турында сериал төшерәчәк (ФОТО)Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “КАМАЗ” заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм “КАМАЗ-мастер” командасы турында сүз барачак. Сериалга сценарий язу өчен популяр “Молодежка” сериалында эшләгән авторлар төркеме җәлеп ителгән.
Режиссёр Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләләрдә ярдәм итүен сорады. Рөстәм Миңнеханов сериалны төшерү идеясен уңай бәяләде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан төшерү төркеменә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Фото: ТР Матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|