|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2015 Бәйрәм
Самарада “Бердәмлек” газетасының 25 еллык юбилеена багышланган кичә узды (ФОТО)Чираттагы юбилеебыз алдыннан бәйрәмне зур итеп үткәрергәме, әллә редакция коллективы белән тыйнак кына чәй эчү дә җитәме дип уйланып, фикер алышып йөргән көннәрдә эшкуар, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинны үзенең офисына чакырып алды да, юбилейны үткәрү, һичшиксез, кирәк дип, икеләнүләребезгә чик куйды. “Ак байларыбыз ярдәмнән калдырмаслар, акча җыярбыз да, өч мең тиражы булган, 25 ел буе халыкка хезмәт иткән газетабызның юбилеен гөрләтеп уздырырбыз”, - диде ул. Шулай булды да. Газетабызның дусларына, фикердәшләренә, оештыручыларга, редакциядә эшләп алган хезмәттәшләребезгә чакыру сүзләре язылган электрон хатлар очты, ак байлардан ярдәм килә башлады һәм без, гайрәтләнеп, кичә уздыру урынын эзләргә керештек. Күпчелек татар концертлары һәм бәйрәмнәре үткәрелә торган Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бу көнгә башка чара планлаштырылганлыктан, безгә “Победа” Мәдәният йортын тәкъдим иттеләр. Барып карасак – галәмәт! Җыйнак кына, заманча итеп төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган бинаның администраторлары да ипле һәм ягымлы кешеләр булып чыкты. 350 кеше сыешлы тамаша залында кунакларыбызга җайлы, ә фойеда иркен булыр дип, шунда ук килешү дә төзеп кайттык. Менә көтеп алынган көн килеп җитте. Фойеда фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазинның фотокүргәзмәсе, Разия Әюпова җитәкчелегендәге өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм Гали авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре күргәзмәсе, эшкуар Мәүлет һәм Римма Низамовларның талкыш-каләвә һәм чәкчәкләре урнашты, бер читтә “Бердәмлек”кә язылу өчен өстәл куелды.
Менә гармунын күтәреп, “Идел” халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов та килеп җитте. Ул ишектән килеп кергән һәрбер кешене гармун моңы белән киң елмаеп, каршы алып торды. Ә гармун көе яңгыраган, чәкчәкләр белән каршылаган җирдә күңел күтәренкелеге дә сизелә. Кунаклар ишектән керү белән тыпырдап биеп тә киттеләр, хәлдән тайганнары, йомшак кәнәфиләргә утырып, таныш-белешләре белән сөйләшә-сөйләшә тамашаны көтә башладылар.
Ә сәхнә артында бу вакытта ыгы-зыгы купкан. Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән ярдәмгә дип чакырылган “Йолдыз” бию театрында катнашучы кызлар һәм егетләр, татар чараларын оста итеп алып баруы белән танылган Эльмира Йосыпова кемгә нинди бүләк чыгарырга кирәклеген тикшерәләр, чараны алып баручы Айсылу Әбдиева белән Линар Абсаттаров сценарийга соңгы үзгәрешләрен кертәләр, ә редакциябездә бер ел элек кенә эшли башлаган хәбәрчебез Алия Арсланова тавыш режиссерын (рус егете) татар хәрефләре белән язылган җыр исемнәрен танырга өйрәтә...
Менә тантаналы фанфар тавышлары ишетелде һәм сәхнәгә безнең күптәнге танышларыбыз, Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районында иҗат итүче үзешчән композитор һәм автор-башкаручы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шәкүров һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Шәкүрова килеп чыкты. Рәисә ханым каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның “Бердәмлек” газетасына багышлап язылган шигырен укыды, ә аның ире, талантлы җырчы Гакыйль Шәкүров үзе язган “Без бергә, “Бердәмлек” җырын җырлап җибәрде. Шулай тамаша башында ук күтәрелеп киткән рух ахырга кадәр җибәрмәде безне.
Сәхнәдәге зур экраннан “Бердәмлек” тарихына багышлап төшерелгән фильм күрсәтелә башлагач, зал бөтен игътибарын экранга төбәде. Кызык инде, 25 еллык газета тарихы кыска гына видеога да сыя икән. Әнә экранда “Бердәмлек”нең 5 еллыгын бәйрәм итәргә килгән Әсгать Ваһаҗ улы Мөхәммәтҗанов бии. Иске Ярмәк авылының тарих укытучысы исән чагында безгә авыл тарихы, сугыш еллары турында материаллар язып тора иде. Ә хәзер инде дөньяда юк ул. Иске Ярмәк тарихын язу эстафетасы шушы авыл мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәримгә күчте. Ул да бүген бездә кунакта, чөнки аның да мәкаләләре газетабызда еш кына басылып тора. Әнә ул, сәхнәдән “Бердәмлек”нең “Кыйбла” кушымтасы әһәмияте турында сөйләп тора, котлауларын җиткерә. “Кыйбла” кушымтасының өлкәбездә ислам динен тернәкләндерүгә керткән өлеше Ходай Тәгалә тарафыннан тиешенчә бәяләнер”, - диде ул. Ходай Тәгалә аның әһәмиятен теге дөньяда бәяләр бәяләвен, ә бу дөньяда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин бәяләгән инде.
Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин аның исеменнән “Бердәмлек”нең “Кыйбла” кушымтасына югары бәя биреп, баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллинга “Аль - Игтисам” (“Туплану”) истәлекле медален тапшырды. Аның бүләкләү кәгазендә: “Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә дингә һәм Ватанга күпьеллык тырыш хезмәте, җәмгыятьне рухи һәм әхлакый торгызуга керткән зур өлеше, борынгы бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасын саклавы, Россиянең традицион конфессияләренең дәвамчылары арасында тынычлык, бердәмлек һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуы өчен”, - дип язылган.
Оештыручыларыбызның берсе - Сызран шәһәре башлыгының котлауларын имам-хатыйб Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев җиткерде. Ул үзе дә бит үткен каләм иясе, аның да матур-матур мәкаләләре “Бердәмлек” битләрендә дөнья күргән чаклар бар иде. Ә бүген ул “Бердәмлек”не Сызран якларында пропагандалау белән шөгыльләнә: “Газетаның күркәм йөзе бар, ул чын халык газетасы, бай оешмаларга, түрәләргә түгел, ә халыкка хезмәт итә!” - дип, Сызран эшмәкәре Ринат Шәрәфетдиновның бу яртыеллыкта 100 кешене газетага яздыруы турында хәбәр итте.
Экранда “Камышлы хәбәрләре” газетасының элеккеге баш мөхәррире Резеда Төхбәтшина да чалынып үткән иде. Ә бүген ул бирегә Камышлы районының мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак килгән. Резеда Мөхтәбәр кызы район башлыгы, газетабызны оештыручыларның берсе - Рафаэль Камил улы Баһаутдиновның котлауларын җиткерде һәм баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинны үзенең остазы, укытучысы дип атады.
Рәфгать Нәбиулла улын остаз дип атаучылар арасында Ульян татарларының “Өмет” өлкә газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов һәм Оренбург татарларының “Яңа вакыт” газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров та бар иде. “Без, Идел буендагы өлкә татар газеталары мөхәррирләре, уртак язмыш, уртак борчулар белән яшибез. Мин дә Рәфгать абыйны укытучым дип саныйм. Акыллы, туры сүзле Рәфгать абыйның сүзләре бәлки кемгәдер ошап та бетмидер. Ләкин аның тырышлыгы белән чыгарыла башлаган Татарстанның “Без - бергә” кушымтасы өчен бөтен халык рәхмәт укый”, - дип, Исхак Хәлимов Ульян кырларында үскән бодай оныннан пешерелгән чәкчәк бүләк итте.
Ә экраннан инде “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина елмая. Ул да бүген залда. Тормыш иптәше Мәгърүф ага Гыйльмияров белән бергәләшеп бәйрәмебезгә килгәннәр, мәктәп директоры Радик Газизовның котлауларын җиткерергә әзерләнәләр.
Залның икенче бер почмагында газетаны оештыручылар Мансур Ямалетдинов, Шамил Әхмәров, Рәшит Абдуллов һәм Азат Надиров берсеннән-берсе аерыла алмыйча, “Туган тел”не, “Бердәмлек”не оештырып йөргән яшь чакларын искә төшерәләр, хәзерге милли сәясәт турында гәпләшәләр. Ләкин сәхнәгә бүләк алырга чыкканда күп сөйләп тормадылар алар. Нәрсәсен сөйлисең инде, эшлисен - эшләгәннәр, бүген шул эшләренең җимешләрен татыйлар алар.
Менә зал аркылы мөселманча киенгән, күчтәнәчкә алып килгән кош теле өеме күтәргән авторыбыз Асия ханым Әхмәтова узып бара. Ул да бит заманында газетабызга проблемалы мәкаләләр язып тора иде. Кызганыч, нишләптер язуыннан туктады әле. Ә талант бар аңарда, тел байлыгы да сокланырлык.
Соңгарып кына булса да элеккеге хезмәткәребез Розалия Хәлиллуллова килеп керде. Ул бердәмлеклеләрнең беренче дулкыны белән килгән элеккеге хезмәткәребез. Яхшы гына эшләп киткән иде, ләкин тормыш эшмәкәрлеккә күчәргә мәҗбүр итте. Розалиянең язу таланты кабат тишеп чыкса, аның тойгыларга, буяуларга бай язмаларын без бик теләп бастырыр идек.
Каләм осталарыбыз, остазларыбыз Минзакир абый Нуретдинов, Фәния апа Шәфигуллинаны да күрәсе килгән иде биредә. Тик олы яшьтәге бу хезмәткәрләребез, әле дә редакция белән тыгыз элемтәдә торсалар да, бәйрәмнәргә килеп йөри алмыйлар инде. Ә менә Раушания Ситдыйкова, Исхак Апанаев, Наилә Низамова, Миләүшә Газимова кебек элеккеге хәбәрчеләребезнең килмәве зур борчу тудырды. Нишләтәсең бит, һәркем үзенең тормыш мәшәкатьләре белән яши.
Аның каравы, Дениста яшәүче үз хәбәрчебез - Нурсинә Хәкимова, штаттан тыш хәбәрчеләребез Гали авылыннан - Саимә Морзаханова, Кәүсәр Шәйхетдинова һәм София Сәлимова, Мәчәләйдән - Шамил Мамышев, Камышлыдан - Рәисә Төхбәтшина, Рус Байтуганыннан Нурания Абзалова ара ерак дип тормаганнар, күчтәнәчләрен алып, яраткан газеталарының юбилеена килеп төшкәннәр. Чын күңелдән чыккан рәхмәтләребезне җиткерәбез аларга. Алар “Бердәмлек”кә авыл хәбәрләрен язып тормасалар, басмабыз кимчелекле булыр иде кебек. “Бердәмлек” - ул чыннан да халык газетасы һәм ике яклы элемтәсе булуы белән көчле. Башка газеталарга халык күптән хатлар язмый инде. Ә безнең штаттан тыш хәбәрчеләребез Саимә Морзаханова, Нурания Абзалова газетага язып торган эчтәлекле мәкаләләре өчен Губернатор администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Миңа да губернаторның Рәхмәт хаты, һәм аңа өстәп бирелгән алтын белән йөгертелгән кул сәгате тәтеде.
Иң зур бүләк итеп редакциябезнең фидакаръ хезмәте өчен бирелгән Губернаторның Рәхмәт хатын кабул иттек. Самара өлкәсе губернаторы администрациясендә мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Сергей Филиппов һәм өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова Рәхмәт хатын һәм яңа компьютер техникасы алу өчен сертификат тапшырганда күз алдыбыздан 25 еллык тарихыбыз, татар тормышында булган күп вакыйгалар, редакциядә эшләгән талантлы хезмәткәрләр йөгереп узды сыман.
Самарада яшәүче штаттан тыш хәбәрчеләребез арасыннан иң активлары дип элеккеге хезмәткәребез, ә хәзер өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры булып эшләүче Шамил Галимовны, “Самар татарлары” сайты редакторы Римма Нуретдинованы, һәм “Дуслык” оешмасы президентының киңәшчесе булып эшләүче Идеал Галәветдиновны, шулай ук өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе, татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпованы һәм “Дуслык” сайты редакторы Гөлфия Кәримованы атыйсым килә.
Бүләкләргә бай бәйрәм көнне аларның хезмәте дә бәяләнде. Идеал Муса улы Губернатор администрациясенең Рәхмәт хатына, ә җаваплы сәркатибебез Зәйнәп апа Әһлиуллина, штаттан тыш хәбәрчебез Разия Әюпова һәм үз хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова губерна Думасының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Шулай ук баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинга да Губерна Думасының “Законга хезмәт иткән өчен” Мактау билгесе тапшырылды.
Самара Губерна Думасының Рәхмәт хатлары белән бухгалтерыбыз Әминә Мортазина, штаттан тыш хәбәрчеләр Шамил Мамышев, София Сәлимова, Рәисә Төхбәтшина бүләкләнделәр.
Самара шәһәре Думасы бүләкләрен милләттәшебез, депутат Минәхмәт Хәлиуллов тапшырды. Иң югары бүләк - II дәрәҗә Мактау грамотасы Рәфгать Әһлиуллинга, ә Рәхмәт хатлары газетабызның яшь хәбәрчесе Алия Арслановага, дизайнерлар Гөлнур Мусина һәм Гөлгенә Салаховага, штаттан тыш фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазинга тапшырылды.
Гомумән, фотохәбәрчеләрдән башка газетабыз сукыр булыр иде кебек. Кызганычка, хәзер “Бердәмлек” штатында фотохәбәрче юк, аның каравы, фоторәсемнәргә кытлык кичермибез. Моның өчен штаттан тыш фотохәбәрчеләребез Хәмзә Мортазинга, Әнәс Мингалиевка һәм ветераныбыз Геннадий Тимофеевка бик рәхмәтле.
Хәмзә Әнвәр улы - бик мобиль кеше ул. Кирәк икән, редакция кушуы буенча Казан Универсиадасына китеп бара, кирәк икән - Сочи Олимпиадасына оча, өлкәнең төрле авыл-шәһәрләрендә уздырылучы сабантуйларда, көрәш ярышларында, ат чабышларында да кепкасын кырын салып, фотоаппаратын асып йөри. Әнәс Мингалиев исә, төп эшендә дә эшләү сәбәпле, күбрәк ял көннәрендә үткәрелә торган чараларга йөри, кирәк булганда безгә архивындагы тарихи фотосурәтләрне табып бирә.
Ә Геннадий ага инде бик олы яшендә, яңа техника белән фотога төшерә дә белми. Ләкин, рус милләтеннән булуына карамастан, безнең чараларга килеп утырырга ярата, җәен үзенең бакчасыннан алма ташып ашата, язын чәчәк аткан тюльпаннарын кызларыбызга өләшә. Кыскасы, бу өч кеше безнең газетаның ярдәмчеләре һәм алардан башка тормышыбызның яме булмас иде. Рәхмәт сезгә, егетләр!
Р
оссия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова Рәфгать Әһлиуллинга берлекнең иң югары бүләген - Мактау билгесен тапшырганда залда штаттан тыш хәбәрчебез Нурания Абзалованы күреп: “Бездә уздырыла торган конкурслар җиңүчесе Нурания ханым түгелме бу? Ул рус телендә генә түгел, татарча да бик матур мәкаләләр яза икән. Мин моңа бик шатмын, - диде. - Әгәр берәрсе “Син татарча беләсеңме?”, - дип сораса, мин: “Беләм. “Бердәмлек”, - дип җавап бирер идем”, - дип шаярып та алды әле. Күп еллар буе Россия Журналистлары берлеге әгъзасы булган Рәфгать Нәбиулла улының кызы Тәнзилә Әһлиуллина да әтисе юлыннан китеп, педагогия университетының журналистика факультетын тәмамлаган һәм хәзер өлкә оешмасының пресса хезмәтен җитәкли, Ирина Владимировнаның беренче ярдәмчесе булып тора. Ут кебек уңган һәм үткен телле бу кыз юбилеебызны уздыруга да күп көч куйды.
Өлкә, шәһәр һәм районнарның татар иҗтимагый оешмалары да “Бердәмлек” бәйрәмен күтәреп алдылар. Аның чыгымнарын каплау өчен “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин алдан ук матди ярдәм күрсәткән булсалар да, бәйрәмебезгә дә килеп, редакция хезмәткәрләренә хөрмәт һәм игътибар күрсәтеп, күңелебезне күтәрделәр.
Әйе, 25 ел буе тотрыклы рәвештә халыкка хәерле хәбәрләр җиткереп торучы газетабызның матди хәле бик әйбәт түгел. Очын-очка ялгап газета чыгарып торырга акча җитсә дә, мондый зур бәйрәмнәр килгәндә ярдәм сорарга туры килә. Хәлебезне аңлап, юбилей үткәрергә ярдәм иткән Самара өлкә хөкүмәте, губерна һәм шәһәр Думалары, Камышлы, Похвистнево һәм Сызран шәһәре администрацияләре һәм аларның җитәкчеләре, Самара өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые, Самараның Иске мәчете имамы Вагыйз хәзрәт Яруллин, Гали авылы эшкуары һәм Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Абдулла Мөхәммәткәрим, Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова, “Камышлы хәбәрләре” район газетасы коллективына Самараның шоколад фабрикасы җитәкчеләренә һәм башка дусларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шулай ук бәйрәмебезне бизәп концерт номерлары бүләк иткән җырчылар Лилия Мингуловага һәм Искәндәр Әхмәтовка, алып баручылар Айсылу Әбдиева һәм Линар Абсаттаровка, Казан артистлары Гөлшат Имамиева һәм Вәис Бәйрәмовларга, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеменә һәм шәхсән Эльмира Йосыповага рәхмәтләребезне әйтәбез.
Редакция хезмәткәрләрен шулай зурлагач, шундый матур сүзләр, изге теләкләр ишеткәч, күңел үсеп китә. Эшлисе дә эшлисе, халкыбызны саф татар телендә язылган эчтәлекле мәкаләләр белән куандырып торасы килә. Ярсу әле күңел, бирешерлек түгел икән...
Сергей ФИЛИППОВ һәм Надежда ОСИПОВАны чәкчәк белән каршылау.
Ульян кырларында үскән икмәктән пешерелгән чәкчәкне Исхак ХӘЛИМОВ (уңда) тапшыра.
"Бердәмлек"нең чишмә башында торучылар очрашуы (сулдан уңга) - Азат НАДИРОВ, Мансур ЯМАЛЕТДИНОВ, Шамиль ГАЛИМОВ.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|